«Үзгәреш җиле» фестивалендә бары профессиональ җырчылар чыгыш ясыячак, кемнәр алар?

5 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында «Үзгәреш җиле» фестиваленең беренче концерты була. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең рәсми порталы хәбәр итә.

Фестивальнең беренче ике концерты 5 һәм 6 ноябрь көннәрендә Казанда, өченчесе 4 декабрьдә Мәскәүнең Кремль Дәүләт сараенда узачак.

Концертны оештыручылар барлык билетларның да сатылып бетүе хакында әйтә.

Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тәкъдим ителгән иде. Фестивальнең төп максаты – татар телендә популяр музыканы сыйфатлы итеп үстерүгә ярдәм итү һәм аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү һәм Казан экспертлары 2015 елның языннан фестивальнең беренче концертларында чыгыш ясау өчен башкаручыларны сайлап алдылар. Биредә төп критерие булып артистның бәхәссез вокалы һәм тавыш тембры тора. Беренче вокалистлар арасына татар эстрадасы йолдызлары гына түгел, ә яңа гына җырлый башлаучылар да кергән.

2016 елның «Үзгәреш җиле» татар җыры беренче фестивалендә Лилиана Газизова, Илүсә Хуҗина, Илвина Миннегалиева, Зәринә Хәсәншина, Айгөл Гардисламова, Зәринә Вилданова, Алинә Шәрипҗанова, Карина Җиһаншина, Гөлназ Солтанова, Илгиз Шәйхразиев, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Илнар Ялалов, Марсель Вагыйзов, Әмир Әхмәдишин, Раяз Фасыйхов, Илнар Миранов, Рамил Мурдымов, Язилә Мөхәммәтова, Румия Ниязова, Максут Юлдашев, Юлия Гарифуллина, Әлфия Нигъмәтуллина бар.

«Үзгәреш җиле» проектының режиссер — куючысы музыкаль спектакльләр кую остасы Санк-Петербургтан режиссер Юрий Александров. Музыкаль җитәкчесе — трубачы, бэнд-лидер, педагог телевидение алып баручысы Вадим Эйленкриг.

Фестиваль сәхнәсен бизәү белән театр һәм концертлар буенча рәссам Виктор Герасименко шөгыльләнә. Сценограф “татар операсы” белән узган гасырның 60нчы елларыннан бирле хезмәттәшлектә.

Татар-информ

Бәйле