«Яши-яши яратырсың әле дип, кияүгә алды, ә мин ярата алмадым…» [гыйбрәтле хәл]

Тормыш иптәшем белән 27 ел гомер итеп ятабыз, бер балабыз бар, ул да әле үзебез белән яши. 15 ел элек официально аерылыштык, аның икенче хатын белән торасы килде ул вакытта.

Бераз вакыт уткәч, безнең янга кире килеп йөри башлады, мин баланы җәлләп, кире кертергә уйладым, ләкин иптәшем кабаттан кавышырга риза булмады. Торыубыз тору булмады, ничек тә булса гайләне саклап яшәргә тырыштым. Гаепне анда гына дип әйтмим, миндә дә булгандыр, яратмадым мин аны. «Мин сине яратмыйм» дип торган аркылы өйләнде, «Яши-яши яратырсың» диде ул вакытта.

Ярты еллап яшәгәннән сон, иптәшләрем аркылы ишетә башладым, икенче кызлар янына йөргәләгәнен , үз күзем белән күрмәәч, кеше сүзенә бик ышанырга теләмәдем. Ышансам да ниндидер курку белән яшәдем, берүзем калудан, кеше көлмәсен, кеше сөйләмәсен дип.

Яшәү дә авырырак булды бит ул елларны, перестройка башланды, эшләгән хезмэт хакын туләәделәр . Ул ничек кирэк, шулай йөрде, оөйгә кайтмаса да аның өчен норма булды, аны бер ничек тә аңлата алмады. Ярты ел бер квартирада ике чит кеше кебек яшәп ятабыз әлеге көндә, аерым ашыйбыз, аерым йоклыйбыз, бер-беребезгә күз күтәреп эндәшү дә юк. «Мин синнән туйдым, яшисем килми синең белән»-, диде миңа. Тормышның яме бетте минем өчен, чыгып китәр җирем дә юк, ничек итеп яшәргә моннан соң?

Безнең авыл ыйбрәте

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий