Могҗиза: 5 яшьлек сукыр малай Коръәнне яттан өйрәнә [видео]

Согуд Гарәбстанында 5 яшьлек сукыр Хөсәйн Мөхаммәд Таһир Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән.

— Улым телевиор карый алмый, шуңа да аңа радио сатып алдым. Радионың тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыгына көйләдем. Улым шуны тыңлап, Коръәнне яттан өйрәнгән, — дип сөйли малайның әтисе.

Баланың Изге китапны яттан белүен әти-әнисе Мәдинәгә Җиддәдән күчеп килгәч аңлаган. Улы әтисеннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) мәчетенә алып баруын үтенгән. Шунда баргач, Хөсәен “Әл-Бәкара” сүрәсенең берничә аятен  яттан сөйләгән. Баланы Коръән-хафизлар да тыңлап караган, алар аның  Коръәнне тулысынча яттан белүен, аны камил рәвештә сөйләвен ачыклаган.

Шәһри Казан

Бәйле