Илназ Гарипов концерты: чәчәкле яшь кызлар, үбешүләр, фокуслар [фотогалерея]

15 ноябрь Казанның филармония залында автор-башкаручы Илназ Гариповның үзгә концерты үтте. Тамашада яшь кызлар чиратлашып чәчәк ташыды, берәм-берәм Илназ битеннән үбеп тордылар. Җырчы аларны моңлы, йөрәктән чыккан җырлары, фокуслары, тәмле теле белән сөендерергә тырышты. Үзе алып баручы, үзе җырчы, үзе музыкант, фокусчы булды.

Тамашачылар концерттан кайткач Вконтактеда фикерләрен калдырырга ашыктылар.

“Бик зәвыклы, тере, күңелләрне айкап чыга торган концерт оештырганың өчен, Илназ, сина зур рәхмәт! Афәрин!”, ди Илназны тыңлаучылар.

Ә менә концертка килә алмаганнар өчен концерт кайбер мизгелләрен сезгә тәкъдим итәбе

Илназ Гариповның алдагы тамашалары шулай ук филармония залында үтте. Ул вакытта әтисез үскән, үз иҗаты, үз көче белән эстрадага килеп кереп, биш ел эчендә зур концертын оештыруга ирешкән Илназ Гариповка тамашачыларның хөрмәте тагын да арткан иде.

[Tatar today, Рөстәм Исхаков фотолары]

Бәйле