«Минем хатын кыртлык тавык сыман, дустымның тормышыннан көнләшәм..!»

Без хатын белән 16 ел бергә яшибез инде. Икебез дә бер елгы, 39ар яшьтә, ике балабыз бар. Кырык дип алсаң да, яшьләр инде, уйлап карасаң. Кая ди әле ул картлыкка?! Ирләрнең дә, хатын-кызның да иң матур чагы нәкъ менә бу яшьтә дип әйтәләр бит. Мин үзем шулай да бит, әмма хатыным гел карт әбиләр кебек мытыр-мытыр килеп йөри минем. Көн дә бер балык башы, көн дә зар, көн дә ниндидер эш хәл итәргә кирәк.

Минем хатын чебеннән дә фил ясый. Юк кына проблеманы да кабартып-күпертеп, әллә ни булган шикелле сөйли. Соңгы атналарда : “Он бетә, он бетә”, – дип теңкәгә тия бу. Янәсе, җәйгелеккә күбрәк алып куярга кирәк. Көтмәгәндә туган-тумача кайтып төшә, бала-чагалар күп була, фәлән-фәсмәтән. “Көн дә базар аша йөрим, алыйммы соң?” – дим. “Юк инде, син нәрсә! Бигрәк кызу бит, йә кортлар, – ди бу. – Башланганы бетсен инде башта.” Бүгеннән барып алырлык та булмагач, ник колак итемне ашый ул, берәрегез аңлатыгыз әле?

Кеше хатыны ирләрен эштән ачык йөз белән каршы ала. Ну, елмаймаса да, һичъюгы пыр-пыр зарланып каршыга чыгып басмый инде. Ә минеке гел шулай, кыртлык тавык сыман һаман нидер сөйләнә, һаман нидер аңлата. Эштән кайткан мәлгә бераз гына булса да сабыр итеп торып буладыр бит инде. Әнә, минем белән бергә эшләүче малайның хатыны гел елмаеп кына тора. Алар да безнең кебек яшьтә. Икебез дә бер үк оешмада эшлибез бит, шулай булгач, чагыштырып караганда, тормыш якынча икебезнеке дә бер бит инде. Ә алар гел башкача яшиләр. Рөстәм миңа сөйли инде: “Безгә бәйрәм көне кирәкми. Кайчак хатын тик томалдан бәлеш салып каршы ала, кайчагында хәтта шәмнәр яндырып җибәрә”, – дип сөйли. Шулайлар итеп килештереп ашыйлар икән. Кызыгам Рөстәмгә! Ул сөйләгәч, кибеттән мин дә эзләгән идем ул шәмнәрне. Эзләсәң, бар икән алар. Ислеләре, төрле төстәгеләре, очсызрагы, кыйммәтрәге…

Хатыннан булмас инде, әллә үзем алыйм микән дип тә уйладым. Әмма уемнан кире кайттым да, кулга тоткан шәмнәрне кире кибет киштәсенә куйдым. Аңламаячак мине хатын. Әле теләсә-нәрсә әйтеп гаепләп ташлавы да бар. Аннан тагын тавыш, тагын мытыр-мытыр йөрүләр китә. Шулай мытырдап яшәгәнгә күрәдер, үз яшенә караганда шактый олырак та күренә ул. Аңа беркем дә үз яшен бирми, гел арттырып әйтәләр. Ә Рөстәмнең хатынын, киресенчә, һәрвакыт яшәртәләр.

Әле бүген эштән кайтышлый кибеттән әзер салат сатып алган идем. Хатыным ашарга пешерә минем, әмма көн дә бер төрле аш туйдыра бит инде. Кайчак, авыз тәменә булса да, бүтәнчәрәкне ашап куясы килә. Өйдә әллә ничә әйбердән торган, катлаулы салатлар ясамыйбыз бит инде, шуңа сатып кына алырга булдым. Өстәлгә куюым булды, шундук шикләнеп карады да: “Кая, өр әле авызыңны”, – ди. Имеш, мин салган баштан гына шундый тәм-том алып кайта алам. Айнык баштан тәмле ашыйсы килми дип уйлый башлаганмы инде? Әллә саташа башлаган инде, мин рульдәге кеше бит, ничек салган көе машина йөртим ди? Менә шулай, юктан гына кабат кызып китеп, бер-беребезгә әллә ниләр әйтеп ташладык. Аппетитлап сатып алган салатны капмыйча да, ишегалдына чыгып киттем дә, тәмәке кабыздым.

Туйдым, валлаһи! Әйбер алсаң да ярамый, алмасаң да ярамый минекенә. Ирексездән, күз алдына Рөстәмнең Зиләсе килеп баса. Ул булса, бала-чага кебек кулларын чәбәкләп, шундук ире янына барып утырыр иде. Өрдереп карарга аның башына да килмәс иде. Их, кызыгам!
Сабадан.

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле