Ата-анасы ташлаган балалар алып михнәт күрүче ана: «Чын мәхшәр – Алисәгә 15 яшь тулгач башланды» [гыйбрәтле тормыш ]

Баласыз йорт – нурсыз була, ди өлкәннәр. Тик шулай да була: күпме генә ялварса һәм теләсә дә, яшь гаилә бала сөю бәхетенә ирешә алмый. Көннәр уза, йортның буш булуын өлкәннәр генә түгел, яшьләр үзләре дә тоя башлый, һәм гадәттә, уртак фикергә киләләр: балалар йортына барыйкмы әллә? Бераздан өйгә бөтенләй чит һәм шул ук вакытта якын да булган сабыйны алып кайталар. Гадәттә, гәҗитләрдән бу адымга баруның нинди куанычлы нәтиҗәләргә китерүе – гаиләдә тулы гармония хөкем сөрүе һәм һәркемнең бәхетле булуы турында күп укыйбыз. Тик тормыш бит бу. Кайвакыт бөтенләй киресе дә булырга мөмкин. Үксез бала асрасаң, авызың борының кан булыр, дигән мәкальне юкка гына уйлап тапмаганнардыр дигән нәтиҗәгә киләсең…

«ӨЙДӘ БИКЛӘП ТОТКАННАР»

Тукай районының бер авылында (билгеле сәбәпләр аркасында, авылның исемен күрсәтмибез – А.З.) яшәүче Ландыш Фролова 22 яшендә үзеннән 10 яшькә олырак кешегә кияүгә чыккан. Яраткан ире янында, барысы да җитеш кебек, тик үз балаларын үстерергә генә язмаган: ике мәртәбә көмәне төшә дә, башка авырга уза алмый кыз. Тик кул селтәргә һәм язмышлары белән килешергә ашыкмыйлар: ятимнәр йортында тәрбияләнүче берәр баланы үзләренә алырга карар кылалар. Гариза калдырганда, «бер кыз белән малай кирәк», дип яза Ландыш. Тик озак та узмый, ятимнәр йортыннан аңа башкачарак тәкъдим ясыйлар: «Ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп, берәүләрнең кызын китерделәр. Аңа 7 яшь. Исеме – Алисә (үзгәртелде – А.З.) Алырга теләмисезме?»

– Бераздан тагын шалтыраттылар да, аның сеңлесе дә бар икән, анысына 5 яшь, диделәр. «Сабыйларны бер-берсеннән аермыйм инде, икесен дә алам», – дидем. Алар миңа шунда ук үз балаларым кебек тоелды. Артык бәләкәй балалар алырга курыккан идем: үсә-үсә чирле булуы да ачыкланырга мөмкин бит, анда нинди кешедән туган баланы китергәннәрен йөз процент белеп бетереп булмый… Ә бу балаларның яшьләре дә мин теләгәнчә булды. Шуңа шатландым бик. Тик, өйгә кайттык, һәм беренче зур тетрәнүемне кичердем. Кызларның олысы – Алисә сөйләшә белми иде. «А» да юк, «б» да юк. Үз исемен генә әйтә. Аны логопедка йөртә башладым. Балалар кардан куркалар иде. Үз гомерләрендә бөтенләй кар күрмәгәннәр – аларны әти-әнисе өйдә бикләп тоткан. Боларны тәрбияләүче кеше булмаган. Ишетеп кенә беләм: бу ике баланы да ирен армиядән алып калу өчен тапты дип сөйләделәр аналары турында. Аларга бала кирәк булмаган: икесе дә эчкәннәр. Шулай булгач, нәрсә көтәсең? 7 яшенә җитеп хәреф тә танымый иде Алисә. Әле алар ашый да алмый иде, ашарга да өйрәттем. Болай җәфалануымны күреп: «Кире илтеп бирәсеңме әллә?» – дип сораучылар да булган иде. Тик андый кеше түгелмен: аларны нинди бар, шулай кабул иттем, яраттым. Бер алган әйберемне кире бирә торган кеше түгелмен. Чагыштыру өчен генә әйтәм: кибеттән кием алып, аның ертык булуы ачыкланса да, сез миңа ертык кием саткансыз дип, алыштырырга алып бармыйм мин. Балаларны бигрәк тә! Сабыр иттем.

Олы кыз Алисә белән кыенлыклар күбрәк туган: мәктәпкә укырга биргәч, әле сөйләшергә дә яңа гына өйрәнеп килгән кызга бик авыр булган, билгеле. Программаны үзләштереп бара алмагач, икенче сыйныфта чагында, Сарман районындагы махсус мәктәпкә җибәргәннәр кызны.

– Алисәнең холкы авыр булуын сизеп алдым. Аны гына яратырга, бөтен вакытны аңа гына бирергә! Сеңлесенә карата көнли иде мине. «Әйдә аны кире бирәбез, ә мин сезнеке генә булам», – дип тә әйткән иде. Иремнән дә көнләште: «Минем белән йокла, аның белән йоклама» – гел шулай көйсезләнеп торды», – дип сөйли Ландыш ханым.

Тик бу әле «беренче карлыгачлар» гына булып чыга. Чын мәхшәр берничә елдан – Алисәгә 15 яшь тулгач башлана. Үсмерлек яшенә җиткән кыз егетләр белән чуала һәм… өйгә кайтмый башлый.

Хәзерге вакытта Алисә урын өстендә ятарга мәҗбүр

Хәзерге вакытта Алисә урын өстендә ятарга мәҗбүр

КАЙТЫП КЕРМӘГӘН

– Туган вакытында Алисәнең башы кысылган булган. Шуның нәтиҗәседер инде: вакыт-вакыт аңын югалтып егыла торган гадәте бар. Егылгач, 4-5 сәгать буе ушына килми, шуңа күрә, урамда йөргәндә аның белән ул-бу булмасын дип, гел борчылдым: кыш көне егылса – катып үләргә дә мөмкин бит. Әзрәк тоткарланып торса да, эзләргә чыга торган идем. 15 яше тулгач, кызыбыз үзгәрә башлады, дигән идем. Ничекме? Кызганыч, яхшы якка түгел. Хәлләр болай башланды: җәй көне каникулга кайткан иде. Бер көнне иртәнге якта ук чыгып китте дә, озак кына кайтмады. Полициягә шалтыраттым. Килеп, эзли башладылар. Берничә сәгатьтән, су буеннан бер егет белән кайтып килгән вакытында табып алганнар. «Мин әллә нәрсә эшләмәдем бит, утырып кына тордык», – дип акланды. Ышандым. Озак вакыт та үтмәде, тагын шулай юкка чыкты. Һәм бу «югалулар»ның саны артканнан-арта барды. Полиция бүлекчәсендә даими кунакка әйләндем мин. Инде гариза яздырмый гына эзлиләр иде баланы – чөнки аның кайда, кем белән булырга мөмкин икәнлеген чамалыйлар иде. Табып алып кайталар да, шуның белән бетте. Аны-моны сөйләшмибез. Ә нәрсә эшлим? Ачуланып булмый ул баланы, миңа полициядәгеләр әйтте – «ачуланмаска, ачулансаң – утыртып куябыз, сезгә алынган баланы ачуланырга ярамый!» – диделәр. Алай итеп йөрмә инде, дип, кешечә генә аңлатасың, тыңлап тормый. «Мин әллә нәрсә эшләп йөрмим бит», дия иде…

Бу сүзләргә ышаныргамы соң? 15 яшьлек кыз тәүлек буе кайда йөри ала? Ник аның янында һәрвакыт егетләр? Дүртенче мәртәбә юкка чыгуыннан соң, Ландыш Фролова бөтен сорауларга җавабын гинеколог аша табарга була. Кызны больницага алып бара ул. Алисә юл буе үзенең гөнаһсыз булуында ышандырып килгән, тик гинеколог кызның күптән җенси тормыш алып баруы турында әйткән. Инде ике арада сер калмагач, Алисә тагын да кыюланган: атналар буе өйгә кайтмый башлаган.

