Тереләй янып үлгән Дамирның әнисе: «Үлемен сизенде ул, капкадан чыккач, озак кына өйгә карап торды…» [булган хәл]

Кешенең җаны өзгәләнеп елавын күрү бик авыр. Шуңа күрә мәет чыккан йорт бусагасыннан атлаганда, «мәрхүмнең якыннарын сорауларым белән елатмасам ярар иде», – дип теләп керергә гадәтләндем. Тик, кызганыч, бу теләкнең беркайчан да кабул булганы юк.

…Бу юлы да шулай булды. Минзәлә районы Усай авылында яшәүче Дания апа Җамалетдинова улы Дамир турында күз яшьләрсез сөйли алмады. 20 яшендә машинада тереләй янып үлгән аның баласы. Тик нәрсә аркасында дигән сорауга әлегә кадәр җавап таба алмый ана.

«МИН ҮЛГӘЧ ТӘ ЕЛАРСЫҢМЫ?»

Апасының туена гармун уйнарга дип килгән егеткә гашыйк була да, бер елдан соң кияүгә дә чыга Дания апа. Озак та үтми, авырга уза, тик көмәне төшә аның. Шуннан соң озак вакытлар йөккә уза алмый тилмерә ул. Ярый әле ире: «Булыр, борчылма», – дип, гел тынычландырып килә үзен. Чынлап та, өч елдан соң ана булу бәхетенә ирешә әңгәмәдәшем. Бик яратып, Дамир дип исем бирә улына. Чем кара чәчле, каратут тәнле малайны аеруча кайнанасы бик ярата. «Минем яраткан кара малаем» дип йөртә ул аны кечкенәдән. Җиде елдан соң яшь гаиләнең бәхетен арттырып, кыз балалары да туа Җамалетдиновларның. Абыйсы Дамир белән кечкенәдән үк бик дус булып үсә алар.

– «Абыем», дип кенә торды. Бик әйбәт иде шул Дамир, аны яратмаска мөмкин түгел иде. Кеше белән аралашучан булгач, иптәшләре күп булды. Ярдәм сорап шалтыраткан кешегә беркайчан да «юк» дип әйтмәде. Кызлар кебек чисталык ярата иде. Шкафтагы киемнәрне төреп куя, табак-савыт җыештыра, бәдрәфкә кадәр чистарта иде инде. Бөтен әйберне үзе эшләде, эштән курыкмады. Җен кебек иде – бер минут тик торганын хәтерләмим. «Әни», – дип тә әйтмәде, «әнием» дип кенә торды ул миңа. Аның белән дус кызлар кебек булдык без. Көтеп алынган балам иде шул…

Дания апа әнә шулай улын бер кат искә алды да, күзенә тулган яшьләрен тыеп тора алмыйча, хәсрәт китергән көн турында сөйләүгә кереште. 20 яше тулгач, Дамирның үз-үзен тотышында сәерлекләр сизә башлый ул. Егет, үзенең бик яшьли гүр иясе булачагын сизенгән кебек, юк-юкта үзенең үләчәген әйтеп куя башлый. Дания апаның 25 ел буе бергә яшәгән кайнанасы, авырып, урын өстенә егылгач та, бу хакта бер сиздереп ала Дамир.

– Бервакыт клубтан кайтты да, әбисенең бүлмәсенә кереп китте. Нишли икән дип барып карадым. Стенага сөялгән дә: «Әби, борчылма, тиздән яныңа киләм мин синең», – ди. Әтисенә чыгып әйттем: «Карале, малаең әллә нәрсә сөйли бит әллә исерекме ул?» – дим. Улымны кочаклап, йокларга яткырдым, сораштырсам да, ни өчен шулай әйткәнен аңлатмады балам. Күңеле сизенгән булгандыр инде… Шушы вакыйгадан соң озак та үтмәде – 1нче февраль көнне әбисе үлде. Бик яраталар иде балалар әбиләрен. Кызым Гүзәлнең елап утырганын күргән дә Дамир: «Сеңлем, мин үлгәч тә шушылай еларсыңмы икән?» – дип куйган. Мәрхүмнәр бакыйлыкка күчкәндә үзләре белән бергә өч җан алып китә диләр. Дөрес сүзләрдер, күрәсең. Кайнанам үлгәч, башта сау-сәламәт үгезебез үлде. Аннары иремнең бер туганы дөньядан китте. Өч айдан соң исә улым Дамир да мәңгелеккә күзен йомды…

КИТКӘНДӘ ОЗАК КАРАП ТОРГАН

2013нче елның 3нче мае… Бу – Дания апа Җамалетдинованың хәтерендә мәңгегә хәсрәт китергән көн булып калыр. Шушы көнгә чаклы, алданрак, улы дуслары белән беренче майны уздырып йөргән булган. Машинасын сатып, яңа машина алырга җыенуы турында да сөйләгән, кыскасы, киләчәккә планнар корып, җир җимертеп яшәгән чагы булган малайның. Бәхете тулы булган аның – 5 ел буе очрашып йөргән кызы да бар, ике як та яшьләрнең тиздән кавышачагын юрап йөргән бит. Тик…

– Беренче майга кайтканда, өстенә яңа киемнәр алган бу. «Әнием, кара әле футболкам матурмы, артына язулар да язылган бит – матур әйеме? Ә менә монысы чалбар… Монысы – каешым», – дип, киемнәрен күрсәтте. Каешының тимеренә кадәр күрсәтеп: «Матурмы, әни?» – дип сорады. «Матур, улым», – дидем. Матур иде, бик матур иде минем улым. Май бәйрәменнән кайткач, икенче көнне дус егетенең машинасын төзәтешергә чыгып китте ул. Эшен бетергәч: «Чаллыга барабыз әле», – диде. Бәйрәм вакытлары бит – яллар. Нишләсен инде яшьләр авылда? «Ярар улым», – дидем. Кәефе бик әйбәт иде, шаярып, көлеп кенә торды ул көнне Дамир. Эңгер-меңгер җиткәч, киенеп, чыгып китте. Ирем белән озата чыктык. «И, улым, чәчләрең бөдрәләнеп тора башлаган икән бит!», – дип, башларыннан сөеп калдым. Капкадан чыкты да, бераз баргач, өйгә таба борылып, озак кына карап торды. Исән килеш әйләнеп кайтмаячагын сизгәндер инде балам…

Дания апа үзе авыл фермасында сыер савучы булып эшли. Шуңа күрә сәгать төнге өчтә торырга гадәтләнгән ул – эшкә барырга кирәк бит. 3нче май иртәсендә торып, улының әле кайтмаганлыгын күргәч тә, сәгать иртәнге дүртенче яртылар тирәсендә шалтыратырга була ул. «Кайтасыңмы әле улым», – дип сорый ана. Телефонның икенче ягында исә: «Хәзер кайтам әнием!», – дигән җавапны ишетеп, тынычланып куя. Тик барыбер ни өчендер йөрәге сыкрап, эче пошып тора ананың.

– Эштән кайтып, ипи басарга тотынган идем, милициядә эшләүче авылдаш килеп керде. «Дамир өйдәме, Дания апа?» – ди. «Юк, кайтмады», – дим. «Аның кичә машина белән йөргәнен күргәннәр», – ди. «Аның машинасы юк бит, сатты бит ул!» – минәйтәм. Улыма шалтыратырга тотындым. Телефоны сүнгән. Әллә берәр әшәкелек эшләде микән, дип, пошаманга калдым. Ә милициядә эшләүче авылдаш капка төбебезгә чыгып утырды да, берни әйтергә кыймыйча, китеп барды. Бераздан, улымны Чаллыга алып киткән иптәшенең әнисе шалтыратты. «Балалар һәлакәткә очраганнар, берсе янган», – ди. Эчем «жу» итте. Минекедер, дип уйладым шунда ук. Ирем трактор белән басуда иде, аны чакыртып кайтардым, үзем елыйм инде! «Елама әле, бәлки безнеке түгелдер, кайсысы янганын әйтмәгәннәр бит әле сиңа», – ди.

