- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Әлмәт районында ике кеше үлеменә китергән һәлакәт булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.
Әлмәт – Азнакай трассасының 12 чакрымындагы һәлакәт турындагы хәбәр 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына 11.15тә алынган. «Фольксваген Поло» һәм 13нче модель “Лада” бәрелешү нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобильне йөртүче 35 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек пассажир үлгән. Чит ил машинасын йөртүче 26 яшьлек егет күкрәк читлеге җәрәхәтләнеп хастаханәгә озатылган.
–
–