Авыл бәдрәфендә өч ир-ат һәлак булган

Волгоград өлкәсе Октябрьский бистәсендә 45 яшьлек ир-ат ихатасындагы бәдрәф чокырын чистартырга булган. Шул чокырга төшеп, аңын югалткан. Хатыны иренең яшәү сыйфатлары бирмәвен күргәч, ярдәм артыннан күршеләргә ашыккан.
34 һәм 42 яшьлек ике ир-ат, булышырга теләп, бәдрәф чокырына төшкәннәр. Ләкин алар да һәлак булган.
Волгогорад өлкәсенең тикшерү комитеты өч ир-атның да бәдрәф чокырында үлү сәбәбе — анда җыелган зыянлы газлар белән агулану дип, хәбәр итә.

Челнинские известия

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий