Арчадан Фәнис Сабирҗанов: “Сукыр калгач, хатыным ташлап китте” [булган хәл]

Бер минутка гына күзләрегезне йомып, алга таба бер адым ясап, берәр эш эшләргә тырышып карагыз әле. Кыен! Ачык күзләр белән дөм караңгыда да нишләргә белмичә аптырап бетәбез. Ә янәшәбездә күпләр якты көнне күрү бәхетеннән мәхрүм булып гомер кичерә.

Бүген, ягъни 13 ноябрь – Халыкара сукырларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Кызганыч, күпвакытта җәмгыятьнең бу өлеше турында махсус көннәрдә генә искә алабыз шул. Берәүләргә тун, икенчеләргә яңа машина кирәк. Ә күрү сәләтеннән мәхрүм булучылар һәр тиенне иң зур хыялларын чынга ашырырга дип җыя.

Арчада яшәүче Фәнис Сабирҗанов капкасын да кайгы җиле көтмәгәндә шакый. 16 ел гомерен мәгариф системасына багышлаган Фәнис әфәнде бүген көннәр буе өйдә ятарга мәҗбүр. Бәхетсезлеккә юлыкканчы, Арчаның  икенче мәктәбендә оператор булып хезмәт куя ул.

2014 елның 24 май иртәсе. 9 ай буе гөрләп торган мәктәп, “Соңгы кыңгырау” кичәсеннән соң укучыларын җәйге каникулга озатып, тынып кала. Бәйрәм тәмамлангач, хезмәткәрләр дә  таралыша. Фәнис Сабирҗанов та өенә юл ала. Төш вакыты узгач, мәктәп директоры аңа:  “Балчык кайтаралар, мәктәп ишеген ачарсың әле”,   дип шалтырата…

Мәктәпкә барып җиттем, әмма капканы ача алмадым. Тоткага якынлашу белән күз алдым ап-ак булды, шуннан бирле берни күрмим,»  ди ул. «Бәхеткә, минем чарасызлыктан басып торуымны күрше абый күреп алган, ул җитәкләп өйгә озатып куйды. Шул көннән бирле өйдә ятам, Аллага шөкер.»

Шунысына игътибар иттем: Фәнис абый сөйләшү барышында берничә тапкыр “Аллага шөкер” сүзен кабатлады. Аяз көнне, якты кояшны күрмичә гомер ит тә, Ходайга шөкер итеп яшә әле син! Моңа күпме көч кирәк.

«Сукыр калгач, райондашлар, мине якыннан белүчеләр, хәтта белмәүчеләр дә ярдәм итәргә кереште. Махсус счет ачып, акча да җыеп карадылар. Беренче маяга Уфага барып, аллоплант (бу биоматериал зарарланган тукымаларны стимуллаштырып, органга үзлегеннән тернәкләнергә ярдәм итә) операциясе ясаттым. Әмма ул уңышлы булмады. Шуннан соң Мәскәү клиникасына барырга тәкъдим иттеләр. Анда ике процедура уздым. Ике күзгә бер сеанс 170 мең сум тора. Бәхеткә, Мәскәүгә үз машинасы белән дус егет алып бара, үзе йөртә. Икебезгә барып-кайту өчен дә 11 мең сум акча кирәк. Хәлемә битараф булмаучылар картага салган акча инде саегып килә. Анда тагын бер процедуралык мая калды»,  дип көрсенә ул.

Әлеге дәвалауның файдасы юк түгел. Фәнис абый инде азрак шәүлә күрә башлаган. Әмма бөтенләй тернәкләнеп бетү өчен шактый чыгымнар кирәк.

«Өйдә ятканда бу бәла миндә генәдер кебек.  Ә клиникада минем кебек күрмәүчеләр хәттин ашкан. 78 яшьлек бер бабай белән сөйләшеп киттек. 13нче тапкыр киләм, ди. Соңгы икесендә ташкалага берүзе, озатучысыз гына юл тоткан. Эх, миңа да бәхет елмаеп, кимендә ун сеанс узып булса икән»,  ди ул.

Фәнис Сабирҗановка шул елны ук “Синең авыруны Россия медицинасы дәвалый алмый” дип, беренче төркем инвалидлык бирәләр. Йөгереп йөри торган ир уртасы бу халәтеннән гарьләнә, кыенсына, билгеле. Тик нишләмәк кирәк…


Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 2015 елның 28 февралендә, 11 ел бергә тормыш иткән хатыны ташлап чыгып китә Фәнис әфәндене. Кызын да үзе белән ала. Туй көнендә авырлыкны да, шатлык-кайгыны да бергә, иңгә-иң куеп кичерергә бирелгән вәгъдәләр чәлпәрәмә килә. Бу вакыйга исә, тагын да ныграк тезләндерә ирне.»Бик яратышып өйләнешкән идек. Аллага шөкер, дип гомер иттек. Шушындый авыр вакытта берүзем калырмын дип уйламаган идем. Нишләтәсең, язмыштыр,  дип көрсенә ул.  Хатыным мине язмыш сынавына бирешер, эчә башлар, дип уйлады. Әмма ихтыяр көчем нык булды. Ходай Тәгалә мине тайгак юлга кертмәде, Аллага шөкер. Хатыным минән 8 яшькә кечерәк. “Мин әле яшь, синең белән яши алмыйм”,  дип япты ишекне.  Башта аерым яшәргә тәкъдим итте. Ноябрь аенда  исә законлы төстә аерылыштык. Кызыбызга 11 яшь. Иң авыры – аның белән аралаштырмыйлар.»

Фәнис абый бүгенге көндә әнисе белән гомер итә. Улы бәлагә тарыгач, күченеп килүдән башка юлы калмый ана кешенең. Тик… аның да күзләре күрми.

«Ничек яшисез дисеңме? Тормыш өйрәтә икән ул. Өйдәге җиһазларны капшап, тоеп, бала тәпи киткән кебек, йөрергә өйрәндем. Урамга чыгулар кыенрак. Кибеткә йомыш төшсә,  күршеләр ярдәмнән ташламый. Соры көннәремне уздырырга компьютер ярдәм итә. “Вконтакте”да дуслар белән аралашам. Ул махсус тавыш программасына көйләнгән» ди Фәнис абый.

Фәнис Сабирҗановка “Пигментная дегенерация сетчатки” диагнозы куелган.  Бу авыруны Израильдә операция ясатып дәваларга була. Тик аның өчен 2 млн сум акча кирәк. Мәскәүгә барып та, файдалы процедуралар алырга каршы түгел Фәнис абый. Тик, алда әйткәнчә, моның өчен шактый күп акча кирәк. Бер карасаң, әллә ни зур чыгымнар да түгел инде.  Кайгы бүген миндә,  иртәгә – синдә, диләр. Әйдәгез, Фәнис Сабирҗановка кулыбыздан килгәнчә ярдәм итеп, якты дөньяны күрү мөмкинлеге бирик.

Акчаны түбәндәге номерларга салырга мөмкин:
БИЛАЙН: +79050380861
Саклык банкы картасы: 6390 0262 9008 370 693

Чулпан ШАКИРОВА

Бәйле