«Сабантуй мәйданы тирәли беренче хатыны да ялгыз гына йөри, мин дә, Илгиз дә…» [гыйбрәтле язмыш]

Һинд киносы йолдызларыдай чибәр Гөлнәзирәгә кызыкмас җиреңнән кызыгырлык. Ире эшмәкәр, акчага мохтаҗлыгы юк, ике баласы тәгәрәп үсеп килә, менә дигән йорт салып яталар. Йөргән машинасы гына да мунча бурасы кадәр бар. Әле тагын бу хатынның чибәрлеге, буй-сыны дисеңме. Билләренә җитеп торган кара бөдрә чәч, ясап куйган кебек кыйгач кашлар, бит уртасындагы мәхәббәт чокырлары… Гел карап кына торасы килә үзенә. Бирсә бирә бит ул Ходай кешегә камил матурлыкны! Әмма менә бәхет дигәне түм-түгәрәк үк микән? Бер чите гел китек була бит аның.

Гөлнәзирә белән күптәннән таныш без. Балаларыбыз бер түгәрәккә йөри. Атнага ике көн шуларны көтеп, өчәр сәгать ишек төбе «саклыйбыз». Бу вакыт эчендә нишләп кенә бетмәк кирәк – дөнья хәлләрен сөйләшкән булабыз, тегесен-монысын телгә алабыз. Шулай гәпләшеп утырган бер мәлдә Гөлнәзирә әйтә куйды: «Бу атнада иремнең яшәү чираты – миндә. Ниндирәк тәмле әйбер пешереп сыйларга икән?» Ачкан авызларыбыз ябылмый калды. Шушындый да чибәр, япь-яшь Гөлнәзирә ирен көндәш белән бүлешәме? Ничек түзеп яши ул? «Сөйлә әле тормышыңны», – диюемә каршы, үзләренә кунакка чакырды Гөлнәзирә. «Кил әле, үз күзләрең белән күреп, танышып китәрсең»

– Без иремнең туганнан туган сеңлесе белән бергә укыдык, – дип башлады чибәр ханым үзенең тормыш бәянын.

– Абыйсын шулкадәр мактап сөйли торган иде ул. Аның абыйсы бик тырыш, дөньяда белмәгәне юк, һәм башкалар, һәм башкалар… Мондый да булдыклы кеше ниндирәк була икән соң ул, дип, уйлап та куйганым булды хәтта. Ә язмыш хәйләкәр генә көлемсерәп йөргән. Имеш, белерсең әле, таныштырырмын. Илгиз белән беренче тапкыр юлда очраштык. Авылга кайтырга машина көтеп тора идем. Кап-кара зур иномарка килеп туктады. Безнең авылга кайтышы. Утырмадым. Курыктым. Мондый машинада «җүнле» кеше йөрмәс. Атна саен кайтам, атна саен шушы машина… Кем белгән аның артымнан юри күзәтеп йөргәнен.

Бер ел буе шулай йөрде ул. Бер ел аның ягына борылып та карамадым. Беренчедән, гаиләле; икенчедән, миннән унсигез яшькә олы; өченчедән, йөргән егетем бар. Минем «от ворот поворот» бирүгә исе дә китми тагын үзенең: бәйрәм җитте исә, чәчәк бәйләме җибәрә. Кочакка сыймаслык кып-кызыл розалар! Ул җибәрә, мин кире борам. Кирәкми, үзе дә, чәчәкләре дә кирәкми! Башымны катырып йөрмәсен!

Шулай җәйләр җитте. Мин эштән китеп, укырга керергә әзерләнә башладым. (Мәктәпне тәмамлаган елны балларым җитеп бетмәгән иде.) Юл йөрүләр сирәгәйде. Илгиз хәзер көн дә йөз чакрым ара үтеп, үзе безнең авылга килә. Ул килә, мин качам. Кешедән оят, өйләнгән кеше белән бәйләнергә тагын!…

Тырышлыгым бушка китмәде – ниһаять, теләгемә ирештем – укырга кердем. Ура-а-а! Траля-ля! Күңелем тулы шатлык. Олы юлдан үзебезнең авылга алып керүче яшел сукмактан хыял канатларында гына кайтып килә идем, каршыма тып итеп Илгиз килеп чыкты. Кочагында – кыр чәчәкләре, карашында – ялвару: «Гөлнәзирә, тукта инде, бер генә сөйләшик. Ашамыйм сине, курыкма». Аның үтенеч тулы күзләренә карадым да, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Күңелемнең әллә кайдагы бер кылы зеңләп куйды. Күпме тилмертергә була кешене?! Әнә кояш нуры белән мөлдерәмә сукмак читендә ничек нәүмиз генә басып тора ул. Ел буена газап утларында яндырганым өчен кызганып та куйдым хәтта. Шундый якын, шундый газиз тоелды ул бу мизгелдә! Читтәрәк торган теге кара машинага утырыштык. «Беләсеңме, кайчан гашыйк булдым мин сиңа? Чыгарылыш кичәсендә төшкән фотоңны күргәч». Илгиз сөйләде дә сөйләде…

Бераздан ул хатыныннан китте. Ә мин аңа бөтен дөньям белән гашыйк булдым. Гашыйк булыр өчен унсигез яшьлек кызга күп кирәкмени ул! Төнлә килеп капка төбебезгә түшәгән ап-ак ромашкалары, кып-кызыл алмалары, гел ярдәм итәргә атлыгып торуы, гадилеге, авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын таба белүе, тагын әллә нинди, мин әле ул вакытта белеп тә, бәяләп тә бетермәгән сыйфатлары белән үзенә каратты. Йөргән егетем белән аңынчы ташлашкан идек инде. Башка берәү белән хыянәте, йөрәгемне җәрәхәтләп, канатларымны көйдергән иде. Илгиз янган йөрәгемне шифалы сулышы белән өреп сүндерде, күз карашы белән иркәләп дәвалады, мәхәббәте белән исертеп оныттырды. Шул ук җәйдә никах укыттык. Әти ризалыгын бирмәде. Илгизнең туганнары да никахыбызны танымады. Танымасалар, танымаслар! Янымда Илгиз булганда, берсенә дә исем китми! Аның зәңгәр күзләреннән агылган нур әллә нинди караңгылыкны да яктыртырлык. Кеше күзеннән читтәрәк булыйк, дип, Казанга күчендек. Яшәве монда булса да, иремнең эше районда. Анда үз кибетләре, кафелары. Ул шулай йөреп эшләячәк иде.

Аллаһы Тәгалә каршында никахлы булсак та, авыл халкы алдында мин гаилә бозучы саналдым. Шәһәрдә яшәгәч, мин, ичмасам, аларның ни сөйләгәнен ишетмим – иң авыр сүзләрне әниемә күтәрергә туры килде. Без Илгиз белән бергә булуыбызны кешегә бик сиздермәскә килештек. Авылга кадәр бер машинада кайтабыз да, аннан икебез ике якка китә. Мин – әти-әнием йортына, ул – үзләренә. Илгиз безгә керми, миңа алар йортына юл ябык.

Район үзәгендә Илгизнең үзе салган ике катлы зур йорты бар. Анда ике баласы белән беренче хатыны яши. Ноябрь бәйрәмнәрендә авылга кайткач, иремнең аның белән кабат кушылуын ишеттерделәр. Белә идем, тоя идем инде Илгизнең аны беркайчан да ташлый алмасын. Хәер, ул аны үзе дә яшерми иде. Кияүгә чыккан көненнән бирле бер җирдә бер сәгать эшләмәгән, бер тиен акча таба белмәгән хатыны каршында үзен гаепле хис итә иде ул. Аннан соң монда тагын бер мөһим әйбер бар әле: Илгиз өчен дөньяда балаларыннан да кадерле бернәрсә дә юк. Беркайчан да ташламаячак ул аларны.

Җанымда кайнаган янартауларга ялгыз үткәргән төннәрем генә шаһит. Йә, нишли алам инде мин? Әле укуым да тәмамланмаган, өстәвенә, беренче баламны көткән көнем. Тавыш-гауга чыгарып кына аны беренче хатыныннан биздереп буламы? Бу газап утларына үземне үзем салдым бит мин. Үзем теләп, үз иркем белән янган утларга кердем. Язмышка күндем, аның шулай әле беребездә, әле икенчебездә яшәве белән килештем. Сыкрый-сыкрый, әрни-әрни ияләндем. Ирем­нең беренче хатынына да җиңел түгелдер. Ул да шулай әрнеп елагандыр, иремне тартып алды дип, миңа рәнҗе­гәндер, гарьләнгәндер. Акылым белән боларның барысын да аңлыйм мин. Тик күңелне генә нишләтәсе менә?

