Яңа ел табынына “Аучы” салаты рецепты

Кирәк булачак:

250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез.

Әзерләү тәртибе: 

Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга.

“Аучы” салаты рәт-рәт итеп ясала.

1нче рәт – вак итеп туралган бәрәңге, майонез.

2нче рәт – вак итеп туралган тавык ите, майонез.

3нче рәт – озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгартылган кишер, майонез.

4нче рәт – угыч аша чыгартылган тозлы кыяр,майонез.

5нче рәт – гөмбә, майонез, сыр.

Салатны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Бәйле