Гаеп кемдә? Балалар бакчадан ач кайта башлады….

Солдатлар авызыннан бер мәзәк: «Беренчегә щи: су белән кәбестә. Икенчегә – рагу: сусыз кәбестә. Десертка – компот: кәбестәсез су». Бу мәзәкне юкка гына искә төшермәдек. Армиядәге солдатларны гына түгел, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне дә хәзер әнә шулай кәбестә режимына күчергәннәр. Тик, аларга аны су белән генә түгел, сөт белән дә бирәләр!

АШХАНӘ «РЕВОЛЮЦИЯСЕ»

Казан шәһәренең 333нче «Теремок» бакчасында тәрбияләнүче Чулпан, өенә кайткач, өске киемнәрен дә салып тормыйча, туры аш бүлмәсенә атылып керде.

– Әни, ашыйсым килә!

– Менә, үзегез дә күрдегез. – Ә монысы аның әнисе Альбина Җаббарова. Ул кызының бакчадан һәрвакыт диярлек ач кайтуы турында зарланып сөйли. – Көн саен шушы хәл. Мин генә түгел, күп ата-аналар канәгать түгел моннан! Инде ике ел буе шушы хәл дәвам итә… Безнең балалар бакчада ач йөри! Әңгәмәдәшем, үзе әйтмешли, «ике ел элек булган рәхәт вакытлар»ны исенә алды. Ул чорда бакчадан кайткан кызына аш түгел, чәй дә эчерә алмаган ул. Баланың тамагы тук булган чөнки. Ә ике ел элек бакчада бирелгән ризыкларның тәмсезлеге турындагы беренче зарларны ишетә башлый ана кеше.

– Көн саен кызым белән минем арада менә мондый сөйләшү уза: «Нәрсәләр ашадың?» «Төшке ашка кадәр аш ашадым, аннары соң бернәрсә дә ашамадым». «Ә нәрсәләр биргәннәр иде?» «Бәрәңге, «невкусный» кәбестә. Аннары әллә нинди ит куйганнар иде, мин аны ашамадым», – ди. Әнә шулай итеп көне буе бер аш белән тора бала. Башка ата-аналар да, ризыклар «тәмсез» булганга, балалар берни ашамый кайта, дип зарлана. Элек мондый проблема юк иде бит, нәрсә булды икән, дип тикшерә башладык. Бакчага ризыкны Казандагы азык-төлек һәм социаль туклану департаментыннан китерә башлаганнарын белдек.

Укучыларыбызга аңлаешлырак булсын өчен, аңлатыйк. Азык-төлек департаменты Казанда, шәһәр мэры Илсур Метшин инициативасы белән, 2006нчы елда оештырылган иде. Казандагы гына түгел, аңа якын урнашкан башка районнардагы бакчаларны, мәктәпләрне, больницаларны менюлар һәм азык-төлек белән тәэмин итеп тора ул. Аның төп максаты – балаларның сәламәтлеген ныгыту, дөрес тукландыру. Ягъни, департамент нинди меню төзеп җибәргән – балаларга бары тик шундагы ризыкларны гына ашатырга ярый. Моннан нәрсә килеп чыкты соң? Моңа кадәр бакчада тәлинкәсе белән бәрәңге боламыгы һәм сосиска ашап өйрәнгән балаларны, дөрес тукландыру максатыннан, күбрәк яшелчәләргә күчерделәр. Майда кыздырылган әйберләр бетте диярлек, тозны да үлчәп кенә сала башладылар, кыскасы, департаментның балаларны дөрес тукландыруы – бакча ашханәсендә чын революция тудырды. Кемнең инде, мәсәлән, сосиска урынына, парда пешкән тозсыз кәтлит ашыйсы килсен? Бу хакта Альбина Җаббарова да ачыктан-ачык сөйли:

– Бөтенләй балалар ашамый торган әйберләр куйган департамент үз менюсына. Һәрберсен санап күрсәтә алам: эремчектән «запеканка» – ашалмый. Көн саен диярлек томалап пешергән кәбестә бирәләр. Аны олы кешеләрнең дә күбесе өнәп бетерми бит әле. Минем кызым да кәбестәле тәлинкәсен, күрүгә, этеп кенә куя. Балык бирәләр. Анысы сәламәтлек өчен файдалыдыр, тик бала аны яратмый. «Исләре тәмле түгел, шуңа ашамадым», – дип әйтә ул. Көне буе бакчада ашказаннарына ризык керми, шуңа күрә, өйгә кайткач, күрмәгәндәй ашыйлар да, аннан соң эчләре авырта. Нишләтергә белгән юк. Бер минем генә бала түгел бит – бөтен ата-ана шулай дип зарлана…

Альбина Җаббарова бакчада балаларга ашатылучы ризыкларның тәмнәре буенча үзе белгән кадәр мәгълүмат бирде: тозы аз, мае юк, бераз гына шикәр өстәлгән. «Кыскасы, балалар, исен иснәүгә үк, аппетитын югалтырдай итеп пешерелгән», – дип, өстәп куйды әңгәмәдәшем.

– Балаларның сәламәтлеге бик юк бит хәзер: аллергиклар да, шикәр авыруыннан интегүчеләр дә бар, аларга да уңайлы булсын өчен дип төзелгән менюдыр инде бу, күрәсең…

Чулпан бакчадан кайтуга ашарга утырды

Чулпан бакчадан кайтуга ашарга утырды

ЧИЛӘККӘ ЭШЛИЛӘР

Департамент эшчәнлегеннән (дөресрәге, алар төзеп җибәргән менюдан) канәгать булмаучылар һәм балаларның ач йөрүеннән зарланучылар калада гына түгел, салада да бар. Чагыштырмача ризыкка талымсыз дип саналган авыл балалары өчен дә департамент ризыгы ашый алмаслык, диләр. Ата-аналар һәм балалар – бер хәл, бакча мөдирләре үзләре дә нишләргә белми баш вата: департамент «катыша» башлаганнан бирле чиләккә эшлибез, дип уфтана алар. Аңлагансыздыр. Бөтен әзерләнгән ризык калдыкка китә. Чөнки аны ашаучы юк.

Арча районының бер авылындагы бакча мөдире, исемен газетада күрсәтмәү шарты белән, безгә үзен борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык сөйләргә риза булды.

– Алдан ук шуны әйтеп куясым килә: департаменттан кайтарылган азык-төлеккә бернинди дәгъвам юк. Куллану вакытлары да чыкмаган, сыйфатлы да алар. Тик менә менюсы аптырашка калдыра торган инде. Беренчедән, ул тиешенчә эшләнеп бетмәгән кебек. Әйтик, «өй булочкасы» дип аталган камыр ризыгы бар. Әгәр дә без моны департаменттан кайтарылган рецепт белән пешерәбез икән, ул 25 грамм авырлыкта гына килеп чыгачак. Ә без 50 граммлысын чыгарырга тиеш. Килеп чыкмагач, нишләтик инде? Ингредиентлар җитешле түгел бит, димәк. Алар кушканны бозып, «булочка»ны камырына сөт яки су кушып пешерәбез. Бер без генә түгел, башка бакчаларда да шулай үзләренчә пешерәләр, чөнки безгә бит ризыкның авырлыгын туры китерергә кирәк! – ди әңгәмәдәшем.

Сөйләшү барышында сүз кайнар ризыкларга җитте. Балаларга ашата торган ризыкларның берсе «ярмалы сөтле аш» дип атала. Аны пешерергә мине дә өйрәтте авыл бакчасы мөдире. 140 грамм сөт, 50 грамм су һәм төгәл 11 грамм (ике чәй кашыгы дигән сүз) дөге алабыз. Бу ашка суган да, бәрәңге дә, хәтта тоз да кушарга ярамый! Барысын да департамент кушканча әзерләп чыга алсагыз, пешеп чыккан ашка карап, «биш алты дөгенең сөтле тәлинкәдә йөзүе» дигән драма карарга мөмкин булачак. Карау гына бер хәл – ашарга да кирәк!

