Илназ Баһ-Гүзәл, Алсу-Азат дуэтлары балалары белән рестораннарда җырлап йөри [видео]

Эстраданың танылган җырчылары  Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Алсу – Азат Фазлыевлар дуэты сәхнәдә генә түгел, рестораннарда да җырлый. Җырчыларга аларның балалары да кушыла.

http://www.instagram.com/p/BNgdpwADH0U/?taken-by=tamada_chulpantv

Инстаграмда шундый видеоларны мәҗлесләрне алып баручы, тамада Чулпан Гарипова урнаштырган. “Туган авылым” ресторанында “Идел” журналы үткәргән бәйрәмдә йолдызларның гаиләләре белән чыгыш ясауларына сөенеп: “Матур гаилә, супер гаилә”,-дип язган.

http://www.instagram.com/p/BNgcVLMDLVJ/?taken-by=tamada_chulpantv

Видеоларның астында калган язулар да бик позитив рухта: “Матур йолдызлар һәм аларның йолдызчыклары! Яратабыз сезне! Тормышыгыз, иҗатыгыз бәхетле, озын гомерле булсын ! Без тамашачыны яңадан-яңа һәм матур җырлар белән сөендереп торыгыз”, “Ой, нинди молодецлар бу кечкенә блондинчиклар! Бәхетле, сау-сәламәт булыгыз! Бигрәк матур җырлыйсыз, тавышыгыз гөрләп тора! Уңышлар сезгә!”- дип язганнар.

Tatar Today

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий