ВИЧлы авырулар белән эшләүче табибә Фирая Нәгыймова өйләнгән егетләрнең сулга йөреп, ВИЧ ияртүләренә гаҗәпләнә

Русиядә рәсми теркәлгән 1 миллионлап ВИЧ йөртүче бар. Көн саен 100 кеше үзенең авыру булуы турында белә. Татарстанда андыйларның гомуми саны 20 мең кеше. Бу – рәсми теркәлгән авырулар саны. Белгечләр чынлыкта авырулар күбрәк булырга мөмкин дип әйтә.

Ноябрь башында Екатеринбурда ВИЧ эпидемиясе башланган дигән хәбәр таралды. Рәсми мәгълүматларга караганда, шәһәрнең һәр илленче кешесе әлеге вируска ия. Хакимият бу хәбәрне шәһәрдә авыруларны ачыклау дәрәҗәсенең югары булуы белән аңлата. Татарстанда бу өлкәдә хәлләр ничегрәк? Икътисади кризис вакытында авыруларны кирәкле дарулар белән тәэмин итү ни дәрәҗәдә башкарыла. Азатлык Татарстанның СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү үзәге табибәсе Фирая Нәгыймова белән сөйләште.

– Фирая ханым, Екатеринбурда ВИЧ чире эпидемиягә кадәр җиткән дигән хәбәр кешеләрне шаккатырды. Рәсми саннарга караганда, Татарстанда 20 меңнән артык кеше ВИЧ чире белән авырый. Бу – хисапка алынган чирлеләр. Ә менә теркәлмичә, үзләрендә ВИЧ булуларын белмичә йөргән кешеләр күпме? Якынча әйтә аласызмы?

– Аны фаразлап кына була. Халыкның 1 проценты авырый икән, димәк, ул чир эпидемия дәрәҗәсенә күчә. Бездә андый хәл юк. ВИЧ белән авыручылар бары 0,3 процентны тәшкил итә. Ел саен халыкның 30 проценты тикшерү уза. Чирне башланыр алдыннан ук эләктереп алу хәерлерәк. Ул никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалау алданрак башланса, нәтиҗәсе дә яхшырак була. Безнең СПИД үзәкнең Татарстанда берничә филиалы бар, Әлмәттә, Азнакайда, Чаллыда эшли. Бердәм база бар. Барысы да теркәлә, хисапка алына.

– 20 мең авыру арасында ничәсе балалар?

– Татарстанда 146 ВИЧлы бала теркәлгән, шуларның 101нә бу чир аналарыннан күчкән. Русиядә балаларның 2%ы аналардан зарарлана, Татарстанда исә соңгы 10 айны исәпкә алсак, бу күрсәткеч бары тик 1,5% кына тәшкил итә. Балага узган һәрбер чирле хатын-кыз безнең хисапка басарга тиеш. Йөкле вакытта, баланы зарарламас өчен, аларның барысына да дару бирелә. Ләкин араларында кем әфьюн куллана, кайсы фәхишәлек белән шөгыльләнә. Алар дәваланмый. Әле берничә ел элек кенә дин юлына баскан авыру хатыннар да дәваланудан баш тарткан иде. Шөкер, руханилар ярдәмендә аларны күндереп булды.

– Фирая ханым, ВИЧ һәм СПИД белән авыручыларны бергә саныйлар. Аларның аерым саны бармы?

–- Безнең иң мөһим бурычыбыз – ВИЧлы кешеләрне дәвалап, СПИД дәрәҗәсенә җиткермәү. Соңгы 25 елдагы күрсәткечләргә караганда, ВИЧ белән авыручы 12 мең кешедән бары тик 500е генә СПИД белән чирли. ВИЧны хроник авырулар рәтенә кертәбез. Хәзерге вакытта барлык авыручылар арасыннан 56 процентын дәвалыйбыз, алар дәвалауга яхшы бирелә. Калганнарын күзәтеп торабыз, ел дәвамында мең кешене дәвалауга алабыз.

– СПИДтан үлүчеләр саны билгелеме?

