«Ирем “Тройной”ны эчеп, мине ике бала белән ялгыз калдырды…» [гыйбрәтле хәл]

Мин иремнән калганда яшь кенә идем. Яңа гына 30ым тулып узган иде, ике балабызның үсеп килгән чоры, мәктәптә укыйлар. Туры юлдан, бер көйгә генә яшәп килгән тормышыбызны илдәге үзгәртеп корулар нык бозды. Ил генә түгел, гаиләбез таркалды ул чакны. Чөнки эшсезлек китте бит ул елларда.

Бер минеке генә түгел, әллә никадәр ирләр югалып калды. Хезмәт хакына бирелгән аракыны сатарга да җитешми кала идем, эчеп бетерә. Аннары аракысы да бетте. Эчүгә ияләшкән кеше чебен агуын да, бәрәңге кортыныкын да болгатып эчте инде, берни калмады. Аны эчкән кеше берничек тә үз акылында була алмый инде. Минеке дә киредән кеше рәтенә кайта алмады. Авылга анасына кайткан чакта, мунча артында таптылар үзен. Янында гына берничә “Секунда”, “Тройной”лар аунап яткан. Ирләргә генә тормыш җиңмәслек авыр бит, безгә нык җиңел. Бик нәфрәтләндем ул чакта иремә, бик. Балалар өчен мин генә җаваплымы әллә, ул да тырышырга тиеш иде бит. Ничек кенә авыр булмасын, әнә, шул ук авылдагы анасының 20 сутый бакчасына бәрәңге утыртып булса да яшәр идек әле, ачка үлмәс идек бит.

Тавыклар, казлар да бәбкә басып чыгаралар иде. Иремне соңгы юлга озатканда мин шуларны уйладым. Әнисе елады, мин – юк. Мин балаларны кызгандым. Иремнең шундый үлеме күңелемне катырды. Бәлки шуңа да бүтән ир затына әйләнеп карамаганмындыр. Хәер, вакыты да юк иде инде аның. Заманасы да ул түгел иде. Аллага шөкер, ничек тә яшәлде инде, балалар да үсте, берәү дә ачтан үлмәде.

Рөстәм – шул авыр еллардан соң тормышыма, күңелемә үтеп керә алган бердәнбер ир булды. Иптәш хатынның туган көнендә таныштык без аның белән. Мин анда барырга да тиеш түгел идем, ничектер нәкъ менә шул көнне урамда очраштык та, бергәләшеп аларга киттек. Очрашмаган булсак, мин аны телефоннан шалтыратып кына котлар идем дә, шуның белән узар иде. Табын артында Рөстәм дә бар, ул да минем кебек парсыз гына утыра. Соңрак барыбызны бер-беребез белән таныштырдылар инде. Рөстәм – танышымның ир ягынан туганы икән, хатыны үлеп киткән дә, бу ялгыз калган, аннан соң шулай ук бер дә өйләнмәгән, ди. Менә шуннан аралашып киттек тә без. Җырладык та, биедек тә, уен-көлкесен дә сөйләшеп утырдык. Соңрак ул мине машинасында илтеп тә куйды. Эчми торган кеше булып чыкты Рөстәм. Мин андый ир күргән кеше мени? Зур бәйрәмчә табыннан шыр айнык кузгалып киткән ир – минем өчен шаккаткыч иде инде, чыннан да. Рөстәм дә мине бер күрүдә ошаткан икән. Холыклар да туры килгән сыман. Безне хәтта “сез бер-берегезгә охшагансыз” дип әйтүчеләр дә булды. Икебез дә олылар, бала-чагаларыбыз үскән, безне берни дә тотмый.

Шулай итеп, күпме генә аралаштык та, никах укытып яши дә башладык. Мин үземне яшьлегемә кайткандай хис иттем. Шаккаткыч менә, олыгайганда да шулай була икән ул, нәкъ яшь чактагыча кешегә гашыйк та булып була икән. Хатын-кызга күп кирәкме инде ул? Очраган бер таныш-белеш: “Әстәгы-ы-ы, яшәргәнсең шулкадәр!” – дип тел шартлаталар иде. Яратылып яшәргәндә без, чыннан да, яшәрәбез, чибәрләнәбез икән бит.

Әмма бар да мин уйлаганча ук килеп чыкмады шул. Хатыныннан соң Рөстәм берәү белән аралашып яшәгән. Байтак еллар бергә булганнар инде алар. Туган көннәргә, ике якның да туйларына парлап йөргәннәр, бергәләшеп ел да ялга барганнар, район базарында бергә киенгәннәр. Хәтта ул хатынның ата-анасы йортында да Рөстәм үз кеше булган. Безгә менә шул хатын тынычлык бирмәде. Рөстәмнең туган көненә район газетасында котлау биреп бастырып чыгарды хәтта. Котлау тексты икесе кочаклашып төшкән фото астына урнаштырылган иде. Ә ахырына “синең иң якын кешең – Наиләң”, дип куйган. Аны укып ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ул хатын бер дә тынычлыкта калдырмады инде Рөстәмне.

Танышлары аркылы сәламнәрен дә җиткереп торды, шалтыратты да, смслар да язып кына торды. Наиләгә бер ачулансам, Рөстәмгә ике ачуландым. Ник башта аның белән нокта куймыйча, минем башны әйләндергән ул? Хатыны итте, шушы яшемдә мин аңа күченеп килдем. Ә иң гаҗәпләндергәне шулай да Наилә үзе. Ул да бит ялгыз хатын! Еллар дәвамында Рөстәм белән аралашып яшәп аңа кияүгә чыкмаган. Үзе дә бармый, башкага да җибәрми. Рөстәм: “Булган – беткән, аның белән аралар өзелгән”, – дип мине тынычландырырга тырышса да, икенче бер хатынның күзәтүе астында яши алмыйм мин. Түздем-түздем дә, киттем менә. Әле ярый үземнең фатирымны сатарга җитешмәгән идем. Без бит әллә ниләр уйлап өлгергән идек. Имеш, икебезнең фатирларны сатабыз да, йорт салабыз, чәчәкләр үстерәбез. Әле ярый андый ук хаталар ясап өлгермәдем! Җүнле ирләр ялгызы гына тормый шул! Өйләнмәгән булса да, барыбер янында аралашып торган хатыны була. Бер кармакка эләктеме, тегеләре җибәрми дә җибәрми инде. Менә бит, ничек итсә итте, безне аерып туктады. Танышлар әйтте инде, икенче көнне үк Рөстәмнең машинасын Наиләнең капка төбендә күргәннәр.

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле