Гөлчирә апа: «Чирнең яше юк, миңа дәваланырга хәтта нарасыйларны да алып киләләр…»

Аны «дәвалаучы апа» дип беләләр. Онкология чирләреннән дару ясавы белән күпләргә таныш ул. Бернинди могҗиза да, тылсым да түгел – үләннәрдән ясый ул аны. Шул даруны алырга Татарстанның барлык районнарыннан, Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия, Мордовия, Самара, Тольятти, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси округларыннан, ерак Себердән дә киләләр Арча районы, Наласа авылында яшәүче Гөлчирә апа Нәҗметдинова янына. Арада авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләр дә, чирләп китүдән куркучылар да, хәтта табиблар үзләре дә бар.

27 ел авыл китапханәсендә эшләгән Гөлчирә апа бүген лаеклы ялда. Исеме генә ял инде аның, чынлыкта ял итәргә вакыты юк. Телефоны бер минут тын тормый: әллә кайлардан шалтыраталар, әллә нинди даруларга заказ бирәләр.

АГУЛЫ ҮЛӘННӘРДӘН ДАРУ ЯСАГАН

«Мин кечкенәдән үләннәрне, чәчәкләрне бик яраттым. Бала вакытта печәнгә баргач, ял иткән арада, кочагыма хуш исле үләннәр җыям да: «Их, нигә кеше үлә икән? Шушы чәчәкләрне кушып, үлемгә каршы берәр дару ясап буладыр бит инде?!» – дип уйлана идем», – дип сөйли башлый әңгәмәдәшем.

Гөлчирә апаның икенче бер «чир»е – газета-журнал, китап җыю. Укымаган китабы, яздырмаган матбугат чарасы калмый аның. Газета-журналларны почта тартмасыннан алып керүгә, иң беренче эш итеп, файдалы киңәшләр язылган битне эзли, аларны пөхтәләп кисеп, җыеп бара. Күчтәнәч төреп керткән газеталарны да тотып атарга ашыкмый: файдалы киңәшләре юк микән? Соңрак энциклопедияләр кулга төшә башлый, Гөлчирә апа аларны да укып бара.

Баш авыртканнан дәва, ютәлне, ашказаны чирен бетерә торган төнәтмә… Дару эчмәскә тырыша Гөлчирә апа, шул үзе ясаган төнәтмәләрне эчеп сихәтләнә. Тик үләннәрен кешегә бирми. Кешенең ниндие булмас, йә ошатмаслар, йә файдасын тапмаслар, дип уйлый. Ә көннәрдән бер көнне онкологиядән дару ясап карарга була. «Агулы үләннәрдән әзерләнә ул: түндербаш, канлы үлән, чага гөмбәсе (кара каен гөмбәсе)… Ясадым мин моны. Сыналмаган әйберне тота-каба кешегә биреп булмый, хайван түгел бит ул. Шуңа күрә башта үзем эчеп карарга булдым. Курка-курка гына ярты стакан суга бер тамчы тамызып, иртән ач карынга эчтем, берәүгә дә әйтмәдем. Күңелем болгана башлады, ашыйсым да килмәде, шул килеш эшкә чыгып киттем. Икенче көнне – ике, өченче көнне өч тамчы эчтем, шул рәвешле кырык көнгә кадәр җиткердем. Күңелем дә болганмады, хәлем дә начараймады. «Менә сиңа алма, тик чамалап аша – аның сихерләнгән булуы ихтимал», – дип биргән алманы ашасаң – косасың, мин дә шуның шикелле куркып һәм шикләнеп кенә тотынганга, беренче көнне күңелем болганган инде», – дип искә ала Гөлчирә апа. Үзеннән соң даруны ире Гомәргә дә эчерә. Шулай итеп, дару сынауны уза.