– Әле җитмәсә, шушыны безгә тозсыз итеп пешерергә кушалар. Аны балалар тоз салып пешерсәң дә юньләп ашамый әле! Шуңа күрә, үзебез сатып алып, тоз өстибез, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Тагын бер мәсьәлә бар: авыл баласының сөт ризыгына әллә ни исе китми. Өендә катыгы да, эремчеге дә, сөте дә җитәрлек. Шуңа да карамастан, авыл бакчасы мөдире әйтүенчә, департамент балаларга кефир, ряженка кебек сөт ризыкларын чамадан тыш күп бирдерә икән.

– Чәйнең күләмен азайтып, сөт эшләнмәләре тутырганнар. Санпиндагы нормалар буенча, бала 12 сәгатькә 450 грамм сөт ризыгы кулланырга тиеш, имеш. Чамадан тыш күп бит бу! Барыбер эчми алар ул кефирны, барыбер чиләккә түгәбез. Баланың эченә кермәгәч, ул норма барыбер үтәлми дигән сүз бит инде. Аннан соң көндезгегә гел кәбестә дә кишер. Түгәбез – чиләкләр тулы килеш кайтып китә… Инде бу сөт белән яшелчә нормасын үтәтү өчен нәрсә генә уйлап тапмаганнар! Кабаклы манный боткасына кадәр пешерергә кушылган. Ярый ла, әлегә кабак кайтарганнары юк, югыйсә аны менә шулай боткага салып пешерәсе булыр иде…

ЭХ, КӘБЕСТӘ, КӘБЕСТӘ…

Югарыда телгә алынган бакча мөдире бу аңлашылмый торган сәер меню белән быелның сентябреннән эшли башлаган. Инде ике ай вакыт үтсә дә, бакчага йөрүчеләрне мондый ризыкка күнектереп булмый, дип аңлата ул. Аның фикерен Арчаның үзендәге 4нче балалар бакчасы мөдире Гөлсинә Шамил кызы Гибадуллина да куәтли. Алар департамент белән чак кына иртәрәк – июль аеннан алып эшли башлаган. «Әйе, менюдагы кайбер ризыкларны балаларга ашату мөмкин түгел. Тик бер чыгу юлы бар: департамент белән сөйләшеп эшләгән очракта, бу менюга аз гына булса да төзәтүләр кертергә мөмкин икән әле», – дип аңлатты миңа мөдир. Беренче мәртәбә кулына департамент менюсы килеп эләккәч, нинди хисләр кичергәнен яхшы хәтерли ул. Бу бакчада тәрбияләнүчеләр «кәбестәле… сөтле аш» дигән ризык ашарга тиеш булып чыккан.

– Ә калган ашлар барысы да суда пешерелә торган, вегетарианнарча иде. Суда пешкән рассольник, мәсәлән. Пешердек тә, моны ничек ашарга мөмкин инде, дип, департаменттагыларның үзләренә күрсәттек. Алар безнең белән килештеләр һәм менюдагы мондый ашлар алыштырылды. Элек без балаларны өйдәгечә ашатырга тырыша идек. Әгәр сосиска бирергә уйласак, аны макарон белән, токмачлы аш булса – өреле шулпада: бала ашасын гына! Хәзер без андый авыл итеннән пешерелгән ашлар бирмибез инде. Бөтенләй башкача. Менюны беренче мәртәбә күргәч, нишләргә дә белмәдем. Шуның кадәр күп яшелчә һәм сөт эшләнмәләре! Санпин буенча шуның кадәр тиеш ул, анысы шулай. Тик менә безнең балалар мондый ризык ашарга өйрәтелгән идеме соң? Ризыкларны элек кыздыра идек, хәзер бөтен нәрсә парда пешкән – бу да балалар өчен артык кискен үзгәреш булды. Минем департаментны яманлыйсым килми – бу ике башлы таяк кебек. Балаларны үзебез дә дөрес ашатабыз дип, йөз процент ышанып әйтеп булмый бит. Төптән уйлап караганда, аларга бернинди куркыныч әйбер дә ашатылмый, киресенчә, файдалы да әле. Тик алар күнекмәгән, шул гына…

Департаменттан җибәрелә торган меню белән әнә шулай бер кат танышып чыкканнан соң, ата-аналарның ни өчен «кәбестә дә кәбестә» дип зарланулары аңлашылды…

Департаменттагы җитәкче Алла Агапова балаларны кечкенәдән яшелчәгә өйрәтү яклы

Департаменттагы җитәкче Алла Агапова балаларны кечкенәдән яшелчәгә өйрәтү яклы

Барлык зарларны да бергә туплаганнан соң, бәддога укыган ата-аналарны тынычландыру, аларның сорауларына җавап табу максаты белән, Департаменттагы тукландыруны оештыру буенча җитәкче урынбасары Алла Агапова белән сөйләштек. Мондый зарларны 10 ел эшчәнлек итү барышында шактый ишеткән икән инде ул. Шуңа күрә, сөттә йөзеп йөргән дөгеле аш турында сөйләгәч, ачуы килүен яшермәде:

– Күпме дөге салганнар – шуның кадәр йөзәр инде! Нинди ахмак әйбер сөйләгәннәр сезгә? Без бит менюны күктән алып кына төземибез. Безнең һәр адымны күзәтеп торучы Роспотребнадзор бар!

– Ата-аналар кәбестәнең күплегеннән зарлана…

– Күп дигәнегез күпме була соң ул? Үсә торган организмга күпме кирәк – кәбестәне менюга шуның кадәр күләмдә керттек. Ә менә балаларның аны ашамавы – икенче мәсьәлә. Бәлки, алар башка төрлесен, кыйммәтлерәген, әйтик чәчәкле кәбестәне яки пекин кәбестәсен алсак, анысын ашарлар иде, тик гафу итегез, департаментның аның кадәр акчасы юк. Акыллы ата-ана беркайчан да яшелчә ашатканга сүз әйтмәс! Әйтерсең лә, өйләрендә балаларына кишер кырып бирәләр инде… Балалар бакчасында гына тиешле күләмдә яшелчә ашый балалар. Ә өйләрендә кыздырылган тавык та, пилмән ашаталар.

Җитәкчедән менюны кемнәр төзүе турында сораштырдым. Департаментның технологлары барысы бергә җыелышып эшли икән. Төп ике документка таяналар – СанПиНга һәм рецептуралар җыентыгына. Тик кызганыч, менюдагы ризыклар пешкәч тәмлеме, юкмы, дип, тикшереп караучы дегустаторлар юк икән.

– Тәмлеме, тәмсезме дип фикер йөртү – ул бик бәхәсле әйбер. Менә кемнәргәдер кишер боламыгы ошамый, шуннан соң менюдан алып аткан идек, икенче ата-аналар кире куярга куштылар. Шулай булгач… Ата-аналар, балам балык ашамый, дип зарлана. Ашарга күндерсен! «Аны ашарга кирәк, зур үсәсең», – дисен. Үсеп килүче организмга балык атнасына өч мәртәбә керергә тиеш. Мин нишләтим аны, – ди Алла Константиновна.

Җитәкче белән сөйләшкәндә кабаклы манный боткасы һәм кәбестәле сөтле аш турында да сорамый булдыралмадым.

– Ә моның нинди начарлыгы бар? Ярар, кабакны ошатмасыннар, ди. Кабак – ул яшелчә бит инде. Балаларга бәрәңгене күп ашатырга ярамый, гел кәбестә белән кишер биреп булмый, шуңа кабак та кушкан идек. Ә мин аны кая куштырыйм? Ашка салып булмый, гуляшка да… Боткага салдырдык инде… Безнең экзотик яшелчәләр алырга акчабыз юк, нишләтик!

Алла Агапова балаларны кечкенәдән яшелчәгә өйрәтеп үстерү яклы. Баласының киләчәктә департамент төзегән меню буенча тукланасын белсә, теләсә кайсы ата-ана шулай эшләгән булыр иде. Тик белмәгән шул. Ә кәбестә ашап өйрәнмәгән балалар бакчадан ач кайта. Кичләрен берөзлексез ашыйлар да, ятып йоклыйлар. Шулай булгач, дөрес туклану дигәннәре чынлап та дөрес буламы соң?

Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий