Татарстан кикбоксеры Муса Мусалаевның һәлак булу сәбәпләре билгеле булды

37 яшьлек Муса Мусалаевның Германиядә Ной-Ульм шәһәрендә 18 ноябрьдә атып үтерелүе турында бүген билгеле булды. Бу хәлне күрүчеләр, спортчының өе янында йөзенә маска кигән билгесез адәм сагалап торган һәм аңа төбәп аткан да җинаять урыныннан шунда көтеп торган машинага утырып качкан, дип сөйләгәннәр. Тикшерү дәвам итә. Ной-Ульм криминаль полиция башлыгы Юрген Швайцер сүзләренчә, тәртип сакчыларында фаразлар корырлык дәлилләр бар.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Германиядә һәлак булган кикбоксинг буенча дөнья чемпионы, Универсиада-2013 рәсми илчесе Муса Мусалаевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

“Безнең арадан күренекле спортчы гына түгел, актив тормыш позициясе булган һәм югары әхлакый принциплы кеше китте. Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге Муса Мусалаевның үлемен авыр кичерә, һәлак булган спортчының туганнары һәм якыннары тирән кайгысын уртаклаша”, — диелә некрологта.

Муса Мусалаев – тумышы белән Казахстаннан, әмма ул Татарстан өчен чыгыш ясады. Монна тыш ул Татарстан исеменнән чыгыш ясаучы Prince Team International татар командасы капитаны иде. 2013 елдан Германиягә яшәргә күченде. “Татарстанның һәвәскәр кикбоксинг федерациясендә андый спортчы юк иде. Миңа билгеле булганча, ул профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясый иде, билгеле бер команданың капитаны иде, Казанда Универсиадага әзерлектә катнашты”, — дип ачыклык кертә Татарстанның Кикбоксинг федерациясе президенты Илнур Гарипов.

Бәйле