һәрбер ятимнең үз өе булачак? Хакмы, ялганмы, белештек

Балигълык яшенә җиткән ятим балаларны торак белән тәэмин итүне дәүләт үз  өстенә ала. Республикабызда әлеге закконның үтәлешенә җитди игътибар бирәләр. Бу көннәрдә әти-әни җылылыгыннан мәхрүм булган  30 егет һәм кызга Түбән Камада яңа фатир ачкычлары бирелде.

Республикабызда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы шактый уңышлы тормышка ашырыла. Быел гына да 311 егет һәм кызны бәхетле итәргә ниятлиләр. Бу максатларга республика бюджетыннан 288 миллион сумнан артык акча бүленгән. Моңа өстәп, 50 миллион сум күләмендә федераль акчалар күчерелгән.

Бер төркем ятимнәр иңде фатир ачкычларын алып, үз куышында уңайлыклар булдыру белән мәшгуль. Бу көннәрдә тагын 30 егет һәм кыз бәхетле мизгелләр кичерде. Моннан соң алар Фикрәт Тәбиев урамындагы 21 санлы яңа күпкатлы йортта  тормыш башлап җибәрәчәк. Аларның һәркайсына 40 квадрат метрлы фатир тапшырылды.

Түбән Камада фатир алган 30 бәхетленең 6сы гына Түбән Камада яшәгән, калганнары республиканың башка районнарыннан. Социаль ипотекада катнашучылар кебек үк ятимнәр дә үз фатирларын үзләре сайлый ала,  быелдан Татарстанның теләсә кайсы почмагында торак алу мөмкинлеге дә тудырылды бит.

— Сез тормышыгызда дулкынландыргыч, әмма бәхетле мизгелләр кичерәсез. Һәркайсыгыз үз фатирына ия булачак. Сезнең хыялларыгыз чынлыкка аша. Йорт Түбән Кама төзүчеләре тарафыннан төзелде, ә алар начар төзи белми, — дип мөрәҗәгать итте яңа фатир ияләренә Түбән Кама районы башлыгының урынбасары Эльвира Долотказина.

Ачкычлар тапшыру тантанасында Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да катнашты. Аның сүзләренчә, программа гамәлдә булган ун елда ике меңгә якын ятим-бала фатирлы ителгән.  Моңа дәүләттән барлыгы 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда тагын бу категориягә караган тагын 318 кешегә торак биреләчәк.

— Ятимнәрне торак белән тәэмин итү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тотыла. Фатирлар бары тик яңа йортларда тапшырыла. Егет-кызлар  аны Татарстанның теләсә-кайсы районыннан сайлый ала, — дип билгеләп узды ул.

Интертат.ру

Бәйле