Япон тәрбиясе генә баланы бәхетле итә аламы? [җомга вәгазе]

Иң зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт – ул бала тәрбиясе дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бала тәрбиясенә багышлап нинди генә чаралар үткәрелми, нинди генә хезмәтләр язылмаган, санап бетергесез.

Һәр халыкның үзенчәлекле бала тәрбияләү ысуллары булуын да ишетеп беләбез. Бервакыт бер танышыбыз әйтә, без балабызны япон тәрбиясе белән тәрбияләргә булдык, ди. Ничек була соң ул япон тәрбиясе дигәч, ни теләсә – шуны эшли, без тыймыйбыз, ирекле үссен диде. Ни өчен Ислам тәрбиясе бирергә теләмисең соң дигәч, үсә төшкәч үзе өйрәнер әле, яшьтән мәҗбүр итмәскә булдык, ди. Башта бу бала бер атна эчендә өйдәге бөтен савыт-сабаларны ватып бетерде, аннары чират мебельгә күчте, өйгә дә чират җиткәнче дип, япон тәрбиясен туктатырга мәҗбүр булдылар.

Кызганыч, күбебез балаларыбызга дин тәрбиясе бирергә ашыкмыйбыз, әле ул сабый гына, балигъ булганчы рәхәтләнеп калсын, үскәч, үзе аңлап динен дә тота башлар, дип, тәрбия эшен үзагымга калдырабыз. Бала ничек итеп әкренләп сүзләр өйрәнгән кебек, ничек итеп башта үрмәләп, аннан беренче адымнарын ясап, ава-түнә тәпи йөреп киткән кебек, дини тәрбияне дә бала туганнан башлап әкренләп өйрәтә башларга кирәк. Бала тәрбиясе хәтта бала ана карынында вакытта ук башланганын исебездән чыгармыйк. Булачак әнигә карата мөнәсәбәт карындагы балага да күчә. Шуның өчен әни кешенең ашаган-эчкәне хәләл булырга тиеш, колагы яхшы сүзләр генә ишетергә тиеш. Карындагы бала әти-әнисенең ызгыш-талаш сүзләрен ишетсә, туганда ук начар холык белән туарга мөмкин.

Риваять китерелә: бервакыт бер су ташучы Вафа хәзрәт янына килеп: «Әфәндем! Сезнең балагыз безнең су күрдүкләренә ияләште, бүген исә бер күрдүкне очлы тимер белән тишкән, беләсез, фәкыйрьлегем дә бар, аптырадым, ни эшләргә дә белмим»,  диде. Вафа хәзрәт: «Туганым, бер дә өзгәләнмә, мин бер чарасын табармын!»  дип, су ташучыга яңа күрдүкләр алырга акча бирде. «Мин бу әшәкелекнең бер чарасын эзлим», диде. Вафа хәзрәтләре уйлана, эзләнә, баласының бу бозыклыкны ник эшләгәненең сәбәбен эзли, таба алмый, хатынын чакыра: «Безнең улыбыз су ташучының күрдүген тишкән, уйла әле, бу бозыклык нидән, нәрсәдән килеп чыкты икән?» ди. Хатыны: «Әфәндем, өйгә ризыкны  син алып кайтасың, без кулланабыз гына , хәрам алып кайткансың – хата синеке»,  ди аптырап. Вафа хәзрәт: «Ярар, хатын, мин аңладым, әмма хатамны тапмадым, тагын уйлармын. Хәзергә син дә уйлан, нык уйла, озакка сузма. Бу гаеп йә синдә, йә миндә»,  дип, хатынын җибәрә. Хатыны озак та тормый әйләнеп килә: «Әфәндем, мин хәтерләдем. Ул улыбыз белән йөкле вакытта фәлән хатыннарга барган идем, өстәлдә әфлисун күрдем, шуңа кызыктым. Йөкле кешегә кызыккан ризыкны татып карарга кирәк, юкса балага кимчелек килә, дип ишеткәнем бар иде. Шуны уйлап, хуҗа хатыннан су сорадым, ул суга чыккан арада якамдагы энәне алып, әфлисунны тиштем дә, телемне тидердем, теләгем басылды». Вафа хәзрәтләре: «Афәрин, димәк хата синдә булган, хәзер үк бар да, ул хатыннан гафу сора. Син кулланган энә улыбызның кулына очлы тимер булып кайтты, ә әфлисун су ташучының су күрдүгенә әйләнде. Син хәзер үк теге хатын тарафыннан кичерелмәсәң, синең ул бозык эшең тагын да зураеп дәвам итәчәк»,  диде аны инандырып. Балалар әти-әнине кабатлап үсәләр, шуның өчен дә татарда шундый әйтем бар: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр».

Әти-әни бала өчен иң әүвәл үзе үрнәк булырга тиеш, бала әти-әнинең көзгесе!

Әти-әни иң элек балаларына гүзәл тәрбия бирер, балаларына дин, иман, Ислам әхлагын өйрәтер. Шул вакытта балалары да әти-әнине хөрмәт итәр, аларга ихтирамлы булыр. Әти-әниләренә үлгәч тә хәер догада булырлар.

Кыз балабызны әле ул балигъ түгел, аңа әле яулык япмаса да ярый дип, яулыкка ияләндермәсәк, балаларны намазга да өйрәтмәсәк, намазга йокысыннан уятырга жәлләсәк, хәләл белән хәрамны аерырга өйрәтмәсәк, балигъ булгач кына өйрәтергә авыр булачак. Әмма бу балаларга карата кырыс, кирәгеннән артык таләпчән булыгыз дигән сүз түгел. Балаларыбыз без өйрәтә торган дин сабакларын, әдәп дәресләрен яратып кабул итсен, үзләштерсен дисәк, беренче чиратта балаларыбызны үзебезгә яратырга кирәк, аларны сөяргә, алар белән уйнарга, шаярырга кирәк. Олылар намаз укыганда алар тирәсендә уйнап-шаярып йөрүче сабыйлар булганда, динебез дә, милләтебез дә яшәячәк! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дә балаларны сөя, алар белән уйный һәм шаяра иде. Балаларга карата шәфкать-ярату күрсәтмәгән кешеләрне өнәми иде, андыйларны каты күңелле һәм дорфа дип бәяли иде.

«Йә Рәсулуллаһ, Сез балаларны үбәсезме? Без балаларыбызны бер дә үпмибез»,  дигән кешегә, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм текәлеп карады да:

«Мәрхәмәтсез кешенең үзенә дә мәрхәмәт булмас!» диде.

Янә бер көн Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм янына Тәмим кабиләсеннән берәү килеп керде. Нәкъ шул вакыт Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм оныгы килеп керде.

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм аны каршы алды, бик сөенде, оныгын яратты, кочаклады, үпте. Теге кунак моны күреп: «Йә Рәсулуллаһ! Минем 10 улым бар, моңа кадәр берсен дә үпкәнем булмады»,  диде. Шул вакыт Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм күтәрелеп аңа карады да: «АллаҺ синең калебеңнән мәрхәмәт хисен алган икән, мин нишли алам?»  диде.

Хөрмәтле тыңлаучым, бала тәрбиясенә кагылышлы бик күп гыйбрәтле хикәяләр сөйләргә булыр иде, бүгенге вәгазьдә без бала күңеленә юл аларны яратудан башлануын күреп үттек. Дин гыйлеме дәрья кебек очсыз-кырыйсыз, күпме генә өйрәнсәң дә, очына чыгарлык түгел. Шуңа күрә дә безгә бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем өйрәнү бурычы йөкләнгән икән, балаларыбызга да, оныкларыбызга да, үзебезгә дә гыйлем дәрьясының башыннан алып ахырына кадәр туктаусыз гыйлем алырга насыйп булсын!

Илһам хәзрәт Миңнегалиев,

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе

«Шура» , №14

Бәйле