Ни өчен Исламия Мәхмүтова яшьләрнең театрда елавын тели? [видео]

Казанның Тинчурин театрында 26 ноябрь сезонның беренче премьерасы – Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы тәкъдим ителде. Спектальне язучының 2018 елда булачак юбилее алдыннан куярга карар кылганнар. Әсәрне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйды.

Вакыйгалар күл буенда урнашкан картлар йортында бара. Монда яшәүчеләрнең кайсы гаиләләрен сугыш вактында югалткан, кайсы балалары йортында “артык кашыкка” әйләнгән. Яшь актриса Лилия Камалиева әйтүенчә, спектакль кешегә иң кирәкле темаларга кагыла. Ул, әлбәттә, мәхәббәт һәм әти-әнигә карата мөнәсәбәт.

Чыннан да, спектакль бик күп проблемаларны колачлый. Гаиләнең, балаларның хәзерге буын өчен кыйммәте бармы? Ата-ананы картлар йортына тапшыру гадәти хәлгә әйләнә түгелме? Гомумән, яшьләрдә олылырга карата хөрмәт хисе калдымы? Спектакль барышында тамашачы шушы сорауларга җавап табарга тырыша.

Күтәрелгән проблемалардын тыш премьера тагын бер ягы белән кызыклы, чөнки бер сәхнәдә берьюлы ике дебют. Ирекле мөнәсәбәтләр теләүче, икейөзле Рәсим ролендәге Айдар Фәтхрахманов һәм аның булачак хатынын уйнаучы Лилия Камалиева Тинчурин театры сәхнәсендә беренче тапкыр. Гаилә төзү, балалар тәрбияләү темасы нәкъ менә аларның мөнәсәбәтләре аша чагыла.

Төп рольдә Исламия Мәхмүтова үзе. “Халыкчан, тамашачыга аңлашыла торган матур әсәр. 34 ел элек язылса да, анда бүгенге көн сурәтләнә: авыллар бетә, мәктәптә укырга балалар калмый. Мәгънәле спектакль”-, дип бәяли мелодраманы Исламия апа.

Балалары исән була торып та, картлар йортында яшәүче Рәшидә әби ролен башкара артистка. Үзе әйтүенчә, бу роль аңа җиңел бирелмәгән. “Хәзер бит инде яшь тә бара, өстәвенә Аяз абыйның теле дә икенчерәк, ул фәлсәфи итеп яза”, — ди халык артисткасы. Аның балалары өчен җанын да кызганмаган, әмма алар тарафыннан ташлап кителгән ана образы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Исламия апа спектакльне яшьләргә күрсәтергә кирәк дип саный. “Елап утырсыннар, спектакльдән ата-ананы шундый хәлгә калдырырырга ярамый дигән уй белән китсеннәр иде”-,дип тели ул.

 

[Tatar today, Раилә Вәлиуллина, Рамил Вәлиев видеосы]

Бәйле