Сөләйманова премиясенә студентлар айфон ала алырмы?

25 октябрь көнне Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы булып узды.

Быел Чаллы шәһәреннән Әлфия Хаҗиәхмәтова («Тансык» һәм «Хәтер җебе» шигъри җыентыклары өчен), Казаннан Борис Сулимов («Певчий кот» балалар шигыре җыентыгы өчен) һәм Халисә Ширмән («Ерактагы якты йолдызым» китабы өчен) бүләкләнде. Кызыксындыру бүләген Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән Гөлфия Исхакова, Түбән Камадан Рифкат Имаев, Казаннан Лениза Вәлиева лаек дип табылды. Шулай ук Сөләйманова стипендиатлары дип 10 студент танылды. Билгеле булганча, премияләр өч төрле: беренче өчесе 30 мең күләмендә, түштамга белән бирелә. Тагын өч кызыксындыру премиясе 10 мең күләмендә. Шулай ук аена 1 мең бирелә торган стипендия дә булдырылган. Монысы урта һәм югары уку йортларының әдәбият өлкәсендә уңышларга ирешкән студентларына бирелә.  Очрашу Саҗидә Сөләйманова китапханәсендә башланды һәм Әлмәт дәүләт драма театрында бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Бәйле