«Шул кичне дөньям асты өскә килде: исерек чит-ят егет тарафыннан көчләндем…» [гыйбрәтле хәл]

Сәет тә мине ярата. Күз карашлары, моңсу йөзе, елмаерга тырышып тартышкан бит чокырлары шуны сөйли… Үзе сер бирмәскә тырыша, билгеле.

Мин дә шулай… Аны гына уйлап, яратып, бергә үткәргән тыныч кичләрне сагынып яшәп ятам. Тик аның иңнәреннән коча алмыйм. Ул-башканың, мин башканың яры инде.

Язмыш безне каты сынады. Икебез бер авылда яшәп ятабыз. Бик еш булмаса да, күрешеп торабыз. Әгәр дә аралар ераграк булса, бу кадәр үк читен булмас иде. Читтән сагынып, сөеп яшәү бөтенләй икенче төрледер. Ә болай… кара-каршы очрашканда гап-гади авылдашлар шикелле елмеп исәнләшергә мәҗбүр без. Аңлаша алмадык бит. Хәзер дә, кара-каршы очрашсак та, сөйләшә алмыйбыз. Күңелдә, йөрәктә никадәр әйтелмәгән сүз калды… Арабыздагы ялкынлы мәхәббәт турында белүчеләр бик аз.

Ул армияга барып кайтканчы аңа игътибар да итмәдем. Әллә бар, әллә юк иде ул минем өчен. Тыныч кына, берәү белән дә артык аралашмый, эшкә бирелгән егет буларак кына белдем аны. Ә менә армиядән кайткач, Сәетне күрдем дә күзләремне ала алмадым. Бик чибәр, көчле, чын ир-егет басып тора иде каршымда. Ничек моңарчы Сәеткә игътибар итмәдем икән дип, шаккаттым.

Иптәш кызым Гөлнарга аны бик ошатуымны сөйләдем. Ә ул үзенең сөйгән егете Рәмис аша Сәетнең дә миңа карата битараф булмавын белде. Сәет белән Рәмис соңгы вакытта якыннанрак аралаша башлаганнар иде.

Шул рәвешле, Гөлнар белән Рәмиснең ярдәме тиеп, Сәет белән кача-поса очраша башладык. Моны берәүгә дә белдермәдек, сиздермәскә тырыштык. Нишләптер яшерен сер итәсе килде. Дөрес, дуслар белде, әмма алар берәүгә дә әйтмәделәр.

Сәет белән авыл читендәге әрәмәлектә күрешә идек. Төнлә такталар күтәреп килеп, утыргыч ясап куйды. Сөйләшер сүзләр бетми иде, якын дуслар булдык. Бераздан, Сәет миңа мәхәббәтен аңлатты. Мин дә аңа карата битараф булмавымны әйттем. Ул мине кысып-кысып кочаклады. Тәүге үбешүне әле бүген дә хәтерлим…

Безне бәхетле иткән әнә шул бердәнбер җәй булды… Тормышыбыз тискәре якка борылыр, дип ул чакта уйлап та карамаганбыз. Бер кичне Сәет клубка чыкмады, каладан кайткан кунаклары бар дип сөйләделәр. Чыкмавының сәбәбен белешергә, аңлашырга туры килмәде. Шул кичне бар дөньям асты өскә килде: исерек чит-ят егет тарафыннан көчләндем! Бу хәлне егетемә ничек аңлатырга икәнен белмәдем. Аңлату кирәк тә булмаган, аңа моны башкачарак җиткергәннәр. Шушы хәлдән соң ачылып сөйләшмәдек тә Сәет белән, җай чыкмады диимме. Әти-әниләр, ашыгыч рәвешле, мине яшьлегемнең ямен, сафлыгымны алган кабахәткә кияүгә бирү хәстәрен күрделәр. Мин бөтенләй чит авыл егетенә кияүгә чыксам да, үз авылларында аңа эш булмау сәбәпле, безнең авылда яшәргә мәҗбүр булдык.

Соңрак Сәет башка бер кызга өйләнде. Безнең авылда төпләнеп калдылар алар да. Әнә шул рәвешле, башка сыймас дәрәҗәдә сәер халәттә яшәргә мәҗбүр идек.

Безнең күзгә-күз карашып аңлашканыбыз булмады. Юкса, мин бит Сәетне генә өзелеп яраттым һәм яратам. Иремне бөтенләй якын китерә алмадым. Сигез ел узгач кына кызыбыз туды. Һәм ул мәхәббәт җимеше түгел иде… Мин үземә тормыш мәгънәсен тудырдым. Күңелсез көннәремне бизәр кешем барлыкка килде.

Сәетләрнең ике уллары үсеп килә. Хатыны бик әйбәт, тырыш, уңган.

Мәхәббәтем белән бергә булырга, бәхетле булырга язмаган икән. Әллә нинди сәер язмыш булды бу… Яраткан ярым белән бергә булырга миңа никләр генә комачауладылар икән, ни-и-к?!

Серемне сиңа сөйлим

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий