Эстрада җырчылары Яңа елны ничек каршылый башлаганнар [фото-видео]

Соңгы арада карлы-буранлы көннәр, зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәмен якынайта сыман. Халык әзерләнә дә башлады: кибетләрдә Яңа ел бүләкләре карый, ташламалар вакытында арзан бәядән әйберләр алып куя, тиздән чыршылар да өйләрне бизи башлар.

Эстраданың танылган җырчылары да бәйрәмне үзенчә каршы алырга җыена, ә кемдер инде бәйрәм итә дә башлаган.

Илсөя Бәдретдинова белән Мөнир Рахмаев Кыш бабай белән Кар кызы киемендә уртак фото да ясарга өлгергән инде. “Мөнир бабайга шигырь сөйләү файдасыз…бер нәрсә бирми! Кулдан тотып елмаеп утырды гына”,дип язган Илсөя Бәдретдинова Инстаграмында.

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева гаиләсендә дә бәйрәм рухы сизелә башлаган. Ләйсән кызы Зифабануның чыршы астында бүләк тотып: “Бик тиздән менә шундый матур бүләкләр алып килер Кыш бабай”,дип язса, Булат Бәйрәмов кечкенә чыршылардан мөгезләр ясап фотога төшкән.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем кышның матурлыгына, хозурлыгына сокланып, ябалак-ябалак яуган кар астында җыр башкаралар. “Кышның иң матур мизгелләре! Ә өйдә чыршы, мандарин һәм тәмле үләннәр белән чәй көтә”,дип язып та куйганнар.

Tatar Today

Бәйле