Кичә башкалабызның 32 санлы мәктәбендә янгын булды. Уку йортындагы сигнализациянең төтен чыгуга ук «хәбәр салуы» һәм коткаручыларның тиз арада чаралар күрүе аяныч нәтиҗәләрдән саклап калды. Әмма бу хәлгә күз йомып калып булмый, билгеле. Йөзләгән бала гомеренең куркыныч астына куелуында кем гаепле – бу кемнеңдер ялгышлыгымы, әллә җаваплы затларның үз вазыйфаларына салкын каравымы? Intertat.ru хәбәрчесе шул хакта белеште.
Янгын турындагы хәбәр социаль челтәрләр аша яшен тизлеге белән таралды. Ни дисең – мәгълүмати технологияләр заманы бит! Вәзгыятьне чынбарлыктагыдан күпертеп күрсәтергә теләүчеләр дә табылды, билгеле. «Балалар тәрәзәләрдән сикерәләр», «Сәгатьләр буе урамда туңып торалар», «Якын-тирәдә яшәүчеләр, киемнәр алып килегез!» ише мәгълүматлар да таралды.
Янгын турындагы хәбәр коткаручыларга 13.23 сәгатьтә килеп ирешкән. Беренче янгын сүндерүчеләр килгәндә, бина төтен белән капланган була. Ут чыганагы исә беренче каттагы 15 кв.м. мәйданлы бүлмәдә ачыклана.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 300 кеше (шул исәптән 20 укытучы) үз көчләре белән урамга чыккан була, калган 197 кешене (шул исәптән 13 укытучыны) эвакуацияләүне коткаручылар башкара. Икенче каттагы 20 укучыны махсус баскычлар ярдәмендә төшерергә туры килә. 13.28 сәгатьтә янгын таралу куркынычы бетерелә, 13.34 сәгатьтә ачык ут чыганагы юк ителә. Бу коткаручыларның ни дәрәҗәдә оператив, профессиональ эш итүләрен күрсәтә.
Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын техник хезмәткәр бүлмәсендә чыккан. Әлеге эшче сүзләренчә, ул 12.50 сәгатьтә, слесарь остаханәсендә утны кабызып калдырып, эш буенча икенче катка менеп китә. Янгын сигнализациясен ишетүгә беренче катка төшә һәм бүлмәсеннән төтен чыкканын күрә. Шунда ук янгынны сүндерергә керешә.
Янгында ике кеше зарарланган. Берсе – әлеге техник хезмәткәр. Ул ут белән көрәшкәндә кулларын яндыра. Икенчесе – 25 яшьлек укытучы, тәрәзә пыялаларын ватканда, уң кулын яралый.
Әлегә янгын чыгу сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Электр чыбыкларыннан башланган, дигән сүзләр бар. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Андрей Родыгин фикеренчә, бу турыда янгын-техник экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач кына әйтеп булачак.
– Закон тарафыннан янгын-техник экспертизасын үткәрү 3 көннән алып, 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Әмма вакытның озайтылуы да бар. Бер ай да, ике ай да булуы ихтимал, – ди ул.
Мәгълүм булганча, яңа уку елы башланыр алдыннан, ел саен мәктәпләрнең әзерлеге тикшерелә. Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча таләпләрнең үтәлүенә җитди игътибар бирәбез, дип сөйли «Роспотребнадзор» идарәсе белгечләре, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары.
Чыгу урыннарының ачык булуы, электр приборларының төзеклеге һәм янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлеше, спорт җиһазларының тиешенчә беркетелүе, ризык әзерләүдә санитар-гигиеник кагыйдәләрнең үтәлеше, бүлмәләрдә яктылык төшү, парта, өстәл, утыргычларның дөрес сайлануы – мәктәптә балаларга уңайлы һәм имин мохит булдыруда бик мөһим. Сүз бу очракта балалар сәламәтлеге, гомере турында бара. Әмма ачыкланганча, бар мәктәп тә ел саен тикшерелми икән.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, әйтик, быелгы җәйге каникуллар вакытында Казанның 32 санлы мәктәбе тикшерелгәнме-юкмы икәнен төгәл әйтә алмадылар.
– Җәен бу мәктәп тикшерелгән инде. Әмма быелгы җәй булганмы ул, узган җәйме, әйтә алмыйм. Безнең бөтен күзәтчелек чаралары прокуратура санкциясе буенча гына уздырыла. Инспекторлар мәктәпләргә прокуратура белән килешенеп кенә чыгарга хокуклы. Тикшерелгәнме-юкмы икәнен анда беләләр инде, – дип җавап бирде Андрей Родыгин.
Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәтеннән дә, кызганычка, әлеге сорауга җавап ала алмадык.
Хәзерге вакытта мәктәптә янгын чыгу буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан прокуратурасы тикшерүне үз контроленә алган.