– Сеңлесе андый түгел аның: өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә. Әдәпле, акыллы да. Ә монысы бөтенләй өйдә тормады инде. Безнең сүзләргә дә колак салмады. Атналар буе өйгә кайтмаган чагында, миңа тикшерү комитетыннан штрафлар түләттерәләр иде, имеш, мин гаепле, мин карамаганмын. Ә нишләргә соң? Шалтыратсаң, телефонын алмый, сүндереп куя, интернетта чит егетләр исеме астында язып кына, кайда икәнен азмы-күпме белә ала идек. «Сез суккан штрафны түләрмен дә мин, тик аңа карап кына ул баланы өйдә тотып торалмам бит, нишләтим качып чыгып киткәч?» – дия идем. Аннары йә полиция эзләп таба иде инде аны, йә үзе кайта иде… Әйткәнне тыңламый, сугарга ярамый. Ничек тыеп торырга соң аны? Бер суккан идем, мине судка бирде. Тәрбияләп үстергән, әни дип атаган кешеңне судка бир әле син! Бик рәнҗегән идем аңа. Ирем белән аерылышу дәрәҗәсенә барып җитә яздык: «Миңа мондый бала кирәкми, кире тапшырыйк, бу бит безнең гаиләне мәсхәрәли – урамда бөтенесе аның нинди йөремсәк булуы турында сөйли, мондый хурлык нәрсәгә безгә?» – дип әйтә иде. Сабыр итик инде, дип, аны тынычландырам. Ике ут арасында өзгәләндем инде. Алисә күрсәткән борчуларның барысын да сөйләп бетереп кенә булмый. Әле һаман да өйгә кайтып кермәс иде ул мөгаен. Бәлки, инде бала да алып кайткан булыр иде. Тик әллә минем күз яшьләрем төште – быел зур фаҗигага юлыкты, – дип, Ландыш ханым моннан 5 ай элек булган куркыныч вакыйга турында сөйләргә кереште.

«ИГЪТИБАР ҖИТМӘДЕ»

22нче май көнне Ландыш ханымның телефонына шалтыратып, Алисәнең Чаллыдагы больницага эләгүе турында хәбәр итәләр. «Кызыгыз тугызынчы каттан сикергән». Ниндидер могҗиза белән генә исән калган була кыз. Тик беренче, икенче умырткалыклары, койрык сөяге сынган, аяклары чәрдәкләнеп беткән була.

– Нәрсә булганын төгәл генә белмәдем. Сөйләшә дә алмадык, ул ясалма сулыш алдыру аппараты астында ята иде. Бер атнадан Казанга җибәрделәр, операция ясадылар. Аягының берсендә сөякләре гел калмаган – чәрдәкләнеп беткән, шуңа анысын кистеләр, икенче аягын бөртекләп «җыйдылар». Өч ай һәм өч атна буе больницада яттык. Беренче мәртәбә гафу үтенде шунда: «Гафу ит мине, синең сүзләреңне тыңламаганга», – диде. Нәрсә булганын сораштырып та төгәл җавап ала алмадым. Бер егет белән булган ул. Тәрәзә төбендә утырган. Бер сөйләгәнендә: «Шул егет төртеп төшерде», – ди, бер сөйләгәнендә: «Үзем сикердем» – ди… Теләсә кем белән очрашып йөргәне өчен ачуланган бугай да инде аны егете, шунда талашып киткәннәр, ахрысы. 16 яшендә әнә шулай гарип калды бала. Бу турыда белгәч, сеңлесе: «Допрыгалась», – диде инде. Егете башта янына килеп йөри иде, аннары үзе «килмә», дип әйтеп чыгарды. Башка килеп күренгәне юк. Элек дуслары да күп иде – янына беркем килми хәзер. Өченче көн елап ята иде: «Минем бер дустым да юк», – ди. «Дуслар төрле була ул, – дидем. – Сиңа шундый дуслар табарга кирәк иде – бәхетсезлек килгәч тә булыша торганнарны», – минәйтәм.

Хәзерге вакытта кыз ятып кына тора. Табиблар, йөреп китүенә өмет бар, дигән, тик моның өчен шактый тырышырга кирәк булачак әле. Протез кигергән очракта да, атлап китү өчен күп көч куясы бар. Ландыш ханым үзенә чәй ясап эчәрлек булса да хәлгә килүен тели Алисәнең. «Мин дә бит гомерлек түгел, карый алганча карармын, тик көчем бетсә, бер нишләтә алмыйм, аны гарипләр йортына тапшырасы була», – ди ул. Кызның үзе белән дә сөйләшми китсәм, дөрес булмас иде. Шуңа күрә, ул яткан бүлмәгә уздым.