Ә беркөнне Нәҗметдиновларга бер хатын килеп керә. «Гөлчирә апа, онкологиядән дару ясавыңны ишетеп беләбез, бер күренекле кешенең туганында яман шеш, дару кирәк», – ди бу. «Мин бит кешегә бирмим, дим. Аягыма ятып елый-елый сорый башлады бу. Шуннан алты айга җитәрлек итеп биреп чыгардым. Алты ай үткәч, әлеге хатын тагын килде. Теге авыру кеше рәтләнә башлаган икән. Бу юлы даруны бер елга җитәрлек итеп биреп җибәрдем», – дип сөйли Гөлчирә апа. Менә шул вакыйгадан соң аны белә башлыйлар, Наласага кеше агыла.

АТНА БУЕ РӘХМӘТ УКУЧЫЛАР ДА БАР

Прокуратура, хәрби комиссариат, район хакимияте аша эзләтеп табалар Гөлчирә апаны. Башта каушап кала ул: шул хәтле кешегә җитәрлек даруы да булмый бит. Аннан соң инде заказлар кабул итеп, күпләп әзерли башлый. Зур-зур кешеләр дә, Самара чегәннәре дә килеп кага аның ишеген, табиблар да дару сорап килә. Бер табиб әнә даруның нинди үләннәрдән ясалганын белешә дә: «Монда җыен әшәке үлән икән бит, апа. Чирне шул әшәкесе үтерә инде аның», – дип әйтә. Бервакыт Гөлчирә ападан Сургуттагы бер авыру егет өчен дару алган булалар. Ул егет аягына баса. Шул вакыйгадан соң Төмән табиблары онкология табылган кешеләргә Гөлчирә апаның телефон номерын бирә башлый.

«Бервакыт бер кеше килде, мин онкология больницасында эшләүче табиб, ди. Туктале, энем, торып тор, дидем дә, кухняга кереп су эчеп чыктым. «Нәрсә булды, апа, агарып киткәнсең», – ди мин чыккач бу табиб. Сез миңа килерлек булгач, безнең шикелле кешеләргә кая барасы соң, энем, дип аптырадым. Чарасызлыктан килгән икән. «Танышымда икенче стадия рак. Химиянең файдасы тимәде», – дип, мин ясаган даруны алып китте», – дип сөйли Гөлчирә апа.

Беренче һәм икенче стадиядәге онкологияне дәвалап була, ди дәвачы апа. Кайвакыт 20, 10, хәтта 7 көн гомере калган кешеләргә дә дару сорап киләләр икән. «Андыйларга дару эчерүнең файдасы юк – чир инде бөтен организмга таралган була. Тик бата башлаган кеше саламга ябышкандай, көннәре санаулы гына калган кешеләр өчен дә дару сораучылар бар. Алып китәләр, тик күпчелек очракта эчерә дә алмый калалар – авыру үлеп китә», – ди әңгәмәдәшем.

Начарны түгел, якты хатирәләрне генә искә алырга ярата ул. Менә шундый хәлләрнең берсе: берничә ел элек бер егет Гөлчирә апага рәхмәт әйтеп шалтырата. Бу бик каты авырган, Гөлчирә апаның даруы гына аякка бастырган икән. «Нәрсә эшлим сиңа?» – дип сорый егет. «Бернәрсә кирәкми, рәхмәтең җитә», – ди Гөлчирә апа. Бу хәл иртән була. Ә кич белән егет яңадан шалтырата, яңадан рәхмәт укый. Шулай иртәле-кичле атна буе шалтырата бу, елый-елый рәхмәт яудыра. 30 яшьлек егетне, авырый башлагач, йөргән кызы да ташлаган булган икән. Гөлчирә апа анысына да сүзен таба, тынычландыра. Берникадәр вакыттан егет тагын шалтыратып рәхмәт әйтә: тормышы җайланган, бик яхшы бер кыз белән дә танышкан була.

«ТАБИБКА КҮРЕНЕРГӘ КУРКАМ, ДИП ТӘ КИЛӘЛӘР»

Онкологиядән даруны ничә яшьлекләр сорап килә, дип кызыксынам. Гөлчирә апаның: «Бер яшьлек сабыйларга да дару сорап киләләр, сеңлем. 80не узганнар да килә. Чирнең яше юк», – диюеннән чәчләр үрә тора, бала йоннары кабара. Хәер, хәзер туганда ук онкология белән туучылар бар шул.

Иң куркынычы шунда: күпчелек очракта онкологияне башлангыч чорында белеп тә булмый. Әнә Гөлчирә апага килүчеләр дә барысы да бер сүзне кабатлый икән: «Күптән түгел генә диспансеризация үткән, тикшеренгән идек, бер чир тапмаганнар иде бит». Ә чир булган, әкрен генә организмны кимереп яткан… Шуңа күрә даруны профилактика өчен алучылар да күп икән. «Онкология дигән шигем бар. Тик табибка күренергә куркам, йә диагнозы расланыр да йөрәгем ярылып үләрмен», – дип тә киләләр ди. Гөлчирә апа андыйларга барыбер табибка күренергә куша, аннары табиб язып биргән кәгазьне сорый.

Кешеләрнең төрлесе бар инде. Диагноз язылган кәгазьне алып килергә кушсаң, телефоннан авыруның яшен, кайсы җирендә шеш булуын, ничәнче стадиядә икәнлеген сораша башласаң, «Нәрсәгә соң ул сиңа, ник тикшерәсең?» – дип сүгеп ташлаучылар да юк түгел икән. «Мин андыйларга үпкәләмим. Үзе авыру булган яки авыруны баккан кешенең нервлары бәйдән ычкынган була. Шуңа күрә аларга каты бәрелмим. Ә сорашуын даруны ничә тамчы билгеләргә икәнен белү өчен генә сорашам мин», – ди Гөлчирә апа.

Онкологиянең килеп чыгышы белгечләрдә һаман да төрле фикерләр уята. Гөлчирә апа Нәҗметдинованың да бу сорауга үз җавабы бар. «Уйлап карагыз: бәрәңгене агулап утыртабыз, сабак чыгаргач, тагын бер тапкыр агулыйбыз. Шуннан соң да әле: «Ник авырыйбыз икән?» – дип уйланып утырган булабыз. Хәзер бөтен нәрсә – агу. Кибеттән алган алма айлар буе бозылмый, кәгазь савыттагы сөт айлар буе әчеми – ә без шуларны ашыйбыз. Бервакыт күрше басуда ике хатын-кыз кукуруз чәче җыя. Туктап сорадым, даруга, диләр. «Җанашларым, сез соң әллә агу исен сизмисезме? Моннан җыймагыз, агу сибелгән бит бу басуга», – дидем. Икенче бер юлы берничә хатын басуда тукранбаш чәчәге җыя. Аларга да туктап дәштем: «Басуга агу сибелгән бит, болыннан җыегыз». Алар аты-юлы белән сүгеп калды. Мин яхшылык теләп әйтәм бит», – ди Гөлчирә апа. Ул үзе үләннәрне чәчүлек җирләреннән һәм машина юлыннан читтәрәк булган болыннардан җыя икән: «Ирем Гомәр белән ат җигеп чыгып китәбез. Әйдәле, чиста һавалы җиргә алып бар, дим. «Хәзер андый җир юк инде», – ди Гомәр. Һавасы начар шул».

Стрессның яман шеш китереп чыгаруы да сер түгел. Бервакыт Гөлчирә апаларга яшь кенә пар килеп керә. Хатынында кан рагы икән. Каян килеп чыкты икән бу чир, дип баш вата, ди. Гөлчирә апа үз фикерен әйтеп бирә: «Элек бөтен кеше дә бертигез иде. Ә хәзер кешеләр узыша-узыша мал җыя. Өйләнешкәч, яшьләр ипотекага фатир ала. Аннары икесенә дә машина алалар – кредитка. Аннары кыйммәтле җиһаз кирәк була башлый, анысы өчен ссуда алалар. Тик көннәрдән бер көнне ир йә хатын эшендә кыскартылуга эләгә. Шулай булса да тартып-сузып түлиләр әле. Ә беркөнне икенчесенең дә эшендә проблемалар килеп чыга. Килеп терәләләр. Әбием әйтмешли, барлык ялаштыра, юклык талаштыра. Китә ызгыш, китә талаш. Шуннан чир килеп чыга инде». Боларны тыңлап торган ир белән хатын түзми: «Сез күрәзәчеме әллә?» – дип сорап куя. Бактың исә, болар белән нәкъ Гөлчирә апа сурәтләгән хәл булган икән! Шөкер, агулы үләннән ясалган даруның файдасы тия – әлеге хатын терелә.

ДАРУНЫ НИЧЕК ЯСАСЫН ТӨШЕНДӘ КҮРГӘН

Онкологиядән генә дәваламый Гөлчирә апа. Ашказаны җәрәхәте, гастрит, баш авыртуы, тәнгә чуан чыгу, артрит, артроз, остеохондроз, ревматизм һәм башка чирләрдән дә дарулары бар аның. Күбесе безнең якта үсми торган үләннәрдән ясала. Бу эшкә керешүнең дә үз тарихы бар. Гөлчирәгә 15-16 яшь булганда, әнисенең Ташкентта яшәүче энесе кайтып төшә. Кызга юка гына бер китапчык бирә ул. «Моны кешегә күрсәтмә, үзең генә тот, югыйсә көче югалыр», – дип тә өсти. Тибет шаманнарының дәвалау ысуллары язылган була анда. «Һи, монда безнең якта үсми торган үләннәр язылган, бу даруларны ясап булмый икән», – дип уйлый Гөлчирә һәм китапны оныта. Ә әнисе аны дога китаплары белән бергә төйнәп, чормага менгереп куйган була. Гөлчирә апа шул төргәкне җыештырганда килеп чыга теге китапчык. Кызыксыну җиңә: шуннан хәрефләрен өйрәнеп, укып карый, безнең якта үсми торган үләннәрне кешедән соратып кайтарта башлый. «Хәзер ул китапчыкны төреп, кеше күрми торган җиргә яшереп куйдым», – ди Гөлчирә апа.

Казан яки Арча базарына барса, тизрәк көньяктан килгән халык белән танышырга ашыга икән әңгәмәдәшем. Сездә фәлән үлән бармы дип сораша, телефоннарын ала, заказ ясап кайтарта. Беренче тапкыр чит-ят җирдән күз күрмәгән үлән алып кайтып тоттыргач, хафага да кала ул: ә ялган үлән булса? Авылда бу үләнне белүче табылмый. Эзли торгач, Арчада бер бабай барлыгы ачыклана. Гөлчирә апа шуның янына барып: «Бу нинди үләннәр?» – дип сорый. Бабай әйткәннәр белән Гөлчирә апага үләнне сатып биргән кешеләрнең әйткәне тәңгәл килә бит! Шуннан соң гына ышанып эшли башлый ул даруларын. Әйтик, буыннар сызлаганнан ясала торган даруга 21 төрле үлән кирәк икән. Аларның күбесен Гөлчирә апа читтән кайтарта.

Дару рецепты төшемә дә кергәне бар, дип тә шаккаттырды әле әңгәмәдәшем. Бервакыт бер хатын ниндидер чирдән дару сорап килә, ә Гөлчирә апаның аны бервакытта да ясап караганы булмый. Ничек ясарга дип баш ватып йөргән көннәрнең берсендә төш күрә ул. «Бер бабай керде. «Менә шушы үләннәрне спиртка салып, дару ясарга кирәк», – диде. Төнге 3ләрдә уянып киттем дә, төштәге бабай әйткәннәрне язып куйдым. Төштә нәрсә кермәс – ул даруны ясарга ашыкмадым. Эзли торгач, бер чыганактан рецептын таптым бит мин моның. Нәкъ төшемә кергәнчә булып чыкты!» – ди дәвачы апа.

Танылу өчен дә, табыш алу өчен дә ясамый даруларын Гөлчирә апа Нәҗметдинова. Кечкенә чагыннан ук уйлана торган: «Үлемнән дәва бардыр!» – дигән фикерен тормышка ашыру һәм кешеләргә ярдәм итү өчен эшли халык табибәсе.

Безнең гәҗит

Бәйле