Татарстанның элемтә министры Google, Инстаграм татарлашырмы, юкмы икәнен ачыклады

16 ноябрь Казанда үткән матбугат очрашуында Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополиста татар телле беренче яңа мобиль операцион систем эшләнүен әйтте.

Ярты ел элек Русиянең элемтә министры Николай Никифоров, без үз операцион системнарыбызны булдыра башлыйбыз, дип белдергән иде. Бу эшне башкару үзәге итеп Никофоров ярдәме белән барлыкка килгән Татарстандагы Иннополис шәһәрчеге сайланды һәм анда теркәлгән “Ачык мобиль платформа” (ОМП) компаниясе Русиянең үз операцион системнарын ясарга кереште. Аңлавыбызча, нәкъ менә алар татарчасын да эшләячәк, Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, ул беренче татар телле мобиль операцион систем булачак.

Яңа операцион система Sailfish дип атала. Исеме “Ачык мобиль платформа” компаниясен гамәлгә куючы “Вотрон” җәмгыятенең 10% хиссәләренә ия Sailfish Holding һонконг компаниясенә барып тоташа. Яңа татарча операцион систем ел азагына кадәр эшләнелеп бетеп, Иннополиста аны тудырган команда белән аерым тәкъдим итәчәкбез, дип вәгъдә бирде Роман Шәйхетдинов.

Google татарча «сөйләшерме»?

Азатлык хәбәрчесе министрдан Google татарча «сөйләшәчәкме» дип тә белеште. Узган атна министр Татарстан президенты белән АКШка барып, Google компаниясендә дә кунак булган иде.

“Әйе, Google да булдык, анда безнең егетләр, татар егетләре дә эшли икән. Безне кабул итеп, озатып йөрүче татар егете Google ның ясалма интеллект лабораториясендә эшли. Кызыклы шәхес, бик яхшы татарча сөйләшүе белән миңа үрнәк булды. Аның белән (министр исемен искә төшерә алмады) элемтәдә булырга килештек. Google вәкилләре 18 ноябрь безгә киләчәк, очрашу көтелә, диде ул.

Төп операцион системнарда татар телен кертү сөйләшүләрен әле дә дәвам итәбез. Әмма Apple һәм Google компанияләре сан ягыннан 50 миллионнан азрак халыклар белән эш итмиләр диярлек. Тик без өметсез түгел, татар телле башка операцион системнар эшлибез”, ди Шәйхетдинов.

Түрәләр Инстаграмда татарча язармы?

Элемтә министрыннан без, “Инстаграмда, социаль челтәрләрдә дәүләт хезмәткәрләре татарча да язулар куячакмы, Сез үзегез Казандагы Төркиянең баш консулы кебек өч телдә язып үрнәк күрсәтә аласызмы?” дип тә сордык.

“Беренчедән, министрлык яңалыкларны русча да, татарча да чыгара, кайчак инглизчә дә була. Квартал саен татарча куелган яңалык-язмалара нәтиҗә ясала, безнең рәсми чыганакларда татарча да мәгълүмат булу таләп итеп куелган.

Инстаграмга килгәндә, аңлавымча, ул безнең шәхси битебез. Әйе, кайчакта аның аша эшебезне дә күрсәтәбез. Минемчә, сез әйткәнчә дә эшләп була. Ярый, кулланып карарбыз”, дип ышандырды Роман әфәнде.

«Татарстан хезмәтләре» татарча да булачак

Шәйхетдинов шулай ук “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасының урысчасын тәкъдим итте. Татарчасы соңрак, ел азагына кадәр эшли башлаячак, диде элемтә министры.

Шунда ук кушымтаның камил булмавы да күренде, Шәйхетдинов башта аның аша салымнарны да түләп була дип сөйләсә, үзе эшләп күрсәтә башлагач кушымтада салым бүлеге юклыгы ачыкланды.

Azatliq.org

Бәйле