«Төнлә белән кан китте, икенче балам да төште…» [гыйбрәтле хәл]

Хөр­мәт­ле ре­дак­ци­я хез­мәт­кәр­лә­ре! Сез­нең бе­лән шат­лык ур­так­ла­ша­сым ки­лә. Бу ха­тым­ны бас­тыр­са­гыз, ул баш­ка ха­тын-кыз­лар өчен дә гыйб­рәт­ле бу­лыр дип уй­лыйм.

Ба­ла­ның нин­ди зур бә­хет икә­нен ба­ла та­бу­дан мәх­рүм кал­ган ха­тын­нар гы­на аң­лый ала­дыр. Бе­рен­че ба­ла­ма авыр­га уз­гач, бик ку­ан­ган идем. Ирем дә, әни­ем, ка­е­на­нам да ул ба­ла­ны шун­дый ярат­тык. Ту­ган­чы ук ар­тык яра­тып, күз ти­ер­дек бу­гай шул. Ток­си­коз­дан бик ин­тек­сәм дә, бу бик рә­хәт ин­те­гү иде.

Егер­мен­че ат­на­да йө­рү кы­ен­лаш­ты. Күб­рәк ятып кы­на то­ра идем. Укыйм, хы­ял­ла­нам, йок­лыйм… Көн­нә­рем шу­лай уза баш­ла­ды. Бу әки­ят­кә уты­зын­чы ат­на­да нок­та ку­ел­ды. Кө­не бу­е ба­ла­ның сел­ке­нү­ен сиз­мә­гән­нән соң, төн­лә кан кит­те. Ки­зү то­ру­чы­ның нәкъ ми­не кү­зә­тү­че та­биб бу­лып чы­гу­ы уңыш иде. Шун­да ук УЗИ ясат­ты­лар һәм ба­ла­ның ин­де бер­ни­чә сә­гать элек үк үл­гә­нен хә­бәр ит­те­ләр. Бик тиз ара­да опе­ра­ци­я ясар­га дип ча­бы­ша баш­ла­ды­лар. Хи­рург­ның: «Без ба­ры тик сез­не бул­са да сак­лап ка­лыр­га ти­еш», – ди­гә­нен ге­нә хә­тер­лим.

Уя­нып кит­кәч ул: «Без сез­нең ана­лык­ны алыр­га ти­еш идек, лә­кин мин, үзем­не кур­кы­ныч ас­ты­на ку­еп бул­са да, ана­лы­гы­гыз­ны кал­дыр­дым… Сез ки­лә­чәк­тә ба­ла­лы бу­лыр­га те­ли­сез бит әле… Сез бик күп кан югалт­ты­гыз…» – ди­де. Ул ма­лай иде. Аңа Ай­дар дип исем ку­шар­га те­ли идек. «Ай­да­рым», дип кор­сак­ны сый­па­ган­да да ул кар­шы кил­ми иде. Ти­бе­неп ке­нә ку­я. Әй­тер­сең, ул без­не ише­тә, аң­лый, үз исе­ме бе­лән ча­кыр­ган­на­рын аң­лап җа­вап би­рә. Ул ба­ла сел­кен­гән­дә нин­ди рә­хәт бит… Мо­ны ба­ры тик ана бу­лып ка­ра­ган ке­ше­ләр ге­нә аң­лый­дыр.

Па­ла­та­да без 4 ха­тын идек. Мин­нән баш­ка­лар ба­ры­сы да  «ке­са­ре­во» ясат­кан. Мин уян­ган ир­тә­ләр­нең бер­сен­дә алар­га ба­ла­ла­рын аша­тыр­га алып кил­де­ләр. Мин ба­шым­ны мен­дәр ас­ты­на ты­гып, акы­рып ела­дым. Уры­ным­нан шу­ып тө­шә ала баш­ла­гач, алар­ны күр­мәс өчен, ко­ри­дор­га чы­гам да, ди­вар­га то­ты­нып поч­мак­ка­рак үр­мә­лим. Җит­мә­сә, без­нең па­ла­та бе­лән янә­шә­дә ге­нә ба­ла­лар бү­ле­ге иде. Алар­ның ела­вын ишет­кәч, мин дә ку­шы­лып елый баш­лыйм. Үзем­не ях­шы­рак хис итә баш­ла­гач, өе­мә кай­та­ру­ла­рын со­рап, та­биб­ка кер­дем, югый­сә, акыл­дан язам, ди­дем. Ул ми­ңа бер­ни дәш­ми ка­рап тор­ды да, чы­га­рып җи­бәр­де.

Өй­дә мәх­шәр баш­лан­ды. Мен­дәр­гә кап­ла­нып елау­ла­рым­нан ирем дә, әни­ем дә туй­ды. Баш очын­нан баш­лап аяк очы­на ка­дәр бар җи­рем авырт­ты.  Урам­га чык­сам, аз гы­на ис­кән җил дә бө­тен ти­рем­не сал­дыр­ган ке­бек авырт­ты­ра иде. Шул авыр­ту бе­лән кү­ңел авыр­ту­ы ку­шы­ла да, мин урам ур­та­сын­да кыч­кы­рып елар­га то­ты­нам. Ә бер­көн­не ку­лы­ма эләк­кән га­зе­та­дан бер мань­як ха­кын­да мә­ка­лә укы­дым. Ул кеч­ке­нә ба­ла­лар­ны көч­ләп, үте­реп, кү­мә тор­ган бул­ган икән. Суд­та шул ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре дә кат­наш­кан. Ниш­ләп­тер, ми­ңа шул ата-ана­лар кар­шын­да оят бул­ды. Мин бит әле алар ки­чер­гән­нән күп­кә аз­рак ки­чер­дем, дип уй­ла­дым да, үзем­не ты­я баш­ла­дым. Яңа­дан яшәр­гә өй­рән­дем.

Өч ел ба­ла­га узар­га яра­мый ди­сә­ләр дә, мин ин­де бер ел­дан ук ка­бат ба­ла­га уз­дым. Әл­бәт­тә, үзем те­лә­дем. Бу юлы бик сак­лан­дым. Авыр­лы икә­нем­не бе­лү бе­лән эш­тән кит­тем, ана­лиз­лар­ны гел тап­шы­рып тор­дым, ях­шы әй­бер­ләр ту­рын­да гы­на уй­ла­дым. 12нче ат­на­ны кан кит­те! Озак кы­на хас­та­ха­нә­дә ят­тым. Шу­шы ва­кый­га бу­лып 10 көн уз­гач, ка­бат кан кит­те һәм мин ба­ла­ны югалт­тым.

Ор­га­низ­мым ти­мер тү­гел дип, ба­ла­лар йор­тын­нан бер са­бый алып кай­тыр­га те­лә­гән идем дә, ирем кар­шы чык­ты. «Үзе­без­не­кен та­ба­чак­быз», – ди­де ул. Без бө­тен төр­ле дә­ва­ла­ну уз­дык. Ләм бе­лән дә­ва­лан­дык, тоз­лы күл­ләр­дә, ши­фа­ха­нә­ләр­дә йөр­дек. Әти-әни­ләр без­нең өчен гел до­га­да бул­ды. Өч ел уз­гач кы­на ба­ла та­бар­га әзер бу­лып, тә­вә­кәл­лә­дек һәм… Ал­ла­һы­быз без­нең ял­ва­ру­лар­ны ише­теп­ме, мин ка­бат авыр­га уз­дым. Бу хак­та бер­кем­гә дә әйт­мә­дек. Мин ин­де ял­гыш су­лар­га да кур­ка идем. 12нче ат­на­дан соң ка­бат сак­ла­ну­га ят­кыр­ды­лар. Өе­мә ат­на ярым­га гы­на кай­та идем дә, ка­бат шун­да ки­тәм. Баш­та ях­шы бул­са да, ан­на­ры ба­ры­сы да ис­ке­чә баш­лан­ды. Әле ана­лиз­лар на­чар, әле то­нус, әле су­ык ти­я…

Мин һәр­ва­кыт ба­лам­ны тың­лап кы­на ятам: сел­ке­нә­ме, юк­мы?! 20нче ат­на­да ба­ла ту­ар­га те­ләк бел­дер­де. Ми­ңа арт ягым­ны өс­кә кү­тә­реп, тер­сәк­лә­ре­мә та­я­нып кы­на ятар­га ку­шыл­ды. Ыша­на­сыз­мы, мин әнә шул ки­леш 10 ат­на ят­тым! Аяк­ла­рым шеш­те. Уты­ра да, ята да ал­мый идем ин­де. Җит­мә­сә, ни­чә ай юын­ган юк. Ба­ла­га 7 ай бул­гач, аның үп­кә­лә­ре ачыл­га­нын кө­тә баш­ла­дык…

Ба­лам­ны опе­ра­ци­я бе­лән ал­ды­лар. 2,5 ки­ло­лы гы­на иде. Аны яны­ма ки­те­реп сал­гач, мин аны бе­рен­че тап­кыр имез­гәч, ку­а­ныч­тан ни­чек ела­ган­ны бел­сә­гез… Ике ат­на­дан өй­гә кайт­тык. Хас­та­ха­нә­дән чык­кач та ба­лам­ны күк­рә­ге­мә кы­сып ела­дым. Ал­ла­га шө­кер, бу юлы шат­лык­тан ела­дым.

Мин бу юлы хас­та­ха­нә­дә бер яп-яшь ке­нә ха­тын бе­лән ят­тым. Ул ике тап­кыр ана­лык­тан тыш ба­ла­га уз­ган, тру­ба­ла­ры юк, ике тап­кыр ЭКО яса­тып, ала­ры төш­кән. Ал­тын­чы аен­да өчен­че ЭКО­дан бул­ган ике иге­зәк ба­ла­сын югалт­кан. Ул ка­бат ба­ла та­бып ка­рар­га те­ли! Хөр­мәт­ле ана­лар, ба­ла­гыз­ны ачу­лан­ган ми­нут­лар­да ба­ла та­бу­дан мәх­рүм ха­тын­нар­ны ис­кә тө­ше­ре­гез. Без бит җир­дә­ге иң бә­хет­ле ха­тын­нар!

Сираҗи сүзе

Бәйле