Казан үзәгендәге Мәрҗәни мәчете янында агач йорт янып кеше үлә [видео]

2 декабрь Казанның Иске Татар бистәсендә янгын чыккан. Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге шул янгында бер ир-атның үлүе турында хәбәр итә.

Янгын Мәрҗәни урамы, 16 йортта булган. Кешеләр аның иртәнге 8дә чыгуы турында әйткән. Ут кунакханә урнашкан икенче каттагы 15 квадрат метр мәйданны биләгән. Янгынны сүндергәч, анда 28 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапканнар. Хәзерге вакытта янгын чыккан сәбәпләрне ачыклау эшләре бара.

Tatar Today

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий