Алинә Шәрипҗанова: «Татарка — Алтын» клибы татар хатын-кызларын мыскыл итә»

Ике көн эчендә генә Ира Смелаяның «Татарка — Алтын» клибын инде 2 миллионнан артык кеше караган иде. Кемдер бу клипны татарда иң күп каралучы видео ди. Икенче берәүләр кәнәгатьсезлеген белдерә. Шуларның берсе — популяр җырчы Алинә Шәрипҗанова.

«Бу клипны чын татар хатын-кызларыннан мәсхәрәләү, көлү буларак кабул иттем…Әгәр дә һәр татар хатын-кыз шундый булса, безнең милләтебез дә калмас иде»,ди ул.

Алинә әнә шундый фикердә. Үз чиратында Шәрипҗановага да каршы чыгучылар бар. «Сез бөтен татар хатыннары исеменнән ничек сөйли аласыз?» — диләр.

Артистлар.ру

Бәйле