Салаватның автограф бәясе билгеле булды

Салават Зәкиевич үзенең карьерасында иң югары ноктага килеп җитте — хәзер аның автографларын сата башлаганнар. Дөрес, кыйммәткә түгел, нибары 50 сум.

Шундый игъланны «Идел» журналы казып чыгарган. Ышанмасагыз, үзегез дә кереп карый аласыз.

Автографны сатучы Gulj исемле әллә хатын, әллә ир Салават Фәтхетдиновның мактаулы исемнәрен барлауга вакытын жәлләмәгән. Игъланда болай диелә: «Автограф Салавата Закиевича Фатхетдинова (тат. Fəthetdinov Salavat Zəki uğlı, Фәтхетдинов Салават Зәки улы) — певец, народный артист Татарстана, заслуженный артист России, заслуженный артист Республики Башкортостан, мастер спорта международного класса по автоспорту».

Шунысын да әйтергә кирәк, автограф сигарет кабында түгел, бөгәрләнгән кечкенә кәгазь кисәгендә дә түгел, ә вымпелда. Бу вымпел автографсыз хәлдә 50 сумнан артык торамы яки арзанракмы — монысы безгә нәмәгълүм.

Игълан 13 октябрьдән бирле эленеп тора, аны 300гә якын кеше караган. Әмма товар сатылмый да сатылмый… Бергәләп сатып бирик әле?

«Авито-күзәтү» сәхифәсенең башка язмаларын да укыгыз. Татарларга кызык бик күп әйбер сатыла анда.

Матбугат.ру

Бәйле