Татарстан аюларының нигә дулавы әйтелде

Шушы көннәрдә Лаеш һәм Питрәч районы халкы берничә тапкыр көрән аю күргән.

Имештер, аюлар шулай ук Казанның танкодром һәм аэродром тирәсендә дә йөргән. Казан тирәсендә йөргән аюларның карга баскан аяк эзләрен дә тикшергәннәр, алар егерме сантиметрдан зуррак ди.

Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлеге мөдире Ринат Чиспияков «ШК»га сөйләгәнчә, кышкы йокыга талмаган ач аюлар кешегә зур куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа да урманга бармый торыгыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, дип кисәтә ул.

– Аюларның Казан ти­рәсендә күргәннәрен ишеттем, ә менә шәһәрнең үзендә йөргәннәре турында юк. Монысына бик шикләнәм. Узган атнада көннәр җылырак торды, шуңа да йокыга китә алмый интегә алар. Аю эзләренең егерме сантиметр диюләренә дә сак карыйм. Күпләр аны дөрес үлчәми, – ди Ринат Чиспияков.

Сүз уңаеннан, Татарстанда, аеруча Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба якларында быел көрән аюлар күбәйгән. Хәзерге вакытта республикада якынча 120ләп көрән аю исәпләнә. Шуңа күрә аюларны Кызыл китаптан чыгарыр­га кирәк дигән сүзләр дә ­йөрде.

Бәйле