Без аның белән беркайчан да аралашмыйбыз. Беребез турында беребез гайбәт сөйләп, зыян салырга җай да эзләмибез. Яныма килеп, бер начар сүз дә әйткәне юк аның. Бәлки, әйткән дә булыр иде, Илгиз кисәтеп куйган: Гөлнәзирә гаепле түгел, әгәр дә тавыш чыгарсаң, мине оныт! Илгиз дин кешесе түгел. Шулай да икебезнең дә тормышны бердәй итәргә тырыша. Тун икән – икебезгә дә. Машина шулай ук икәү. Аныкы минекеннән яхшырак та әле. Аларның олы улы минем ипотекага алган фатирымда яши. Яшәсен – һич жәл түгел, иремнең газиз баласы бит ул.

Ике ел элек көндәшемнең юбилее булды. Илгиз аңа шәп машина бүләк итте. Икәү бергә эзләп, сайлап йөрдек. Дошманым түгел ул, тик… дустым да түгел. Без аның белән бер язмышка тагылган ике җан. Кайчакта икебезне диңгездәге ике ялгыз утрау дип хис итәм. Ә Илгиз шушы утраулар арасында каңгырып йөзүче бер көймә.

Көндәшем белән ызгышып талашканыбыз булмаса да, аның туганнарыннан күп сүз ишеттем. Оятсыз дип тә сүктеләр, сөяркә дип тә атадылар. Кияү таба алмам дип курыккандыр инде, диделәр. Әмма алар алдында гаеплеме соң мин? Илгиз артыннан, тукта, үземә каратыйм да, хатыныннан тартып алыйм әле моны дип чабып йөрмәдем бит! Киресенчә, Илгизнең мәхәббәтен көчәйтмәскә, хисләренә ялкын өстәмәскә тырыштым. Бергә яши башлагач, сәбәбен сораганым булды. Ник хатыныннан күңеле суынган, ник мине сайлаган? Илгиз бик романтик бит ул. Армиягә киткәнче бер кыз белән йөргән булган. Ә тегесе башка егеткә кияүгә чыккан. Илгиз, ачуыннан, тоткан да беренче очраган кызга өйләнгән. Соңыннан үкенгән үкенүен… Ул инде мәхәббәтсез генә яшәргә күнеккән дә булган… «Әгәр дә мин сиңа бер елдан соң да игътибар итмәсәм, ул чакта нишләр идең? Тагын башка берәрсен эзләп китәр идеңме?» – дим. «Сине гашыйк иттерүнең тагын да үтемлерәк юлларын эзләр идем».

Сер бирмәскә тырышып йөрсәм дә, Илгиз туганна­ры­ның мине кабул итмәүләре үзәгемне өзә. Ярар, мине кабул да итмәсеннәр, ә балаларның ни гаебе? Алар нәселе, алар каны лабаса! Әнкәсенең дә фатихасын алып калып булмады. Кайтып хәлен беләсем, йорт эшләрендә булышасым килде – бусагасыннан уздырмады. Бу дөньядан миңа рәнҗеп китте инде ул. Кардәш-ыру җыйган мәҗлесләрдә мин беркайчан да ирем янәшәсендә утыра алмадым – анда беренче хатын гына кадерле кунак. Сабантуйларында да мәйдан тирәли ирем белән култыклашып узганым юк. Беренче хатыны да ялгыз гына йөри, мин дә, Илгиз дә…

Тиздән иремнең туган көне. Бөтен туган-тумачаны җыеп, зур итеп бәйрәм ясарга җыена. Янәшәсенә кемне утыртыр: минеме, анымы? Ирен көндәш белән бүлешеп яшәүче хатын-кызлар дөньяда бер мин генә түгел. Язмышка үпкәм юк, тормышымнан канәгать. Тик кызларыма мондый тәкъдир теләмим.

 Сөембикә журналы 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий