Быелның 7 феврале Казанның Петровский бистәсендә яшәүче Рәбига ханым Зарипова гаиләсенә шомлы хәбәр алып килде. Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов көпә-көндез югалды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән юлдашы шәех Нәҗметдин белән, якты күздә Казанга кайтып җитәргә дип, Мордовия башкаласы Саранскидан юлга чыкканнар.
Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазы укырга кергәннән соң, аларны башка күргән, ишеткән, белгән кеше юк. Криминаль хәлләрдә шаһитлар булганда да, дөреслеккә чыгу җиңел бирелми. Ә монда, ичмасам, бер генә шаһит та юк.
Әлеге хәбәр социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә шул ук көнне таралды. Югалучыларны эзләү эшенә дә тиз керештеләр: “Мәрҗани” мәчетендә эзләү штабы оештырылды, үз чиратында полиция хезмәткәрләре дә эшкә алынды. Сөләйман хәзрәтнең хатыны Рәбига ханым һәм аның балалары ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итмәделәр, хат һәм видеоязма белән Русия Президенты В.Путинга кадәр барып җиттеләр. Ул көннәрдән соң 9,5 ай үтте. Ә югалучыларның әле дә булса эзе табылганы юк, билгесезлек хөкем сөрә. Газета укучыларыбыз алар язмышы белән кызыксынып, бу хакта сорап шалтыраталар. Шул уңайдан Рәбига ханым белән элемтәгә чыктык. Телефонны башта Сөләйман хәзрәтнең кызы Зөлфия алды.
— Зөлфия, зур борчуыгызны уртаклашабыз. Сөләйман хәзрәт һәм шәех Нәҗметдиннең югалуы буенча ачылган җинаять эше дәвам итәме? Сез тикшерү нәтиҗәләреннән хәбәрдармы?
— Без берни белмибез. Тикшерү комитетыннан, әтинең югалуы мәсьәләсендә ачылган җинаять туктатылды, дигән хат килде. Аннан аңлашылганча, эшне дәвам итү өчен югалуда гаепләрлек кеше юк. Сүз курчак турында барамыни?!
— Русия Президентына юллаган видео мөрәҗәгать һәм хатка җавап алдыгызмы?
— Әйе, алдык. Анда: “Бу мәсьәләдә эш Татарстан тикшерү комитетына йөкләнде”, дип язылган.
Телефонны Рәбига ханым алды.
— Рәбига ханым, Сөләйман хәзрәт соңгы тапкыр сезнең белән кайчан элемтәгә чыккан иде?
— 7 февральдә: “Сәгать 10 нарда юлга чыгабыз. Догада торыгыз”, дип шалтыратты. Башта урман аша үтеп кайтасы булгач, шуңа элемтә юктыр, дип уйладым. Сәгать 3, аннан 4, 5 тулды. Күңелгә шик йөгерде. Элемтәгә бөтенләй чыкмый башлагач, ул җирлектә берәр юл фаҗигасе булмаганмы, дип белештек. Соңыннан югалуы мәгълүм булды. Һаман көтәбез. Бернинди хәбәр юк, инде кемнән ярдәм сорарга да белмибез. Безне приставларга чакырттылар, кан басымым күтәрелү, авыру сәбәпле бара алмадым. Кызым барган иде, кәефе төшеп кайтты. Анда барсаң да, җылы караш юк. Безгә бик авыр.
— Шәех Нәҗметдин гаиләсе белән элемтәдә торасызмы?
— Әйе, аның хатыны бик авыр хәлдә. Бүген психологка барды. Нәҗметдин соңлап, 42 яшендә генә өйләнгән. Хатыны 40 яшьләрдә, ярдәмгә мохтаҗ өч баласы бар. Ул: “Иремне табыгыз”, дип гел абыема шалтырата.
— Машинадагы бармак эзләрен экспертизага алганнардыр. Алар аша да берни дә билгеле булмадымы?
— Экспертизага алдылар, тик алар аша да бернәрсә ачыкланмады. Полиция һәм ФСБ ягыннан да бернинди шик юк, диделәр. Шунысы гаҗәп, шикләнер сәбәп тә, кеше дә юк.
— Сөләйман хәзрәтнең төшегезгә кергәне бармы? Төшлекләр салмадыгызмы?
— Төшлек салганым юк, чөнки бер минутка да уемнан чыкмый. 3 тапкыр төшемә керде, һаман исән дип күрәм. Сөләйман кайткан, имеш. Чынлапмы, дим. Әйе, чынлап, бәгърем, ди. Ышанмыйча, кулларыннан чеметеп карыйм. Ул миңа шулай гел бәгърем дип дәшә иде. Ябыккансың, дим. Барысы да әйбәт, мине анда яхшы ашаттылар, ди. Ул шундый сабыр, күркәм холыклы, тәрбияле кеше бит. Төшләремдә ул безне очрашуга өметләндерә, кабат күрешүгә ышанып яшибез. Ничә ел кирәк булса, шулкадәр көтәбез, исән-имин кайтсын гына. 36 ел бергә матур яшәдек. Ул балаларга яхшы ата булды. Бу югалуны балалар да бик авыр кичерә. Иртә торсам, кич ятсам, белгән догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорыйм. Безнең хәлебезне аңлаган күп кеше дә аны догадан ташламый. Ирем дини гыйлем бирде, тәрбияви вәгазьләр сөйләде, аның беркемгә бернинди начарлык эшләгәне булмады. Гаебе бар икән, әйтсеннәр иде. Ник шулай гаилә, бер гаебе булмаган балалар язмышы белән уйнарга!?
— Мәрхүмә Рәшидә абыстай да кияве өчен борчылды…
— Вафат буласы көнне әнием утырган җиреннән авып китте дә, ашыгыч ярдәм чакырттык. Уколлар кадагач, утырып сөйләшә башлады. Барыбызның да игътибарында булсын дип, урынын уртагарак күчердек. Үләренә 2-3 сәгать кала, һәрберебезне сораганнан соң, ирем Сөләйманның исемен ишеткәч: “Әллә кайттымы?” дип җанланып, җитдиләнеп кычкырып җибәрде. Аннан: “Кайта ул”, дип безне тынычландырды. Әнием бөтен кияүләрен дә яратты. Сөләйманны, үзен тәрбия кылган кияве Ән¬вәрне аеруча якын итә иде, үлем түшәгендә ятканда да иремне уеннан чыгармады. Сөләйман үзе дә әниемне көйләп кенә тора иде… Улыбыз Абдулкәримнең армиядән кайтуын сөенеп көтеп алдык. Ул 22 гыйнварда кайтты, Сөләйман 7 февральдә югалды. Әтисе белән ничә көн генә аралашып калды. 9 айдан артык көтәбез. Әйтүе генә җиңел. Балаларны уйлап та йөрәк әрни. Иремнең югалуына сәбәпче кешеләр башкалардан курыкмаса, Аллаһтан курыксыннар иде. Кылган начарлык үзеңә әйләнеп кайта бит ул. Ник шуны аңламыйлар икән?
Тикшерү, эзләүләрнең нәтиҗәсез булуы бик кызганыч. Бу мәсьәләдә эшнең тукталуы да күңелне борчый. Энергиясе, яшәү дәрте ташып торган ир уртасы яшендәге әзмәвердәй гәүдәле Сөләйман хәзрәтнең бер мизгелдә югалуы башкаларны да бу тормышта уяу булырга кирәклек хакында кисәтә.
Бу дөньяда әллә нинди могҗизалар булып тора. Әлегә табылмаган, димәк, соңгы нокта куелмаган. Күңелләр көтә, өметләр өзелмәгән. Әлегә Рәбига ханым Зарипованың гаиләсенә, балалары, оныкларына Аллаһ сабырлык бирсен дә, гаилә башлыгы табылып, хәерле очрашулар насыйп булсын, дияргә кала.