«Мин Апас районының Кызыл Тау авылында туганмын. Әни имезеп утырганда юкка чыга торган булганмын. Күпме эзләсәләр дә, таба алмаганнар, соңрак кире килеп чыкканмын. Нинди хәл бу, дип, мине төрле им-томчы әбиләргә алып бара башлаганнар. Алар әнигә «кызыгызны фәрештәләр алып китеп тора» дип аңлаткан. Кечкенәдән үк гел сәерлекләр сиздем. Артымнан кешеләр йөргән кебек булды, тавышлар да ишетә идем. Ләкин бу турыда беркайчан да кешегә сөйләмәдем. Үзегез аңлыйсыз – барыбер беркем ышанмас иде».
Апас районының Каратун нефтебазасында яшәүче Гөлсинур апа үзе турында әнә шулай дип сөйли. Аның кем булуын Апас районында гына түгел, күрше район-республикаларда да яхшы беләләр. Ул догалар ярдәмендә кешеләрнең авыруын чыгара.
«КҮРӘЗӘЧЕЛЕК ИТМИМ»
Үзендә кешеләрне дәвалау сәләте барлыгын Гөлсинур ханым 2нче класста укыганда аңлап ала. Сау-сәламәт әнисе тик торганда йөрәк өянәгеннән интегә башлый аның. Кыз кулы белән килеп тотынгач, өянәк туктый торган була. Шулай да, әнисе мәрхүмә була – аңа бозым кертелгән булуын соңыннан гына белеп алалар.
– Әни үлгәч: «Үскәч, бозык чыгара алсам иде», – дип гел тели идем. Үземнең гади бала булмавыма төшенә башлаган идем. Әллә нинди шәүләләр миңа исемем белән эндәшәләр, чакыралар, торыр вакытым җиткәндә уяталар: «Гөлсинур, тор, укырга барыр вакытың җитте, сыер савып кер», – диләр.
Дәвалаучы ханым әйтүенчә, алар фәрештәләр булган. Бераздан үлгән адәмнәрнең рухлары килә башлаган.
– 19да кияүгә чыктым. Мондый сәер нәрсәләр минем белән еш кабатланырга тотынды. Рухлар: «Гөлсинур, сиңа адәмнәрне дәваларга кирәк», – дип кабатлыйлар. «Ничек дәваларга соң, мин бит дәвалый белмим», – дип алар белән гел бәхәсләшә идем. Соңрак ирем белән Үзбәкстанга күченеп киттек. Анда мин үземә остаз таптым, булган хәлләрне сөйләп бирдем. Ул өлкән яшьтәге бер ханым иде. «Кызым, синең чынлап та биотогың бик көчле, рухлар дөресен әйтә – дәвалый башла син», – диде. Шуннан соң, остазыма ияреп, кешеләр дәваларга тотындым. Инде 25 ел буе шушы эш белән шөгыльләнәм, – ди Гөлсинур апа.
Иң беренче дәвалаган кешесен әле дә хәтерли ул. Байтак еллар буе кулы күтәрелми интеккән карчык килә аның янына. Кан тамырларын борып, кулын кире элеккеге халәтенә кайтара Гөлсинур ханым.
Бездә халык еш кына дәвалаучыларны күрәзәчеләр белән бутый. Кем әйтмешли, шайтан башка, җен башка – Гөлсинур апа диндәге кеше, намазлар укый, шуңа күрә «күрәзәчелек итмим, догалар белән дәвалыйм» дип сөйли.
– Кешенең кай җире авыртканын сизенәм – үземнең шул төшем сыкрарга тотына, ләкин әйткәнемчә, күрәзәчелек итү – гөнаһ. Шуңа күрә килгән кешеләрдән кай җирегез авырта дип башлап үзем сорыйм. Иң төп таләбем шул – алар ялганларга тиеш түгел. Әгәр кеше авыруы турында сөйләгәндә нәрсәдер ялганлый икән, догаларым кабул булмый.
«АВЫЗЛАРЫННАН БАКА ЧЫГА»
Гөлсинур апаның кешеләрне дәвалый торган урыны – өе. Килгән кешеләр өчен аерым бер карават бар. Килеп керүгә, алар шунда ята. Догалар белән генә түгел, биотоклар белән дә сәламәтләндерә кешеләрне Каратун дәвалаучысы. «Ничек була соң ул биоток белән дәвалау?» – дип сорыйм. Гөлсинур ханым моны миңа гади тел белән аңлатып күрсәтте: кешенең авыруын башта үзеңә аласың, аннары үзең аша чыгарасың. Кешенең тәненнән чирен тартып алганда ул салкын һава булып бәрелеп чыга икән. Кеше үзе бу вакытта йә тирли, йә туңып калтырый башлый. «Әгәр дә кешегә бозым ясаганнар икән, бу вакытта ул кычкырып елый ук башларга мөмкин. Кемнәрдер аңнарын югалта яки бозымнарын косып чыгара», – ди Гөлсинур апа. Укшып чыгарган әйберләр арасында бака, чыпчык кебек әйберләр дә очрый икән.
– Бервакыт Чувашиядән бер ханым ахирәтен алып килгән. Теләр-теләмәс кенә килгәне күренеп тора дус кызының. «Миндә бернинди дә чир юк, бар да яхшы», – ди бу, керә-керешкә. Шулай да яткырдым моны. Буылам мин монда, чыгып китәсем килә, ди. Юк инде, чыкмыйсың, синдә бозык бар – дәваларга кирәк, дидем. Утыруы авыр бит дип зарланса да, чыгып китмәде тагын үзе. Кайтканда шул ханым 5-6 бака коскан. Аннары ышанып, рәхмәтләр әйтеп китте. Әле тагын бер ханым килгән иде. Башта тукран башына охшаган нәрсә косып чыгарган, аннан соң, тагын коскач, канатлары да килеп чыкты ди. Бу әйберләр чыккач, кешенең бозымы да чыккан дигән сүз. Бәлки кемнәргәдер әлеге әйберләр әкият кебек тоелыр – ышанган кешегә генә сөйләп була мондый нәрсәне, ышанмаганнарга көлкедер. Ләкин бозым дигән әйбер бар ул. Әгәр бозымны вакытында чыгармасаң, ул яман шешкә әйләнә, – ди дәвалаучы.
Кайберәүләр бозымын йоклап та чыгара икән. Өйләренә кайткач, берничә сәгать тоташтан тирән йокыда булалар, ди.
Гөлсинур апаның нинди авырулардан дәвалавы турында сорашам. Кысылган кан тамырларын һәм умыртка баганаларын турайта, билдәге бүсерләрне (грыжа) дәвалый. Югары яки түбән кан басымы булган, йөрәк өянәгеннән интегүчеләргә ярдәм итә. Балага уза алмый интеккән парларга да булыша.
– Кайберәүләрнең сигезәр ел балалары булмый – килеп дәвалангач, корсакка узалар. Чувашиядән дә, Казаннан да килгәннәре булды – аларның бүгенге көндә икешәр балалары бар. әле яңа гына 45 яшендәге хатынны алып килгәннәр иде, ике айлык авыры бар хәзер.
Өлкән яшьтәгеләрнең тез капкачларына тоз утырып, аяклары сызлый һәм йөри алмый башлыйлар – дәвалаучы андыйларны да карый.
«ДӘВАЛАУ МИННӘН ГЕНӘ ТОРМЫЙ»
Күз тия дип, яңа туган балаларның маңгайларына иннек сылау гадәте бар. Янәсе, кечкенә бала матур була, артык сокланып карагач, ул авыруга сабышырга мөмкин. Сокланып караганда гына күз тими икән.
– Бигрәк ямьсез кеше бу дип карасаң да, күз тия ала. Күз тиюләрнең төрлесе бар. Кемнәрнеңдер күзләре җиңел, вакытында чыгармаган очракта, кайберәүләрнеке үлемгә дә алып бара. Күз тию генә түгел, зәхмәт дигән әйбер дә бар бит. Чокыр-чакырлар арасында да йөрергә туры килә, теләсә кая барып утырырга да мөмкинбез. Ышансак-ышанмасак та, җеннәр бар, һәм кайвакыт без аларның өсләренә басабыз. Шуның аркасында аягыңны йә кулыңны авырттырып калдырасың – бу зәхмәт була да инде.
– Дәвалавының файдасы юк диючеләр буламы?
– Сирәк. Кайберәүләр бозымын чыгара да, шуның белән бетте дип уйлый. Әмма бозык чыкса да, үз артыннан берәр авыру калдыра. Шул авырудан да дәваланырга кирәк. Ә кемнәрдер кабат килми. Аннары, дәвалау миннән генә тормый, Аллаһы Тәгаләдән дә тора. Кешенең гөнаһысы күпме-юкмы, Аллаһы Тәгалә шуңа карап, сихәтен дә җибәрә.
– Кайсы доганы укып кеше үз-үзен өшкерә ала?
– «Әлхәм» белән «Колһуаллаһ» догасын укырга кирәк. Алар бик булыша. Аннары кеше күп булган урыннарда йөреп кайтканнан соң, начар энергияне бетерү, күз тиюләрдән котылу өчен, тәнеңне бисмилла әйтеп, тоз белән ышкырга, аннан соң су белән юып төшерергә кирәк.
– Сез бөтен чирләрдән дә дәвалыйсызмы, әллә дәвалый алмый торганнар да бармы?
– Калкансыман биз (щитовидка) авыруларына җиңеллек бирәм, әмма ул 100 процент бетми, аңа табиб дәвалавы кирәк. Аннан соң яман шештән дәвалый алмыйм. Андый авырулар килә миңа, авыртынуларын вакытлыча туктатып кына тора алам. Беренче стадиясендә генә ярдәм итеп була бу чиргә. Күз күремен тулысынча кире кайтарып булмый. 50 процентка гына яхшырта алам. Дөрес, миңа күзенә операция ясатырга дип әйтелгән кешеләр килгәләде – аларны дәвалагач, күзләре яхшырды, операция кирәк түгел дип әйткәннәр.
Гөлсинур апа исерекләрне дә дәваламый. Андыйларны дәвалаганда авыздан аракы тәме килә башлый дип аңлата. Дәвалаучы янына тормыш кора алмый интеккәннәр дә килә икән. Гөлсинур апа андыйларның бәхетләре бәйләнгән була ди. Ә моңа беренче чиратта кеше үзе гаепле була: кемнәрдер гомер буе «мин ямьсез, миннән булмый инде, миңа юньле кеше очрамас инде» дип яши бит.
– Андыйларның бәхет юлларын ачып җибәрәм. Гомумән, килгән бер кешене дә борып җибәрмим. Миңа ышанмаганнарны да карыйм. Соңыннан килеп, үзләре үк рәхмәт әйтеп китә. Мин дәвалаган өчен беркемнән дә акча сорамыйм. Шунысы гына бар – җомга көннәрендә беркемне дә кабул итмим. Бу изге көн санала, – ди дәвалаучы.
P.S. Гөлсинур апаның чынлап та дәвалау сәләте барлыгына инанып кайттым. Бик күп еллар элек җәйге лагерьда ял иткәндә җилкәмә 9 яшьлек баланы утыртып йөргән идем. Атна буе муеным шешеп, башымны бора алмый интектем. Бераздан шеш бетсә дә, муеным сул якка тулысынча борылып бетми иде. Гөлсинур апа урындыкка утырткач та, иң беренче булып «муеныңның кан тамыры кысылган» дип диагноз куйды. Аннары үзенең шифалы куллары белән башымны боргалап, кысылган тамырны үз халәтенә кайтарды. Казанга шатлыгымнан юл буе уңга-сулга боргаланып кайттым. Әгәр сезне дә ниндидер авыру борчыса, Гөлсинур апаның телефон номерын редакциягә шалтыратып сорый аласыз. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: соңгы арада умырткасына бүсер чыгып интегүчеләр турында еш ишетергә туры килә. Бу авырудан котылу өчен Гөлсинур ханым төнлә йокларга ятканда бүсерле урынга бал сыларга киңәш итә. «Бал – бүсергә каршы иң яхшы көрәшү чарасы», – ди ул.