Өлкәннәрне үтерүчене тапкан кешегә ничә сум бирүләре билгеле

Хокук саклау органнары 2011-2012 елларда Казанда өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтереп, талап йөргән җинаятьчене эзлиләр.

Әлеге ир кеше үзен торак-комуналь хуҗалык хезмәткәре дип таныштырып, ялгыз хатын-кызларның өенә кереп, аларны буып үтергән һәм аларның акчаларын урлаган.
Җинаятьчегә 20-35 яшьләр чамасы (татар яки башкортка охшаган), буе 170-175 сантиметр, спорт стилендә киенеп йөрүне өстен күрә.

Җинаятьчене табуда ярдәм итүчеләргә 1000 000 сум вәгъдә итәләр. Әгәр бу кеше турында нәрсә дә булса белсәгез, күрсәгез  02 яки 8 (920) 050 09 24номерларына шалтыратуыгыз сорала.

Шәһри Казан

Бәйле