«Көтеп алган балам иде», – ди Дания апа улы турында

«Көтеп алган балам иде», – ди Дания апа улы турында

Әйе, әнә шулай дип тынычландыра алар үзләрен. Тик Чаллыга барып җиткәндәрәк, Җамалетдиновларга кайгылы хәбәрне ишеттерәләр: «Янган бала – сезнеке».

Моны ишетеп, Дания апа акылын җуяр дәрәҗәгә җиткән. Моргка да атлап түгел, йөгереп кергән ул. Машина урындыгы белән бергә куптарып алып, кара күмергә әйләнгән бер кешене морг бүлмәсенә кертеп утыртканнар. Итләре, тиресе һәм тәне бөтенләй калмаган аның – кап-кара сөякләр генә… Кайчандыр әнисенә яратып бага торган күзләр урынында да чокырлар гына калган.

– Әнә шундый танымаслык дәрәҗәгә килгән булса да, шунда ук: «Бу бала – минеке», – дидем. Соңыннан сүзләремә дәлил дә табылды. Иртән «матурмы?» дип күрсәтеп киткән каешының тимере исән калган иде… Каршымда торган күмерләнгән сөякләрнең улым булуында шигем калмады. Моргтан ничек чыгып җиткәнемне белмим – аудым. Әзрәк ушыма килгәч, шушы хәсрәтле хәбәрне җиткерү өчен туганнарга шалтырата башладык.

Дания апаның бу үлемгә кагылышлы сораулары шактый булса да, тиз генә җавап таба алмый әле ул. Өстән-өстән генә аңлатуларынча, руль артында Дамирның иптәш малае утырган, яшьләр эчкән булган. Соңрак, югары тизлектә полициядән качып китә башлаганнар. Машина тугыз катлы йорт биеклегендәге юан агачка бәрелгән һәм аңа ут капкан. Дамир, ни сәбәпледер, чыга алмый калган – тереләй янып беткән. Ә менә янында утырган иптәше чыккан. Тик ни өчен Дамирны коткармаган – монысы караңгы…

– Ул көнне иптәшен күрә алмадым улымның. Аягы сынган, дип, больницага алып киткән булганнар. Моргта улымны ничектер тигезләп сузып яткырганнар, кәфенлекләргә чорнап, алып кайтып киттек. «Нишләп чыгалмадың улым, нишләп?» – дип уйладым. Янганын белмәгәндер, белсә, тыныч кына утырган килеш үлмәс иде. Чәбәләнер иде, гәүдәсе дә төп-төз калмаган булыр иде, дим мин. Аннан соң, аның беркайчан да иминлек каешы эләктереп йөргәне булмады машинада. Ә бу көнне каешы да эләктерелгән иде. Сәер үлем булды бу…

ЧӘЧӘКЛӘР СОРАГАН

Дамир белән хушлашу өчен бик күп кеше җыела Җамалетдиновлар өенә. Туган-тумача гына түгел, дуслары да килә егетнең. Дания апа елый да алмый, саташкан кеше кебек әрле-бирле йөренә ул мизгелләрдә. «Ышанмыйм, ышанмыйм», – дип кабатлаганын гына хәтерли. Мулланың: «Бүген күмәсезме?» – дигән соравына исә, «Бүген түгел, бер көн булса да өйдә кунсын балам. Өйдә кунсын», – дип җавап бирә ана.

– Йөргән кызы Казанда укый иде. Улымның үлеме турындагы хәбәрне аңа да әйткәннәр. Елый-елый килеп керде, балам. Кулларында ике роза чәчкәсе. «Менә, Дания апа… Үләр алдыннан минем яныма килеп, саубуллашкан иде. «Хуш, мин үлгәч, каберемә салырга ике роза чәчкәсе алып кайтырсың», – диде. Алып кайттым чәчкәләрен», – дип кочаклап алды. Төне буе Дамирның карточкаларын карап утырдык. Өй тулы кеше булды. Төн буе тегендә-монда йөрдем, нишләгәнемне дә белмәдем, – дип сөйли Дания Җамалетдинова.

Икенче көнне, күмәргә алып киткәндә генә, Дамирның хәзер ишек алдыннан чыгып китәчәген һәм башка беркайчан да әйләнеп кайтмаячагына төшенә ана. Шуңа күрә, баласының мәете салынган машинага куллары белән чат ябышып, «Алып китмәгез, калдырыгыз!» – дип, үрсәләнепләр елый ул.

– Көч-хәл белән кубарып алып, өйгә кертеп салдылар. Аякларымны да тоймый башлаган идем, дус кызларым аларны ышкып-ышкып, көчкә җылытты, – дип елый әңгәмәдәшем.

Дамирны күмәргә бергә һәлакәткә очраган иптәше килми. Тик аның белән очраша әле Дания апа. Җидесен үткәргән көн була ул. «Чыгаралмадык», – дип аңлата анага руль артында булган егет. Мондый гади аңлатуны кабул итә алмыйча, куып чыгара аны Дания апа. «Нишләп үтердең, нишләп чыгаралмадың?» – дигән сораулары гына җавапсыз кала аның. Ә инде ун көннән соң, «иптәш егет»нең үз аякларында йөрүен килеп әйтүчеләр табыла.

– «Сынган аяк шулай тиз ялганамы?» – дигән уй тынгы бирмәде. Әллә күз буяу өчен генә больницага яткырдылар микән ул малайны, дип тә уйладык. Төрле фикерләр килде, ә җавап табу бик авыр иде…

«МИН ИСӘН!»

Шушы хәлләрдән соң, судлар башланып китә. Улының үлемендә гаепле санаса да, «иптәш егет»не төрмәгә утыртуга каршы була ана.

– Ул суд утырышларын гадел булды дип әйтә алмыйм. Сорау алганда, миңа беркем дә сүз бирмәде. Утырыш вакытында чыгыш ясый башлаган идем, казый: «Сиңа сүз бирүче юк бит әле монда, нигә кычкырасың», – диде. «Мин ул мәрхүмнең АНАСЫ!» – минәйтәм. Барыбер сөйләттермәделәр. Иремнең колагы ишетми, ул бик аз сөйләшә, шулай булуга да карамастан, аны гына тыңладылар утырышта. Ахыр чиктә, руль артындагы егетне 3 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә һәм безгә 350 мең сум акча түләргә дигән карар чыгардылар. Башта 3, аннары 10 мең түләп барды да, яртысын түләгәч, югалды. Безгә булган мөнәсәбәт күңелне рәнҗетте. Ул малайның әтисе дә гел кычкырып кына торды безгә: «Нигә гаеплисең минем малайны, бергә булганнар, аның да аягы сынган бит инде», – диде. Ичмасам, алай дип әйтмәсен иде, баласын күмгән ана кешегә…

Дамирның үлеме чиксез хәсрәт кенә түгел, якыннарына өеме белән җавапсыз сораулар да калдырган. Вакыйга шаһитләре булучылардан төпле җавап ала алмагач, Дания апа күрәзәчеләр янына барып караган. «Улым кычкырыплар үлдеме икән?», – дип сораган ул алардан.

– Сезнең малайны кыйнаганнар башта, аннары машинага утыртканнар. Ул әле исән булган», – диделәр. Тик үзенең үлүен белми дә калган балам. Әллә аңын җуйган вакыты булдымы икән? Ул бит безнең төшләребезгә дә: «Үлмәдем мин! Мин исән бит!» – дип керә. Төшемдә генә түгел, бервакыт өнемдә дә күрдем аны. Мин тилермәдем, үз акылымдамын – ышансагыз ышаныгыз, бервакыт бик каты башым авыртып, утырып тора идем, урамда төн – тәрәзәгә карагач, Дамирымны күреп алдым. Бер сүз дәшмичә карап тора. Өстендә яратып кия торган ал төстәге футболкасы. Сагынуым басылсын, дип, үзем дә бик озак карап тордым. Аннары ул юкка чыкты.

Дания апа улын бик сагына, хәзер инде кайтып кермәячәген яхшы аңласа да, төшләренә керүен көтә ул. Бәлки, төшенә кереп, улы 2013нче елның 3нче маенда нәрсәләр булуы турында чын дөресен сөйләр, дип өмет итә…

Безнең гәҗит

Бәйле