«Беренче кар» салаты рецепты

Кирәк булачак:

200 г тавык ите,

80 г сыр,

3 йомырка,

40 г әстерхан чикләвеге,

виноград,

майонез, тоз.

Әзерләү тәртибе:

Тавык итен, йомырканы озынча итеп турыйбыз. Сырны угыч аша чыгарырга, чикләвекне вакларга.

Һәр ингредиентны аерым майонез белән болгатырга.

Салатны катлам-катлам итеп ясыйбыз: тавык ите, чикләвек, сыр, йомырка.

Салатның өстен сыр һәм виноград ярдәмендә бизибез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Бәйле