Ирнең хыянәте турында белгән хатын-кыз баласы белән тәрәзәдән ташлана язган

Татарстанның тикшерү комитеты үзенең ике айлык баласын үтерергә ниятләгәне өчен 21 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан.

Октябрь аенда әни кеше, салкын тиеп авырган сабые белән Балтачның үзәк хастаханәсендә дәвалана. Бергә яшәгән ир кеше белән телефоннан сөйләшкәндә ул аның хыянәте турында белеп ала.

Ир хастаханәгә килеп җиткәндә, әлеге хәбәрне күтәрә алмаган яшь ханым, ике айлык сабые белән икенче каттан ташланырга дип, тәрәзә төбенә менгән була. Бәхеткә аны башка авырулар вакытында коткарып калган.

Бәйле