Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай килергә җыена

8-9 декабрьдә Татарстан башкаласы Казанга Бөек Устюг шәһәреннән Россия Кыш Бабае кунакка киләчәк.

Яңа ел бәйрәменә кадәр Россия Кыш Бабае 48 көн дәвамында ил буенча сәяхәт итә. Аны Россиянең телевидение йолдызлары озатып йөри.

Россия Кыш Бабае 8 декабрьдә Татарстанда узучы “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” фестивале кысаларында, Казанның “Әкият” курчак театрында балалар белән очрашачак. 9 декабрьдә исә Казанның 78 нче урта мәктәбендә балаларга күчтәнәчләр таратачак. Шул ук көнне Иске Татар бистәсендә Яңа ел чыршысы янында интерактив бәйрәм программасында катнашыр дип көтелә.

Татар-информ

Бәйле