Әнисе итәгеннән аерыла алмаган ир белән яшәгәч: «Әниеңә өйлән дип киттем…»[гыйбрәтле хәл]

Булачак ирем белән әле йөрешкәндә үк сизгән идем: әнисе артык кысыла сыман. Кичләрен: “Син кайда әле?”, “Кайтасыңмы әле?”, “Кемнәр белән утырасың?” – дип әллә ничә шалтыратыр иде. Әни кеше буларак үзем хәзер аңлыйм да инде: бала өчен шулай борчыласың инде ул. Машинада йөргәч бигрәк тә кайгыргандыр. Алай-болай салган килеш утырмыймы, артык куып йөрмиме – барысын да уйлагандыр.

Әмма кичтән чыгып киткәндә үк балаңның кайда, кем белән буласын сорыйсың бит инде. Мәктәп яшендәге егет тә түгел, эшли, үзен-үзе генә карап йөрерлек бит. Ничек кенә булмасын, без өйләнешкәч мин аны тынычланыр дип уйлаган идем. Ирем кичләрен чыгып йөрми, кайда булса да барасы булса, бергәләшеп китәбез бит. Әмма кайнанам, элеккеге гадәт буенча малаена көненә кырык биш тапкыр шалтыратып, адым саен аңлатма сорый: кайда, кайчан, кем белән, ни өчен, ничә сум, ераккамы, озаккамы, ник шулай – аңа барысын белеп торырга кирәк. Мин баштарак дәшмәдем. Әмма тора-тора ачу килә бит. Аңа да, иремә дә. Вакыты бармы, юкмы – башта әнисенә отчет биреп бетерә ул, аннан соң гына эшен дәвам итә. Соң, күпме шулай яшәп була инде?!

Кайнанама “малаеңа бертуктаусыз шалтыратма әле” дип әйтә алмыйм бит инде. Шуңа да иремә әйтәм: ник бөтен сорауларына тулы җавап биреп утырасың, мине ничә тапкыр кочаклаганыңа кадәр сорый башлаячак бит бу, дим. Шушы әйбердән кала бүтән проблема булмады да безнең. Бала тугач та берни үзгәрмәде. Бераз гына тавышланышып, үпкәләшеп алабыз – сәгате-минуты белән әнисе барысын да белеп тора. Кай арада шалтыратышып өлгерәләр, шаккаткыч.

Үпкәләшкән чак булдымы, бетте инде, ирем хезмәт хакы алганчы авызын турсайтып йөри-йөри дә, акчасын алгач туп-туры әнисенә алып кайтып бирә. Әллә ничә тапкыр шулай булды. Өйләнсә дә, үсә белмәде, тәки шул балалыгыннан чыкмады ирем. Чыгарга чама юк та аңа, чөнки әнисе һаман борынын-түшен сөртеп тора бит. Икәү генә булганда бер хәл, бала тугач тормыш үзгәрә бит. Мин өйдә, эшләмим. Ирем алып кайтканны көтеп яшибез. Ә ул холык күрсәтә. Кирәк булса, мин ярдәмне әниләрдән дә сорый алам. Булышалар алар миңа. Әмма ирем янда була торып, ник аларны борчырга тиеш әле мин? Эшли бит, безгә – гаиләсенә алып кайтсын, анасына түгел. Шуның аркасында бик күп тавыш чыкты инде, аны хәзер исемә төшереп, телләремне дә әрәм итәсем килми. Тегесе дә малаеның акчасын ала, әйтерсең мин гел юк монда, әйтерсең кечкенә малаебыз юк.

Өч ел шулай нервы туздырып яшәдем дә, әниеңә өйлән дип, китеп бардым. Аның саранлыгы шуның кадәр үзәгемә үтте, бүтән бәйләнәсем килмичә, алиментка да бирмәдем. Яшәсеннәр соң шунда! Бакчага да китмәгән бала белән яңабаштан яши башлау авырлыкларын кичерергә әниләр булышты, бераздан соң үзем дә эшкә чыктым. Малаема 7 яшь тулды инде, бер районда яшәсәк тә, әтисенең аны күрергә теләк белдергәне дә, ярдәм иткәне дә юк. Ә әбисеннән акча артмый. Анысы да ярар иде әле, Аллага шөкер, ач утырганыбыз юк, урамда яшәмибез.

Әмма быел улым авырып китте. Эч авыртуына зарлана бу, ашавы да бик юк. Табиб берничә анализ узарга, УЗИ ясатырга кушты. Билгеле бит инде, сыйфатлырак, тизрәк булсын дисәң, түләүлегә барырга кирәк. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, акчам бөтенләй юк чагым. “Болай да алимент түләми, бүләкләрен бирми”, – дип, баланың атасына шалтыратырга булдым. Казанны әйләнеп кайтырга 4-5 мең сум акча җитә иде миңа. Артыгын сорамадым да. Менә хет ела, хет көл инде: ул миңа: “Акча юк”, – диде. Үзенең дә авыр чаклары имеш. Шуннан анасына шалтыраттым, балам авырый, УЗИга гына акча бир, дим. Ә ул миңа: “Китәсең юк иде”, – ди. Ул чагында үземнең хәл хәл булса да, мин аларның икесен дә кызгандым. Кеше андый булырга тиеш түгел чөнки. Әле ярый үзгәрәсенә өметләнеп түзеп яшәмәгәнмен! Бу ирнең анасы итәгеннән мәңге чыгасы юк. Әмма бала өчен барыбер йөрәк әрни. Әти кеше бер генә бит чөнки, кибеткә барып башкасын сайлап алып булмый.

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле