«Хатыныма тугры булдым, ышанмыйча урамга куды…» [чын тормыш]

Безнең бер күршебез ашыгыч ярдәм машинасында эшли, шул сөйли: «Сез өйдә генә яткач, күрмисез, ә бит бөтен шәһәр чирле», – ди.

«Хыянәт итмәгән ир юк ул», – ди Чаллыда яшәүче Сания исемле ханым һәм бу сүзләрен үз тормышында булган очрак белән дәлилли. Мөхтәрәм ханымга каты бәреләсе дә килми инде… Ир-егетләр, әллә бу гаепләүне дә дәшми генә йотып куябызмы? Күп нәрсәне йоттык бит инде. Минем бер ир туганым әйтмешли: «Сөйләсен, шуның өчен дә хатын-кыз бит ул», – дип кенә үткәреп җибәрикме әллә монысын да? Алай итсәк, бу үзе үк хатын-кызны кимсетү, аны ир-аттан түбән кую була бит әле.

Шулай итеп, нәрсә димәкче була мәкалә каһарманы? Аның сүзләрен болай да аңларга була бит: хыянәт итмәгән ир – ир-ат түгел. Дингә бирелгән кеше авызыннан бу бигрәк тә гайре табигый тоелды миңа. Өстәвенә Сания ханым боларны бик тыныч, уйлап сөйли бит, ачуы килгән чагында, үз-үзен белештермичә әйтеп ташласа бер хәл иде әле…

Шундый уйларга бирелеп, урамнан китеп бара идем, каршыма кайчандыр бергә эшләгән танышым килеп чыкты. Хәл-әхвәл сораштыра башлауга:

– Хатын өйдән куып чыгарды әле менә, кая барырга, – ди бу.

– Кит, сөйләмә юкны, – мин әйтәм. – Нәрсә булды?

– Беркөн газета алып керде дә, шаярткан булып кына: «Синең дә сөяркәң бар икән, менә, гәҗиттә язылган: хыянәт итмәгән ир юк, диелгән. Әйт әле, кем ул?» – ди. Икенче көнне гөл төбеннән төшкән туфракны күреп (үзе үк төшергәндер инде, миңа аның гөле нәрсәгә): «Ни булды монда мин юкта, кем килде?» – дип ызгыш чыгарды. Ә бүген, кибеткә барырга җыенып, кырына башлаган идем: «Нәрсә, сөяркәң янына барасыңмы?» – дип тотынды, китте тузып. Колагыма тынычлык табарга теләп, тизрәк чыгып китә башлаган идем: «Бар, бар, олак күземнән, тик кире әйләнеп кайтасы булма», – дип кычкырып калды артымнан.

Мин нәрсә әйтергә дә белми аптырап калдым. Бик яратышып өйләнешкәннәр иде алар, хатынын гел мактап сөйли иде.

– Менә, сөяркәм булса, туры аңа барыр да керер идем хәзер, урамда каңгырып йөрмәс идем, – ди танышым. – Нигә сөяркә булдырмадым икән? Үкенерсең дә. Шул кадәр дә беркатлы без, ирләр. Хатынга ышанып, өебез җылы, гаиләбез мәңгелек, дип йөрибез. Ә менә, бер мизгел эчендә бөтенесен җимерде дә ташлады.

–Тормыш булгач, алай гына була инде, ул хәзер үзе дә үкенәдер, – дип тынычландырырга тырыштым мин аны.

– Үкенә торган кеше түгел ул, – ди. – Нәрсә генә булмасын, үзен хаклы саный. Бөтен өй җиһазларын үз кулларым белән ясап утырттым, бер ай элек соңгы утыргычны эшләп бетергән идем. Кирәгем калмагандыр. Ярый, дустыма барам әле, аннан күз күрер, – диде дә китеп барды.

Әйтелгән мәкаләдә Сания ханымның үтә дә акыллы сүзләре китерелә: «Гафу итәргә авыр булды, тик бу хакта яңадан исенә төшермәдем. Исенә төшергән саен, кабат күңеле җилкенеп, сулга йөри башларга мөмкин бит». Шулай да, үзең белән булган очрактан чыгып кына, бөтен ирләр дә шундый, дип әйтү дөресме? Бу бит кемгәдер яла ягу булырга мөмкин. Ә яла ягу ул – зур гөнаһ.

Танышым белән булган хәлгә килсәк… Нәрсә соң ул хыянәт? Хатынның һәр шикләнүен хыянәткә санасаң, чыннан да, хыянәт итмәгән ир юктыр. Ирләрне ниндидер ишәк итеп кабул итү бар. «Ирләрдә бернинди җаваплылык юк, без моның белән килешик инде, кыен булса да түзик, аларны һәрвакыт йөгәндә тотыйк, югыйсә сулга китә дә бара бит алар», – дигән фикер. Кешене контроль астында тоткан саен, аның җаваплылыкны югалта баруын, шундый психологик феномен барлыгын белми бугай кемдер. Каш төзәтәм, дип күз чыгаралар да, шуннан аптырыйлар: кайдан ирләрдә шул кадәр битарафлык?

Нигә без иң якын кешеләребез белән сугыш алып барабыз икән? Шикләнү, ялганлау, гаепсез гаепләүләр… Нәкъ дошман тылындагы шикелле.

Ә без, ир-атлар, Тукай сүзләре белән әйтсәк, үлгәнбезме, әллә йоклаган гынабызмы? Хатын-кыз газетага яза, нәрсә теләсә шуны сөйли, ә безнең керфегебез дә селкенми. Хәтта ире турында да хатыны сөйли бит, ире үзе түгел.

Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий