Замана афәте: малай кызны кыйный, сыйныфташлары карап тора… [видео]

Иркутск шәһәрендә дәрәҗәле саналган 47 нче лицейның 9 сыйныфында укучы малай сыйнафташ кызын кыйнаган. Бу вазгыятьне видеога сыйныфташлары төшереп, Ютюбка куйганнар.

Шаһитләр әйтүенчә, кыз үзе гаепле. Ул сыйныфташын су сибеп котырткан һәм шуңа ул аны тотып кыйнаган. Видео дәрестә төшерелгән. Кайбер сыйныфташлары кызны кыйнаган малайдан аерырыга ашыкса, икенчеләре исә шушы видеоны төшереп маташа. Кыз белән малай икесе дә яхшы гаиләдән, яхшы тәрбия алган, үрнәк лицейда укучы,  балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә исәптә тормыйлар.

Шушы хәлдән соң, кызны хастаханәгә озаталар. Табиблар әйтүенчә, аның ирене бәрүдән имгәнгән, тәнендә күгәргән урыннары да бар. Кызның әти-әнисе алай да, полициягә гариза бирмәгән.

«Бүгенгесе көндә тикшерү эшләре алып барыла. Бу ярамаган, башка сыймаслык вакыйганы җавапсыз калдырып булмый. Сыйныф белән дә эш алып барылачак. Ник дигәндә, сыйныфташлар арасында шушындый битарафлык, кансызлык гаҗәпкә калдыра. Шуңа күрә, бу вазгыять  һәр мәктәп укучысы өчен гомерлек сабак булырга тиеш»,  ди 47 нче белем бирү үзәге директоры Надежда Тютрина.

Tatar Today

Бәйле