«Салават күпере» торак комплексында төзелеп килүче торак белән бәйле проблемалар һаман бетми. Инде йорт төзелеп бетте, ачкычлар тапшырылды дигәндә – кабат ризасызлык. Фатир хуҗалары торакның сыйфатыннан, андагы пычраклыктан канәгатьсезлек белдерә. Бу хакта редакциябезгә дә шалтыратып хәбәр иттеләр. // Шәһри Казан//
– «Салават күпере» торак комплексындагы 13-2нче йортта танышларыбыз фатир откан иде. Ниһаять, ачкычларны кулларына алдылар. Аларны көтелгән шатлыклары белән котларга без дә бардык. Әмма подъезддан керүгә үк, яңа фатир турындагы хыялларыбызның өсте аска килде. Барысы да чиста, ялт иткән дип уйлаган торак пычракка баткан. Төзелеш материаллары калдыклары җыештырылмаган. Фатирларда бәдрәфләр карарлык түгел, – ди укучыбыз Алсу Мансурова.
Ул да түгел, әлеге йортка хезмәт күрсәтәчәк «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте рәсми сайтында «13-2нче йортта җылылык торбасы шартлап, йортны өлешчә су басу аркасында, ачкыч бирү туктатылып торачак» дигән хәбәр чыкты. Шул рәвешле узган атнада бары 1, 2нче подъезддагыларга гына ачкычлар бирделәр. Хәер, аларны алырга килүчеләр дә бармак белән генә санарлык булган. Ремонттан канәгать булмаучылар, барысын да төзекләндереп бетергәнче, фатирга аяк басудан баш тарткан.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондында исә безгә: «төзелеш буенча җитешсезлекләрне йортны салу белән шөгыльләнгән подрядчы оешма бетерергә тиеш», – дип җавап бирделәр. «Салават күпере» торак комплексындагы 13-2нче төзелеш адреслы йортның подрядчы оешмасы булып «Ак Таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте санала. Йорт биш ел дәвамында подрядчы оешма гарантиясендә исәпләнелә. Бу хакта Дәүләт торак фондына яки подрядчы оешманың үзенә гариза юлларга була, шулай ук йортны кабул итү турындагы актка кул куйганда да җитешсезлекләрне күрсәтергә кирәк.
Дөрес, фатир хуҗалары арасында, бу процессны озакка сузылыр дип, җитешсезлекләрне үзләре төзәтергә җыенучылар да бар. Әлеге йортка бәйле яңалыкларны газетабызның алдагы саннарында яктыртып барырбыз.