Илназ Фазлетдинов TATARKA — АЛТЫН җыры өстенә гармун белән уйнап эксперимент ясый [видео]

Үткән атнада татар дөньясында һәм аеруча татар җырчылары арасында видеоблогер Ирина Смелаяның “TATARKA-АЛТЫН” клибы киң резонанс тудырды. Халык шау-шу тудырган клип турында төрле фикер йөртә. Кемдер җырны яңа борылыш итеп кабул итсә, кемдер аны тәнкыйтьләп, татар хатын-кызларын мыскаллау бу, дип әйтә.

Менә яшь блогер, җырчы, баянчы Илназ Фазлетдинов “TATARKA-АЛТЫН” клибына яңа сулыш өргән. “Ира Смелаяның “ALTYN” җырына бераз миллилек керттем үземчә”, дип яза ул. Тальян гармунга татар көен кушып, үзенчәлекле бер иҗат җимеше килеп чыккан аның.

Tatar Today

Бәйле