23 октябрь көнне җырчы Нурзадәнең әнисе Рәмзия апа арабыздан китеп барды. Гомере буе Арча районы Яңа Кенәр авылында завклуб, режиссер булып эшләгән Рәмзия апа күптән түгел генә өченче тапкыр инфаркт кичергән булган. Аңа 68 яшь иде.
«Җомга көнне авылдан киткәндә, хәле яхшы иде. Шимбә көнне дә телефон аша аралаштык, бар да әйбәт, диде. Инде якшәмбе көнне иртүк шалтыраткач, әти тиз арада кайтырга кушты. Кызганыч, өлгермәдем… Кичә әнине җирләдек. Әнине югалтудан да зур кайгы юк икән, калганнары чүп кенә…» диде Нурзадә.
Нурзадәнең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Рәмзия апаның урыны оҗмах түрендә булсын!..