Дәүләт Думасы машина йөртүчеләргә тагын бер штраф уйлап тапкан

РФ Эчке эшләр министрлыгы РФ Дәүләт Думасына автомобиль белән куркыныч идарә иткән өчен административ җаваплыкка тарту турында закон проектын керткән. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр урнаштырылган. 

Федераль закон проекты куркынычсыз юл хәрәкәте турында закон таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйлатуга юнәлтелгән. Ул 16 ноябрьдә РФ Хөкүмәте утырышында тикшерелгән һәм кабул ителгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 30 маенда кабул ителгән карары нигезендә, “куркыныч йөртү”не тыю белән тулыланган иде. Куркыныч йөртү – кеше үлеменә яисә сәламәтлегенә зыян китерүгә, шулай ук матди зыян китерергә мөмкин вәзгыятьләр тудыру. Аларга башка полосага күчкәндә, өстенлекле булган транспорт чарасына юл бирмәү; юлларда хәрәкәт күп булганда, интенсив хәрәкәт вакытында икенче полосага күчү; куркынычсыз дистанция сакламау; яндагы машина белән интервалны сакламау; автомобильне кинәт туктату(юл һәлакәтен кисәтү очрагы керми); башка транспорт чарасына узып китәргә комачаулау керә. Машина белән куркыныч идарә итү юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына үзен ничек тотарга икәнне фаразларга, адекват гамәл кылырга вакыт калдырмый, шуңа һәлакәттән сакланып калып булмаска да мөмкин.

Дәүләт Думасына кертелгән закон проектында куркыныч йөртү өчен 5 мең сум күләмендә штраф каралган .

Татар-информ

Бәйле