Ябык кына гәүдәле кыз, без сөйләшкәннәрне ачык ишек аша тыңлап торган икән инде, шуңа күрә мине күреп, гаҗәпләнмәде ул. Баштарак сөйләшәсе килмәде аның. «Миңа бу хакта сөйләве авыр», дип, карашын читкә юнәлтте. Тик аның үз яшендәгеләр белән әңгәмәгә сусаганлыгын тиз аңлап алдым мин. Көнне ничек уздыруы, нәрсәләр эшләргә яратуы турында кызыксынгач, Алисә бер мизгелдә ачылып китте. Шушы хәлнең килеп чыгуына кыз үзен генә гаепле саный.

– Мин яратам бу әнине. 7 яшемнән бирле тәрбияләде бит ул мине. Тик кадерен белмәгәнмен, сүзләрен тыңламый идем. Ә үз әниемә килгәндә, ул агрессив иде, эчте. Үз гаиләмдә рәхәт яшәдем дип әйтә алмыйм. Бер генә мисал: берсендә безгә туңдырма алып кайттылар. Шуны ашап утырганда, өстебездән бикләп, үз әтием белән әнием чыгып китте. Без тәрәзә төбендә утырган килеш карап калдык. Атна буе яныбызга беркем кермәде, ач утырдык. Соңыннан балалар йортына килеп эләктек. Аннары безне бу гаиләгә китерделәр. Сөендем, билгеле. Әни безне яратты. Тик һәрвакыт канәгать булмадым: ул миңа җитәрлек дәрәҗәдә вакытын бүлеп бирмидер кебек тоелды. Миңа мәхәббәт һәм игътибар җитмәде. Шуңа күрә, бәлки, егетләр белән йөри башлаганмындыр да. Төнлә белән машинага утырып шәһәр әйләнү ошый иде. Менә быел тәрәзәдән егылдым. Бер дус егет белән идек без. Мин тәрәзә төбендә утырдым. Шунда башым әйләнеп китте дә, артка мәтәлдем. Теге егет мине чалбарымнан тотып калмакчы иде, мин башым белән аска таба эленеп шактый тордым әле, тик чалбарым салынып, аның кулында калды, ә үзем аска очтым. «Бетте, үлдем», – дип уйладым. Тик очкан вакытта ниндидер көч мине өскә таба күтәргән кебек булды. Нәтиҗәдә, башым белән түгел, аякларым белән җиргә килеп утырдым. Ул вакытта үз аңымда идем, тизрәк мине больницага алып китүләрен теләдем. Аннары дару кадап, мине йоклаттылар, ә калганын сез инде беләсез… Үз аягыма басып йөрисем бик килә. Тырышачакмын мин. Ләкин әлегә булдыралмыйм – тәнем бик авырта, бераз вакыт кирәктер…

Алисә, икебез сөйләшкән арада, телефоныннан элеккеге дусларының фотоларын күрсәтте. Аларны сагына ул, тик бу хакта әйтми генә. Бәлки, үпкәсе дә зурдыр – янына килеп хәл белешүче юк шул аның. Кайчандыр, «кыйнады», дип, судка биргән үги анасыннан башка беркемгә дә кирәкми шул ул хәзер. Тик бу очракта үзеңә генә үпкәләп буладыр.

Ландыш ханым белән саубуллашканда аның сабырлыгына һәм олы йөрәкле кеше булуына сокландым. Әйе, яратып алган баласыннан рәхәт күрмәгән ул, тик аны ташлап та калдырмаган. Шунысы өчен хөрмәткә лаек бу ханым. «Һәр начар әйбернең бер яхшы ягы да була, диләр. Алисәнең хәзер көннәр буе өйдә булуына киресенчә, шат кебек мин. Ике аягында йөреп торса, кем белә, нинди хәсрәтләр китергән булыр иде икән?» – дип озатты ул мине.

Безнең гәҗит

Бәйле