Марат Башаров яшерен генә 28 яшьлек фанатына өйләнә, инде малайлары үсә

Марат Башаров 4 ай элек икенче тапкыр әти булды. 28-яшьлек Елизавета Шевыркова аңа малай бүләк итте, егеткә Марсель исеме кушканнар. Лиза, беренче булып, социаль челтәр аша йолдызга дуслашу теләген белдергән һәм Марат аңа танышырга тәкъдим иткән. Бүген алар бәхетле әти-әни.

Марсельнең тизрәк үсеп җиткәнен көтә икән артист. Белгәнегезчә, Марат спортка гашыйк кеше, ул хоккей, футбол һәм теннис белән шөгыльләнә. Хоккей белән кечкенәдән мавыккан, әмма 14 яшендә травма алганнан соң, бу спорт төре турында онытып торырга туры килгән аңа. Уенга танылган артист булгач кына әйләнеп кайта, башта НХЛда (төнге хоккей лигасы) уйный, анда элекке спортчылар һәм спорт сөючеләр җыела. Аннары Башаров «КомАр» командасына күчә (артистлар командасы) һәм бүгенге көнгә кадәр шунда уйнавын дәвам итә. Марат уйный торган команда җиңелгәннән соң, актер журналистлар белән улы Марсельне конькига бастырырга ниятләве турында уртаклашкан.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий