Казанда кар аз булса да шугалаклар, чаңгы шуу урыннары ачыла, кайсылары сезгә якын?

– Торак-коммуналь оешмалар кар яуганны яратып бетерми. Ләкин кар яусын, карсыз чана да, чаңгы да шуып булмый бит инде. Казанлыларның күбесе диванда кырын ятуга караганда, спортны, актив ялны сайлый, – диде Илсур Метшин.

Башкалада кышкы чорда 19 шугалак, 78 хоккей тартмасы һәм сигез урында чаңгы базасы эшләячәк. Ике көннең берендә яңгыр явып, планнарны үзгәртеп бетермәсә инде, әлбәттә. Шугалакларда прокат бүлекләре дә булачак, өч мең пар тимераяк хәстәрләнгән. «Тасма», «Локомотив», «Мотор» стадионнарында, Чирәмдәге хоккей үзәгендә, Имәнлек урамында, Кремль яр буенда ачык һавада шугалак­лар ясала. Яңгыр яуса да, күңелегезне төшермәгез, «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарындагы ясалма боз эремәячәк. «Казан-­Арена» футбол стадионы шугалакны быел үзләре оештыра, әмма территориягә керү түләүле булачак.

– «Татспиртпром» берләшмәсе «Казан» халыкара ат спорты ипподромында (Альберт Камалиев проспекты) «Хан күле» исемендә зур шугалак ясаячак. Монысы бушлай. Биредә прокат та эшләячәк, – дип юатты шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

Чаңгы яратучылар өчен Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, Нагорный бистәсендәге Каенлыкта, Юдино һәм Чебакса бистәләрендә яктыртулы махсус трассалар сузылган. Аккош күлендәге чаңгы трассасы өч чакрым озынлыкны тәшкил итәчәк.

– Горки-Әмәт урманын парк сыйфатында төзекләндерү проекты кысаларында, шушы урманда ел ахырына кадәр яңа чаңгы базасы ачылачак. Прокат, кафе, киенү бүлмәләре эшләячәк, – дип хәбәр итте Светлана Вострикова. – тау чаңгысында, снегоходларда, сноубордларда һәм тюбингларда шуарга һәвәсләрне «Свияжские холмы» курорт-шәһәрчеге, Нагорный бистәсендәге, Тирән күлдәге, Имәнлек һәм Бертуган Касыймовлар урамнарындагы трассалар һәм алардагы прокатлар көтә.

Мәктәпләр янында 78 хоккей тартмасында боз катырыла. Үсмерләр хоккей клублары күнегүләр үткәргәннән соң, әлеге шугалаклардан казанлылар бушлай файдалана ала.
Спортның кышкы төрләре программасында киләсе елның гыйнвар-февраль айларында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы үткәреләчәк.

– Казан чаңгы марафоны уздырыла башлауга 50 ел тулды. Халыкара статус алган Казан чаңгы марафоны 4 февральдә «Локомотив» стадионында булачак. Җиңүчеләргә бүләкләр фонды – бер миллион сум, – диде Светлана Вострикова.

«Россия чаңгы юллары» спорт чарасы 11 февральгә билгеләнгән. Әлеге спорт бәйрәмендә ел саен 20 меңнән артык кеше катнаша. Төп старт «Локомотив» стадионында биреләчәк. Светлана Вострикова әйтүенчә, казанлыларга уңайлырак булсын өчен, 11 февральдә «Россия чаңгы юллары» спорт чарасы Казанның һәр районында да оештырылачак.

Сүз уңаеннан: 2 декабрь 17:00дә Казан Кирмәне яр буенда шугалак ачыла.

Шәһри Казан

Бәйле