«Кышкы төн» салаты рецепты

Кирәк булачак:

5 йомырка,

200 г тавык ите,

200 г гөмбә,

100-150 г сыр,

укроп-петрушка,

йогурт яки майонез.

Әзерләү тәртибе:

Йомырканың агын сарысыннан аерырга, вак угыч аша чыгарырга. Сырны шулай ук угыч аша чыгарабыз, калган ингредиентларны вак итеп турыйбыз.

Салат катлам-катлам ясала: ит, гөмбә, йогурт, йомырка агы, йогурт, сыр, йогурт, йомырка сарысы, укроп-петрушка.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий