Казанда фатир янган

112 бердәм диспетчырлык хезмәте номерына Казанның Кремль урамында урнашкан алты катлы йортның бишенче катында урнашкан фатирда янгын чыккан дип хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгынны сүндерүдә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре эшли. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ачык янгын 15.20 туктатылган иде.

4 квадрат метр мәйданда йорт әйберләре янган булган. Кешеләр үзләре чыга алган, зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий