Курай дискәтүгендә музыка туктый, кешеләр берничә минутка катып кала [видео]

Казанның Luxor төнге клубында һәр чәршәмбе “Курай Мега Данс” татарча дискәтүкләре үтә. Рәдиф Әхмәдиев белән Газинур Фәйзуллин алып баручылар дуэты уйнаткан төрле шаян уеннарга вакытны туктату флешмобы да килеп керә. #mannequinchallenge дип  язылган хештег аша дөньякүләм йолдызларны да күрергә була.

Яңа гына Инстаграммны ду китергән видеолар пәйдә булды. Яңа флешмоб: бию залында булган бар кеше, шулай ук алып баручылар, сәхнәдә чыгыш ясаучылар, хәтта диджей да берничә минутка катып калырга тиеш. Имештер, манекеннар алар. Шул рәвешле дискәтүктә вакыт туктап кала.

Видеолар урнаштырганнан соң, кешеләр бик атктив рәвештә фикер алыша башлаган. Әлбәттә, бу яңалык кешене кызыктыручы тагын бер чара. “Бу күңелле шөкәтсезлектә катнашканыгыз өчен, рәхмәт, дуслар”, “Барысы да шулай төгәл алдан әйтелгәнчә эшләнелгән, ләкин ахырдан гына кызыл күлмәкле кыз селкенде”, “Әфарин, булдырганнар!” дигән моңсу, шаян фикерләрне очраттык.

Мондый флешмоб күптән түгел Русиянең Дәүләт Думасында да үткән иде. Берничә минутка депутатлар тере манекеннарга әйләнделәр.

Tatar Today

Бәйле