Балтачтан Фәтхрахман Хәбибрахманов 50 елдан артык «фәрештәләр алып киткән» айны саклый [фото]

Балтачта Бөек Ватан сугышы Герое Фәтхрахман абый Хәбибрахмановны белмәгән кеше юк. Ә менә аның 50 елдан артык киселгән манараның җиз аен саклавын хәтта күршеләре дә ишетмәгән булган.

Бу ай 91 яшьлек бабайга нигә кирәк, ул аны кайдан тапкан, алга таба кая куярга җыена? Бу хакта Фәтхрахман абыйның үзе белән сөйләштек. Бабай безне бик җылы каршы алды, ай турында сүз чыгуга, бүлмәсеннән төреп кадерләп саклаган ядкярен алып күрсәтте.

«Мәчет манараларының айларын кискән болгавыр чорларда, Балтачта да иске мәчетне сүткәннәр, трактор белән эттереп, мәчетне җир белән тигезләгәннәр. Шул чакта бар халык манарадагы ярымайның югалуына гаҗәпләнгән. Җир йоткан диярсең, эзләсәләр дә, табылмаган ул. Халык арасында, «манара аен фәрештәләр алып киткән» дигән сүзләр дә таралган. Шактый вакыт узгач, 1960 елларда минем балаларым шул тирәдә уйнап йөргәндә, җирдән күренеп торган бер очлы әйбергә тап булганнар. Чокып карасалар — җиз ярымай. Аны тизрәк миңа алып кайтып бирделәр. Мин исә аны күршедәге гыйлемле Зартдин абыйга күрсәттем. Бу теге «фәрештәләр алып киткән» ай булып чыкты. Шуннан бирле менә инде 50 елдан артык ул миндә саклана», ди Фәтхрахман абый.

– Берәр тәэсирен сизәсезме соң? – дип сорыйм.
«Белмим инде, Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламый анысы, тәмәке тарту, хәмер куллану кебек начар гадәтләрем юк, кечкенәдән догалар өйрәнеп үстем, 17 яшемдә, 1943 елны сугышка алынгач та, җай чыкканда, утырган килеш булса да, намаз укый идем, шул догалар үлемнән саклагандыр да, күрәсең», ди бабай. Ул җиде ел хезмәт иткән. «Элемтәче идем мин. Кулда винтовка, аркада телефон аппаратын асып күпме юллар узарга туры килде, дусларымның үлемен дә, сугыш әчесен дә күрдем. Дошманны җиңеп, Берлинга ук якынайдык. Кичләрен карасаң, Берлин өсте яп-якты кызыл ут иде. 1945 елның 2 маенда Совет армиясе Берлинны яулап алды, без элемтәчеләр булгач, сугыш бетәсен берничә көн алдан белгән идек инде, әмма, сугыш беткәч тә, туган якларга кайту насыйп булмады әле, безне поезд вагонына төяп, озак кына, каядыр алып бардылар, аннары пароходка күчеп утырып, диңгездә йөздек. Ярда туктагач кына, Сахалинга ук килеп җиткәнебезне аңладык. Туган ягыма бары 1949 елның сентябрендә генә кайттым», – дип, авыр елларны хәтерендә яңарта Фәтхрахман абый. Ул кайткан төшкә әнисе мәрхүм булган, апасы сугыш вакытында шахтада эшләгәндә, кулын имгәткән, хәзер инвалид, сеңлесе исән.

Фәтхрахман абзый 25 ел Балтач районының конторасында эшли. «Хәтерем начарлана башлады әле, үзем дә сизәм, яшь үзенекен итә, күрәсең»,  ди ул. Шулай да, яшьлек еллары яхшы исендә үзенең. Хатыны Миңфаруз белән Фәтхрахман абый Казанга баргач таныша, тегүче кызны шунда ук ошата ул. Тик менә өйләнергә бер тиен акча булмаган, торырга урын юк чакта нишләргә? Әтисе кабат гаилә корып, авылдан күченгән. Сеңелләренең дә үз тормышы. Егет авылда вакытлыча бер әби белән бабайда яши ул чакта. Хуҗалар аның өйләнергә теләвен хуплыйлар гына. Киленне дә үзләренә алып кайтырга үгетлиләр. «Безгә никах укыган муллага сәдака бирергә акчаны да фатир хуҗамнан сорып тордым. Әби аш пешереп торган иде. Тормыш башлаганда алар ярдәм итте,  ди Фәтхрахман абый. Хәбибрахмановлар 5 бала үстерәләр. Уллары Васыйл, хатыны Роза белән Балтачта төпләнеп калганнар. Алар бүген Фәтхрахман абыйның иң төп таянычлары. «Чәй дә куйганым юк, барысын да балалар эшли, хәлемне гел белеп торалар»,  дип сөенә алар барга әңгәмәдәшем. Кызы Розалия Чистайга китеп, гаилә корган. Камиле озак еллар Якутиядә яшәгәннән соң, Казанга кайтып төпләнгән. Ә менә ике улы вафат. Хатыны бакыйлыкка күчкәнгә дә инде 26 ел узган. «Ялгызлык бик авыр, бала югалту ачысы түзә торган түгел», ди Фәтхрахман абый, уфтанып.

Әңгәмәдәшемнең кулыннан төшермәгән аена карап: «Моны нишләтергә җыенасыз соң?»  дим. «Районда үзәк мәчеттә музей ачарга җыеналар дип ишеткән идем, ярымайны шунда тапшырырга уйлап торам, Балтачтагы иске мәчетнең ае, дип сакларлар», дип безне озатып калды ул.

 Эльвира Мозаффар

Бәйле