– СПИДтан күп үлмиләр. ВИЧлы кешеләр дәваланса, ул СПИД буларак азмый. Авыручылар башка чирдән үлә. Аларның да инфаркт та була, баш миенә кан да сава. Әфьюн белән агуланучылар да бар, әмма андыйларның саны кимеде. 2001-2003 елларда ВИЧ белән наркомания сәбәпле зарарлану 96% тәшкил итсә, бүген 38%ка калды, калганнары – җенси мөнәсәбәтләр аша зарарланучылар. Бүген ВИЧлы кешенең социаль портреты үзгәрде. Ул – 30 яшьләрдәге гаиләле, хәлле, ләкин хатынына тугры булмаган ир. ВИЧның һәрбер яңа ун очрагының дүртесе хатын-кызларга туры килә.Чирлеләр арасында ирләр күбрәк. ВИЧлыларның 42 проценттантан артыгы 30 яшьтән олырак кешеләр.

– Татарстанны алсак, чирлеләр кайда күбрәк, кайда азрак? Авылларда бу афәткә дучар булучылар бармы?

– Авылларда ВИЧ инфекция күп түгел. Биш ел элек кайбер авыл- районнарында ВИЧ гомумән юк иде, хәзер берәм-берәм чыга башлады. Бу авыру күбрәк Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски якларында таралган. Казанны шушы шәһәрләр белән чагыштырсаң, аларда ВИЧлы кешеләр саны өч тапкырга күбрәк. Татарстанда инфекция нәкъ шушы шәһәрләрдән тарала башлады да.

– Илдә икътисади кризис. Аның җиле сезгә кагылдымы? Дарулар алу, кирәкле препаратлар белән тәэмин итү ничегрәк бара?

– Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсендәге үзәкләрдә терапияләр туктатылу турында ишеттем. Бездә авыруларны дарулар белән тәэмин итүдә проблемнар чыкканы юк. Барлык кирәкле препаратлар бар, лабораториялар анализлар ясый. Безнең авырулар – социаль яктан бик актив кешеләр. Республикада дарулар булмаса, хәзер үк шикаять язачаклар. Дарулар да, тикшерүләр дә – барысы да түләүсез.

– Фирая ханым, сез бу өлкәдә күптәннән эшлисез, ВИЧ эләктерүен белгән кеше бу хәбәрне ничегрәк кабул итә? Аңа ярдәм итү ничек оештырыла?

– Беренче чиратта кеше шок кичерә, елый башлый, борчыла. Безнең оешмада социаль хезмәткәрләр, психологлар, психотерапевтлар, эпидемиологлар, инфекционистлар бар, алар аның белән эшли башлый. Без аны мультидисциплиналы такым дип атыйбыз. Профессиональ хезмәткәрләр белән аралашкач, авыруның үз-үзен тотышы үзгәрә, чирне кабул итә, дәваланырга кирәклеген аңлатырга тырышабыз. Безнең мөһим бурычыбыз – авыруның безгә килүе, безнең белән элемтәләрне югалтмыйча эшләве, даруларны эчүе. Әйе, араларында, чирен белгәч, безнең ярдәмнән баш тартучылар да бар. Аларның өйләренә дә барабыз, безне сүгеп, куып чыгаручылар очракларына да тарыйбыз.

– Җәмгыятьтә ВИЧ белән авыручы кешеләргә мөнәсәбәт нинди? Яхшы якка үзгәрдеме? Әллә алардан читләшү күренеше бармы?

– 20 ел элек ВИЧ инфекциясен чумага тиңлиләр иде. Халык арасында аның йогышлы чир икәне сөйләнә иде. Халыкта андый кешеләр белән кул бирешеп күрешергә дә ярамый дигән фикер яшәде. Ә хәзер авырулар теләгән җирендә эшли, кеше курыкмыйча үзенең диагнозын әйтә ала. Республикада өч кеше үзенең чире хакында телевидение аша белдерде. Алар минем гаиләм, балаларым бар, эшлим дип, халыкка сөйли. Без пациентларыбызга һәрвакыт чирегездән оялмагыз, сез җәмгыять өчен зарарлы түгел, дип аңлатабыз.

Azatliq.org

Бәйле